- 18.01.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №12 (декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
Җомга намазын ирем белән Актук авылы мәчетендә укыдык, намаздан соң чыгыш та ясадым. Халык әллә-ни күп түгел иде, унлап кеше булгандыр, аның да яртысы күрше авыллардан. Безнең Актукта инде беренче генә булуыбыз түгел, бу хакта язган да идем. Ул бу тирәдәге татар-мишәр авылларыннан нәрсәсе белән аерылып тора соң? Тарих барысының да бер төрлерәк – 17нче гасырда бу якларга килгән йомышлы татарлардан башлана, дип язалар. Аңа кадәрге борынгы тарих өйрәнелмәгән дә, язылмаган да... Актук авылы турында да әле китап язылмаган, бары тик Финляндиядә яшәгән Хәсән Хәмидулланың «Яңапар тарихы (1667-1919)» дип аталган китабы гына яңадан бастырып чыгарылган. Әйе, Актукның элеккеге исеме Яңапар булган, ә Хәсән Хәмидулла узган гасыр башында шул авылда туган, 1915нче елда ул, 15 яшьлек үсмер егет, ата-бабалары артыннан Финляндиягә күчкән. Хәсән Хәмидулла 1925нче елда Суоми каласында «Мәгърифәт» дип аталган беренче татар газетасын чыгара. 1943нче елда Скандинавия илләрендә беренче булып Коръәнне бастыра һәм әсирлеккә төшкән мөселманнарга бушлай тарата. 1954нче елда Финляндиядә туган авылы Актукка багышлап, «Яңапар тарихы (1667-1919)» дип аталган китап язып бастыра, шулай ук аның иллегә якын китап авторы булуы да билгеле. 2008нче елда Казанда, Рәшит Ваһаповның 100 еллыгына, бу китап татар һәм рус телләрендә яңадан басылып чыкты.
Хәсән Хәмидулла да Яңапар-Актук тарихын нибары 17нче гасыр белән генә бәйли, авылга шул вакытта Төмән ягыннан килгән татарлар нигез салуын әйтә, нигәдер, Төмәнне Себердәгесе белән бутый. Безгә калса, сүз Себер Төмәне турында түгел, ә Темников Төмәне турында барырга тиеш. Бу якларга йомышлы татарлар 17нче гасырда Темников, Кадом якларыннан килеп урнаша, әмма алар монда килгәндә, җирле татарлар инде яшәп яткан була. Шунысын да әйтергә кирәк, Яңапар-Актукка һәм бу тирәдәге башка татар авылларына йомышлы татарлар хәзерге Кузьминка-Кызмавылдан таралалар, ул чагында бу авыл Пара дип атала.
Алай да, «Яңапар тарихы. История Актуково» китабында үзебез өчен тарих буенча яңарак мәгълүмат та таптык, автор болай дип яза: «Биш мең мишәр халкы, Мәскәү падишаһына буйсынмыйча качып йөри-йөри, таралып бетә башлыйлар. Безнең Актук бабаларыбыз да шулар арасында бу җирләрдә качып утыра башлаганнар. Ахырда падишаһка буйсынып, гафулык алганнар да, шушы утырган җирләре өчен падишаһка налог (салым) түли башлаганнар» (Күрсәтелгән хезмәт, 24 бит.)
Сүз кайсы замандагы биш мең мишәр турында бара? Явыз Иванга буйсынмаган мишәрләрме, Степан Разин яуларында катнашкан татарлармы – моны әле ачыкларга кирәк.
