«Рамазан аеның беренче ун көне – Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт көннәре»

«Рамазан аеның беренче ун көне – Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт көннәре»

Тиздән Рамазан-Шәриф аена аяк басабыз. 28нче февраль көнне кояш баеганнан соң, уразаның беренче көне башланачак. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримендә: «И, иман китергән бәндәләр, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз», – дигән. Шул уңайдан иң еш бирелә торган сорауларга җавап эзләп, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә кордык.

– Уразага кергәндә ният мөһим роль уйный, дибез. Нинди ният белән уразага керү хәерле?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Дөреслектә, эшләр нияткә карап бәяләнә», – дигән. Шуңа күрә уразаны нинди ният белән тотсак, шуңа ирешербез. Әгәр ниятебез Аллаһ Тәгалә өчен Ул тыйганнардан тыелып тору булса, Аллаһ савабын бирер, гөнаһларны гафу итәр. Әгәр дә кеше ябыгу өчен ураза тотса, әлбәттә, ябыгыр, әмма әҗерсез калыр.

– Рөстәм хәзрәт, Рамазан ае башланыр алдыннан иң еш кабатлана торган сорау бар: намаз укымаган кешенең ураза тотуы дөресме?

– Аллаһ Тәгалә фарыз кылган гамәлләр бар. Шуларның берсе – намаз. Бу мәҗбүри гамәл. Намаз укымасаң, син гөнаһлы буласың. Ураза тоту да фарыз гамәл. Уразага кермисең икән, димәк, тагын гөнаһ җыясың. Намаз укымасаң, ураза тотмасаң, икеләтә зур гөнаһка чумасың. Намаз укымыйча, ураза тотасың икән, ураза әҗерен алачаксың. Аллаһ Тәгалә һәрберебезне намазлы итсен. Безнең «Гаилә» мәчетендә һәр пәнҗешәмбе кичке сәгать 7дә намаз укырга өйрәтү дәресләре алып барыла. Килегез, өйрәнербез! Дәрескә язылыр өчен 8(843)-223-06-62 номерына шалтыратырга гына кирәк.

– Уразаның беренче өч көне авыр, диләр. Бер-ике көн ураза тотып, булмый миннән дип аннан соңгы көннәрен тотмаучылар да шактый. Нигә ураза тоту шундый авыр эш кебек тоела?

– Күңеленә шик керткән кеше ураза тота алмый. Ураза башланыр алдыннан ук, үзеңә мин ахырына кадәр тотачакмын, дигән максат куярга кирәк. 2-3 көн тотуның файдасы да, әҗере дә булмый. Аллаһ Тәгаләдән көч, җиңеллек, ярдәм сорап, уразага керсәң, ул ярдәменнән ташламас. Рамазан аенда ураза тота алу бәхете һәркемгә тәтеми. Син бу вакытка исән-имин килеп җиткәнсең икән, Аллаһ ризалыгы өчен, җиңеллек белән ураза тотарга насыйп булсын. Кыска буйлы карт әбиләр рәхәтләнеп ураза тоталар, ә таза спортчылар тота алмый, хикмәт нидә? Нияттә, йөрәкнең күңелнең ихласлыгында. 

Рамазан аеның беренче өч һәм ахыргы өч көнен ураза тотучылар да очрый. Уразаның беренче өч көне – иң авыры. Организм ашамыйча торырга өйрәнеп кенә бетә, кеше уразаны туктата. Инде организмы кире үз халәтенә кайтып җиткәч, тагын өч көн уразага керә. Кыскасы, бу рәвешле ураза тоту, киресенчә, авырлык китерә. Уразаның беренче өч көнен тота алган кеше аны тулысынча тота ала. Аллаһ үзе ярдәм итсен. Рамазанның беренче ун көне – Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт көннәре, аннары ун көн – гөнаһлардан пакьләнү һәм соңгылары – җәһәннәм утыннан котылу көннәре икәнен дә истә тотыйк.

– Рамазан аен ничек дөрес итеп үткәрергә кирәк?

– Без дөньяви илдә яшибез. Син мөселман дип, берәү дә эшебездәге хезмәтебезне җиңеләйтми. Тик кайбер гаиләләр эштән ял алып, бу айны файда белән уздыра. Мәчеткә йөри, Коръән укый, сәдака бирә. Без дә шулай итик, мөмкинлегебез бар икән, ифтар мәҗлесләре уздырыйк, ярлыларга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузыйк.

– Ураза тоту кемнәргә мәҗбүри һәм кемнәр моннан азат ителә?

