- 01.03.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №08 (26 февраль)
- Рубрика: Иманга юл
(Риваять)
Электән-элек, үткән заманнарда ук Русия дигән илнең уртасында, Идел белән Чулман арасында Габделәхәт исемле бер кеше яшәгән. Ул ислам диненә чын күңелдән ышанып, намаз укыган, ураза тоткан, үзлегеннән Коръән укырга өйрәнгән. Әмма Коръәннең татарча мәгънәсен белмәгән. Аның карчыгы вафат, балалары да ачлык елны үлеп беткән булган. Тик бер кече улы гына исән калган. Әтисе аңа Коръәннән үз исеменә охшаган сүзне табып, Ләввәхәт дип исем кушкан. Әтисе улын гел үзе белән ияртеп йөреп, дөнья көтү өчен кирәкле һөнәрләргә һәм Коръән укырга өйрәткән. Ләввәхәт бик акыллы, яхшы хәтерле, зирәк малай булып үскән. Вакыты җиткәч, әтисе аны ерак бер авылдагы мәдрәсәгә укырга биргән.
Еллар үткән. Габделәхәт картның да үләр вакыты якынлашкан. Ул Ләввәхәтне чакыртып кайтарткан. «Әй, улым, – дигән. – Мин гомерем буе Аллаһы Тәгалә кушканны үтәргә тырыштым, әмма хаҗ гына кыла алмадым. Минем хаҗ сәфәренә дип җыйган акчам бар, шул акчаны ал, мине җирләгәч, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, юлга чык».
Ләввәхәт, әтисен җирләүгә, сәфәр намазы укып, юлга җыена. Башта Идел буена бара. Карый: сәүдәгәрләр зур җилкәнле көймәләргә товар төйи. Ул аларга сәлам бирә дә, башка бер сүз дә әйтми генә сәүдәгәрләрнең товарын көймәгә ташый башлый. Әйберләр төялеп беткәч, сәүдәгәрләр башлыгы әйтә: «И егет, син бик булдыклы икән, тазалыгың да бар, безгә шундый ярдәмче кирәк иде. Безнең белән барсаң, буш итмәс идек». Ләввәхәт бик шат булып, алар белән китә. Башта Идел буйлап түбән таба баралар. Су агымы да, җил агымы да уңай булып, диңгезгә бик тиз барып җитәләр. Товарларны бушатып бетергәч, сәүдәгәрләр башлыгы кәрваннар йөри торган юлга ничек чыгасын өйрәтеп, хәерле юл теләп, Ләввәхәтне озатып кала. Берничә көн баргач, кичкә таба егет бер кечкенә генә авылга килеп чыга. Шул арада азан тавышы ишетелә. Мәчет яныннан узганда карый: мәэзин азанын кәгазьдән генә карап әйтә. Аның манарадан төшкәнен көтеп тора да, Ләввәхәт сорый: «Ник азанны кәгазьдән генә карап әйтәсең?» – ди. Азанчы әйтә: «Бу кәгазьне миңа имам бирде, шуннан карап әйт, диде», – ди. Ләввәхәт мәчеткә кереп, сәлам бирә. Имам аның сәламен алмыйча, кесәсеннән бер кәгазь чыгара да, шуңа карап: «Вәгаләйкем сәлам», – дип җавап кайтара. Мосафирның гаҗәпләнеп карап торуын күреп, имам әйтә: «Без мәҗүсиләр идек, ислам динен кабул иттек. Без әле наданнар, әкренләп өйрәнәбез генә». Ләввәхәт имамлык итеп, бергәләп намаз укыйлар. Халык тарала. Ул арада мәчеткә бер төркем кешеләр кереп, комарлы уеннар уйный башлый. Имам әйтә: «Бу эшнең ярамаган эш икәнен беләбез, ләкин авылыбыз кечкенә, халык ярлы. Шушы мәчетне торгызган идек, тотарлык акчабыз юк. Болар уйныйлар, откан акчаларының бер өлешен мәчеткә калдырып китәләр. Башка керемебез