Китаптан күренгәнчә, Актукта заманында 3-4 мең кеше яшәгән, өч мәчете һәм дүрт мәктәбе, кыз балалар өчен һөнәр мәктәбе дә булган, ул зур татар авылыннан саналган. Авылда һөнәрчелек көчле булган, игенчелек һәм терлекчелектән тыш, халык тимерчелек, көмешчелек, тегүчелек, умартачылык, башмакчылык белән дә шөгыльләнгән. Актук-Яңапар бигрәк тә үзенең җил тегермәннәре белән тирә-якка дан тоткан, аларның саны егермегә якын була. Бу авылның һөнәрчеләре элек-электән бөтен Русия буйлап таралып эшли, Финляндиягә хәтле барып җитеп, шунда тамыр җибәрәләр, сәүдә эшләрен үз кулларына алалар. Шунысын да әйтергә кирәк, фин татарларының күпчелеге заманында Актук-Яңапардан чыккан милләттәшләребез, аларның нәсел дәвамчылары бүген дә авылдашлары белән аралашып яши. Актукның башкалардан аерылып торган беренче үзенчәлеге менә шул фин татарларыдыр, мөгаен, милләтебезнең дине дә, теле дә аларда сакланып калган.
Актук-Яңапарны бәла-казалар да әйләнеп узмый, ул 1837нче елда бөтенләе белән диярлек янып бетә, ә 1877нче елда аны боз суга. Хакимияткә большевиклар килгәч, авылның өч мәчетен дә ябалар, муллаларын төрмәгә утырталар, атып үтерәләр, Аллаһ йортларыннан клуб, келәт, мәктәп ясыйлар. Бүгенге көндә аларның берсе дә юк инде, яңа заман Актукка үз үзгәрешләрен керткән. Балалар булмау сәбәпле, авылда мәктәп ябылган, 1992нче елны ачылган мәчеттә, җомгадан кала, Мансур хәзрәт ялгызы гына намаз укый... Авыл карап торышка нык күренә, әмма күпчелек халкы Мәскәүдә яши, алар бәйрәмнәргә һәм җәйләрен генә Актукка кайта, тик мәчеткә килергә ашыкмыйлар. Авыл халкы да намазга басарга ашкынып тормый.
Актукта бер гыйбрәтле хәл сөйләделәр. Быелгы яңа ел көннәрендә Актук мәдәният йортында җырчы Ришат Төхфәтуллин катнашында төнге дискотекалар уздырганнар, аңа меңләп билет сатылган. Икенче көнне җомга намазына исә унлап кеше килгән, аның да яртысы күрше авылдан булган... Күргәнебезчә, Актук халкы диннән, намаздан бик ерак тора әле, моның төп сәбәбе – алар элеккеге яшәү рәвешләреннән аерыла алмыйлар, хәрамны – хәләл дип, хәләлне – хәрам дип кабул итәләр һәм шулай яшиләр, бу – ахырзаман галәмәтләренең берсе инде...
Актук мәчетендә чыгышымда мин күбрәк игътибарны әнә шул яшәү рәвешенә юнәлттем, хәрамнан арынмый торып, татар тормышына иман кайтмасын әйттем. Бүген милләт тормышы төрле ырым-шырымнар, хорафатлар белән тулган, Актукта да бар алар. Авыл янында гына Тораташ дип аталган бер урын бар икән, халык сәдакасын тотып, нидер өмет итеп, шуның янына бара, үзенә кирәген аннан сорый, Аллаһ белән ике арага шушы ташны куя. Бу инде хәрамның да хәрамы, Аллаһы Тәгалә мәңге кичерми торган иң зур гөнаһ, ширек! Бу Тораташка хәер бирергә, дога кылырга бер Актуктан гына түгел, бөтен тирә-яктан киләләр. Шушылардан арынмый торып, нинди иман, нинди намаз турында сүз булырга мөмкин?! Татарларның рухи дөньясы, яшәү рәвеше хәзер күңел ачудан, тамашадан, мәет мәҗлесләреннән, төрле хорафатлардан тора, ул аны берничек тә Аллаһ кушканча яшәүгә алыштырмый. Монда мулла ялгызы гына берни эшли дә, аларны үзгәртә дә алмый... Адашкан халкыбызга боларны аңлату – барыбызның да намус эше.
