Үзебезнекеләр татарча белми

Мин милләт, тел турында язылган язмаларны бик яратып укып барам. Үземне дә милли җанлы кеше дип саныйм. Азнакайдан килгән «Халыкка үрнәк кирәк» (10 апрель, 2013 ел) хатын укыгач, үз фикерләремне сезгә дә җиткерәсем килде. Автор: «Илдар Халиков белән Казан мэры Илсур Метшин журналистлары белән дә, 80 яшьлек әбиләр белән дә урысча гына сөйләшәләр, ә журналистлар шуны безгә татарчага тәрҗемә итәләр. Бу бит адәм көлкесе. Үзләренең булуларына хурлана бугай алар. Гади халык аларга карап эш итә бит!» дип яза. Мин бу хат авторы белән тулысынча килешәм! Барлык дәүләт җитәкчеләре үз туган телләрендә сөйләшә, үз милләтләре өчен ниләр генә эшләми. Әнә бит, Русия җитәкчеләре дә берәр чит ил кешесе вата-җимерә урысча сукаласа, бүләккә машина бирердәй булып, шатланып утыра. Ә исем-фамилияләре булып та, җитәкче урыннарын биләүче, югарыда санап үтелгән әфәнделәр безнең телне нишләп санламый?! телендә сөйләшүне алар түбәнчелек дип саный микән әллә? Туган телләрен тәмам онытып баралар бит инде. Ярый әле Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов теленә хөрмәт белән карый. Калган җитәкчеләр дә аңардан үрнәк алсын иде. Юкса телен бөтенләй «үтерәчәкбез» бит…

Исем-фамилиям редакция өчен генә.

Минзәлә шәһәре.

Комментарии