юк». Ләввәхәт тегеләрнең уйнаганын карап тора башлый. Уенга кермичә, читтән генә тагын берәү карап тора икән, шул кеше Ләввәхәт янына килеп, уенның тәртибен аңлата. Ләввәхәт зирәк егет була, уенның тәртибен тиз аңлый. Үзе дә уйнап карарга кызыга. Чираттагы уенга аз гына акча салып, үзе дә катнашып китә. Беренче уенда ук шактый акча ота. Аннары тагын ота, соңыннан оттыра. Шулай итеп, бу кызып китеп, әтисе биргән барлык акчаларны оттырып бетерә. Шунда гына исенә килеп, нинди хата эш кылганын аңлый. Шулай бер почмакта борчылып, елап утырганда теге кеше килеп әйтә моңа: «Өстеңдәге киемнәрең яхшы бит, шуларны куеп уйнап кара, син изге юлга чыккансың, Аллаһы Тәгалә сиңа булышыр», –ди. Беткән баш беткән, дип, Ләввәхәт өстендәге киемнәрен салып, уенга керә һәм оттыра. Шунда уенчыларның башлыгы әйтә: «Без юлбасарлар түгел. Бу шундый уен. Уенга кергәнче, уйларга кирәк иде. Мөселман кешесенә гаурәтләрен күрсәтеп йөрү дөрес түгел», – дип, аңа бер иске ыштан бирә. «Кайгырма, – дип юата. – Оттырган акчаларның бер өлешен без мәчеткә бирәбез. Анда синең дә өлешең бар, шулай булгач, син саваплы булдың», – ди. Ләввәхәт бу мәчеттә елап, кайгырып төн үткәрә. Иртән намаз укып, юлга кузгала. Кайда арып егылса, шунда йокыга китеп, ике көн бара. Икенче көнне кояш баеганда бер зур авылга барып җитә. Төнне авылга керми, кырда куна. Иртән авылга кереп, беренче очраган кешегә эндәшә: «Мин изге хаҗ сәфәренә кузгалган идем, юлда юлбасарлар очрап, шушындый хәлгә калдым. Бу авылда миңа ярдәм итәрлек кеше булмас микән?» – ди. «Безнең авылда Бәшәр исемле мәрхәмәтле кеше бар, ул ярдәм сорап килгән кешене борып җибәрми, син шунда бар», – дип, Бәшәрнең йортын күрсәтә бу. Ләввәхәт бара, рөхсәт сорап керә. Йорт алдындагы тәбәнәк сәкедә ике кеше сөйләшеп утыра. Ләввәхәт Бәшәр исемле кешене эзләгәнен әйтә. Тегеләрнең берсе: «Мин булам Бәшәр. Безнең килешеп бетмәгән эшебез бар. Шуннан соң синекен карарбыз», – ди. Ләввәхәт читкәрәк китеп, көтеп тора. Шактый вакыт үтә, тегеләрнең сүзләре бетми. Моның сабырлыгы бетеп, чыгып китә. «Мәрхәмәтле кеше шулай буламы?» – дип, сукранып, мәчеткә бара. Бераз утыргач, күңеле тынычланмасмы дип, Коръән алып укый башлый. «Мөддәссир» сүрәсендә гаҗәп аять күреп, бер карарга килә. Коръәнне алып, казый янына бара. Кереп, сәлам бирә. «Сезнең авылның Бәшәр исемле кешесеннән 19 динар аласым бар иде, бирми», – ди. «Бәшәр авылның хөрмәтле кешесе, бурычлы булып кала торган кеше түгел», – ди казый. «Мин аңа бүген барган идем, ул минем белән сөйләшергә дә теләми», – ди Ләввәхәт. Казый хезмәтче малайны Бәшәрне чакырып китерергә дип җибәрә. Ләввәхәт чыгып, бер аулак урында Бәшәр килгәнне көтеп утыра. Бәшәр килә. Ләввәхәт килеп, капка ярыгыннан карый: казый белән Бәшәр инҗир ашап утыралар. Ләввәхәт рөхсәт сорап керә. Керсә, табында инҗир юк, казыйның мендәр астыннан савытның чите генә күренеп