Актук башка татар авылларыннан тагы нәрсәсе белән аерылып тора соң? Ул – танылган җырчы Рәшит Ваһаповның туган авылы. Дөрес, булачак җырчы Актуктан яшь вакытта ук чыгып китә, педтехникум тәмамлап, тирә-күрше татар авылларында укыта. Аның әтисе Абдулваһап хәзрәт Хәйретдиновны беренче тапкыр 1928нче елда кулга алалар һәм өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр, ә 1937нче елның 21нче сентябрендә, халык дошманы дип, атып үтерәләр. Рәшит Ваһаповка да, туганнарына да «халык дошманы балалары» дигән кара тамга сугыла, эзәрлекләүләрдән качып, ул гаиләсе белән Мәскәүгә күчә. Бөек Ватан сугышы башланырга бер ай кала, аны Казанга эшкә чакыртып алалар, шул килүдән Казан аның төп йортына әйләнә, гаиләсе Мәскәүдә кала, ул монда яңа гаилә кора.
Канкойгыч сугыш елларында, сугыштан соңгы авыр, ачлы-туклы заманда, дин тыелган чорда Рәшит Ваһаповның моңлы тавышы бик күпләргә җан юаткычы була. Халык аны бик ярата, үз баласы итеп кабул итә. Дөрес, беренче гаиләсен калдырып киткәне өчен, туган якларында аны гаепләп сөйләүчеләр дә бар, әмма монысы һәр кешенең шәхси эше инде...
Әмма мине Актукта башка нәрсә тетрәндерде – Рәшит Ваһаповның нигезе ташландык хәлдә, туып-үскән йортын сүтеп алып киткәннәр, урынында чүп баскан чокыр гына утырып калган. Югыйсә, Рәшит Ваһапов исеме белән Казанда миллионнар эшләнә бит, фестивальләр уздырыла, спектакльләр куела. Шул акчаларның бер тамчысы булса да аның туган авылына, туган нигезенә тотылса, бу урында хәтер комплексы, һичьюгы, бер истәлек тактасы булса да ясап куелса, йөзебез ак булыр иде. Бу нигездә авылның хөрмәтле имамы, репрессия корбаны Габделваһаб хәзрәт тә яшәгән бит әле, үткән-барган шушы урында туктап, аның рухына да дога кылырлар иде... Ни кызганыч, күршедәге Чүмбәли авылында да Хәйдәр Бигичевның йорт нигезе шундыйрак хәлдә, анда музей да, кеше күрерлек урында хәтер тактасы да юк...
Актук авылыннан тагын кемнәр чыккан соң? 19нчы гасыр галиме, күп китаплар авторы Ризван Мулайны, Актукта туып-үскән фин татарлары – милли мәгърифәтче Хәсән Хәмидулланы, шагыйрь Зиннәтулла Гыймадеддин улы Бүрене, фин татары, шагыйрь Садрый Хәмидне, җырчы Рәшит Ваһаповны, танылган журналист, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттаховны, инде танылып килгән яшь җырчы Марат Яруллинны һәм аның Мәскәүдәге сәнгатькәр туганнарын, Мәскәүдә һәм Германиядә танылган сынчы Шамил Сасыковны һәм башка күп кенә күренекле шәхесләрне биргән бу авыл милләтебезгә! Алар барысы да Актук авылыннан чыккан һәм татар дөньясына таралып, милләткә хезмәт итүчеләр...
Актук турында кыска гына язмамны фин татары Хәсән Хәмидулланың шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә, ул әйтерсең лә еллар аша бүгенге чор кешеләренә мөрәҗәгать итә:
Мөнафикъ син – яшерәсең милләтең, дин вә аслыңны,
Татарлык, мөселманлыкны, һәм дә ятларга нәселеңне.
Оялсаң үз телең берлән сөйләргә ятлар алдында,
Төшәрсең аска, кимсенсәң гадәт-гөрфаннарыңнан.
Димәк, иман зәгыйфь синдә, каның керле, тынычсыз җан,
Ничек гадел эш кылырсың, борчыганда бозык вөҗдан?!
Язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
Түбән Новгород өлкәсе

Комментарии