тора. Казый аннан кем булуын, кайдан килүен сораша. «Мин Русия иленең уртасыннан, Идел буеннан киләм. Исемем Габделәхәт улы Ләввәхәт була. Атамның васыяте белән хаҗ кылырга бара идем, юлда юлбасарлар очрап, шушы хәлгә калдым», – ди Ләввәхәт. «Русия бит ул кяферләр иле, ә син мөселманмы?» – дип сорый казый. «Әлхәмдүлилләһ, мөселманмын», – ди Ләввәхәт. Казый аңа мондый сәер исемне кем кушканын сорый. «Коръәннән карап, атам кушкан», – ди егет. «Русия иленнән ел саен хаҗга баручы берничә кеше үтә, барысы да сәер исемле. Алар Коръәнне начар белә, надан була, – ди. – Йә, мосафир, безгә Коръәннән берәр сүрә укып күрсәт, тыңлап карыйк». Ләввәхәт «Инҗир агачы» сүрәсен беренче «Вәт-тин» дигән сүзен төшереп калдырып укый башлый. «Беренче сүзен кайда калдырдың соң?» – дип туктата аны казый. «Анысы сезнең мендәр астыгызда», – ди Ләввәхәт. Казый белән Бәшәр оятларыннан кызарып чыга. Казый мендәр астыннан инҗирне алып, табынга куя, егетне дә табынга чакыра. Өчәүләп бер савыт инҗирне ашап куялар. Аннары казый Бәшәрдән, бу егетне беләсеңме, дип сорый. «Иртә белән килгән иде ул миңа. Бер товар ишем белән сәүдә турында сөйләшә идек. Мин аңа көтеп торырга кушкан идем, ул безнең сүз беткәнне көтмичә, китеп барган», – дигән Бәшәр. Ләввәхәт әйтә: «Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) Мәккә кяферләрен вәгазьләп утырганда, аның янына минем кебек бер кеше килеп, әңгәмәсен бүлдерә. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) ачуы чыгып, йөзе бозыла. Шуннан соң Аллаһтан «Гәбәсә» сүрәсе иңә». Бәшәр хатасын таный, гафу үтенә. «Бу егет синнән 19 динар аласым бар, ди. Шул сүз дөресме?» – дип сорый казый. «Мин аны беренче генә тапкыр күрәм, аннан алып торганым юк», – ди Бәшәр. «Мосафир, синең шаһитларың бармы?» – дип сорый казый. «Минем шаһитларым юк, әмма дәлилем бар», – дип, Ләввәхәт Коръәннең «Мүддәссир» сүрәсенең 29-30нчы аятьләрен укый: «Ләввхәтуллил Бәшәр гәләйһә тәсгәтә гәшәр. Ягъни Ләввәхәткә Бәшәрдән унтугыз динар тиеш». Казый үзенең Коръәнен ачып шул сүрәне укый да: «И тәмуг фәрештәсе, сиңа 19 динар түгел, Коръәнне мыскыл итеп, дөрес тәрҗемә итмәгән өчен 19 таяк тиеш», – дип, бер бүлмәгә кереп китә. Бәшәр дә аның артыннан кереп: «Бу егет бик хәйләкәр кешегә охшаган. Әллә ниләр уйлап чыгарыр. Хаҗга барышы икән, аны тоткарлап, гөнаһлы булмыйк, бирик 19 динар», – ди. Шулай итеп, аңа 19 динар санап бирәләр. «Иртәгә минем товар ишем кәрван белән Мәккә тарафына китә. Иртәнге намаздан соң безгә кил, син дә шул кәрван белән китәрсең», – ди Бәшәр. Ләввәхәт шул кәрван белән Мәккәгә кадәр барып, атасы исеменнән хаҗ кыла. Аннары авылына кире кайтканмы, юкмы, ул турыда хәбәр юк.
Бу риваятьнең хасияте: бер изге эшкә алынгансың икән, шайтан коткысына бирелмә. Зирәк акыл, хәтер үткенлеге һәрвакыт кирәк.
Мисбах СӘХАБЕТДИНОВ,
Яшел Үзән районы, Түбән Карамалы авылы

Комментарии