– Әгәр кеше балигълык яшенә җиткән икән, ул ураза тотарга бурычлы. Кеше балигълык яшенә кайчан җитә? Җенси яктан өлгергәч. Бу – кызларның күрем башлануы, егетләрнең ир буларак җитлегүе. Шул вакыттан егет-кызлар ураза тота башларга тиеш. Уразада «Эшлим, вакытым юк», – дигән сылтаулар юк. Әгәр син балигълык яшенә җиткәнсең икән, ураза тоту фарыз. Фарыз – теге яки бу гамәлне үтәмәсәң, гөнаһ дигән сүз. Без моннан сакланырга, бу гөнаһтан ераграк йөрергә тиеш. Икенчедән Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Уразаны кемгә тотмаска рөхсәт ителә? Кеше сәфәргә чыгып, 4-5 көн юлда булса, бу арада уразасын калдырырга рөхсәт ителә. Әмма тотсагыз, хәерлерәк». Чөнки хәзер ураза тотмаска киртәләр юк: машиналарда кондиционер, кунакханәләрдә кондиционер, рәхәт вә җиңеллек. Әгәр калдырасыз икән, бу көннәрне Ураза Гаетеннән соң тотып бетерергә бурычлы буласың. Әмма бөтен ил, дөнья белән бергә уразалы булу җиңелрәк тә, күңеллерәк тә.

– Бала көтүче яки бәби ашатучы әниләр уразадан азат ителә аламы?

– Бала тапкан яки аны ашатучы яшь әни, баласына зыян килгән, сөте азайган очракта уразасын калдыра ала. Шулай ук бала көтүче әниләргә ураза тотмау рөхсәт ителә. Әмма бу ураза аның өстендә кала. Һәм ул баласын тапкач, аны күкрәктән аергач, ике елдан соң шушы калган көннәрен тотарга тиеш. Галимнәрнең шундый сүзләре бар. Әни кеше бер-бер артлы бала таба икән, аның өстендә уразалары җыела, ул чакта нишләргә соң, диләр? Ярты ел буе ураза тота алмый бит. Бу вакытта яшь әни бер көн тотмаган уразасы өчен фидия бирсә, ягъни бер мескенне ашатса да ярый.

– Ифтар ашларының файдасы нидә? Үзе ураза тотмаган хуҗага аның савабы бармы? Ифтарларда ураза тотмаган кеше катнаша аламы?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем ураза тоткан кешене ашата, аңа нәкъ шундый савап була», – дигән. Мәсәлән, без ифтарга 30 кешене чакырдык ди, аның 20се уразалы икән, шул 20 кеше өчен савап алабыз. Калганнары уразасыз булса да, безгә аларны ашаткан өчен рәхмәт языла. Мондый мәҗлесләргә ураза тотмаучыларның килүе гөнаһ түгел. Килсеннәр, дога кылсыннар. Чакырган җиргә сәбәпсез бармый калу – гөнаһ. Ифтарда катнашкан уразасыз кешегә уразага керергә, бәлки, бу мәҗлес сәбәп булыр. Авыз ачтыру – бик изге гамәл.

– Сәхәр ашамыйча гына уразага керү дөресме? Кичтән ашап, ният кылып ятсаң, сәхәр вакытында уяну мәҗбүриме?

– Җәй көннәрендә ураза тотуы бик авыр, чөнки, мисал өчен, уразаның беренче көнендә сәхәр 1:00 сәгатьтә булса, ифтар 20:00дә генә. Бу ара бик озын. «Эшкә барасым бар, йоклыйм әле, кичтән ашап ятам», – дип уйлау дөрес, әмма бу материаль дөреслек. Кайвакытта кеше бер тәлинкә аштан да туклана, кайбер вакытта ике-өч тәлинкә ашап та туймый. Бу нәрсә дигән сүз? Бәрәкәт! Сәхәрнең дә шундый бәрәкәте бар. Сәхәр вакытында торып, бер генә йотым су эчеп, ниятләп ятсагыз, бәрәкәте дә, савабы да күбрәк булыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сәхәр вакытында йоклап калмагыз», – дип кисәткән.

 

КИРТЛӘП КУЙ! (рамкага)

УРАЗАНЫ НИЛӘР БОЗА?

– белә торып ашау, эчү һәм якынлык кылу;

– бер тамчы су яки бодай хәтле ризык яки дару йоту;

– тәмәке тарту;

– кояш баткан дип белеп, иртәрәк авыз ачу һәм әле таң атмаган дип сәхәр ашауны соңга калып тәмамлау;

– үзеңне костыру;

– канаган тешнең канын йоту;

– кан салдыру.

НИНДИ ЭШЛӘР УРАЗАНЫ БОЗМАС?

– онытылып ашау һәм эчү;

– астма белән авыручыларга, үпкәләрне киңәйтеп, сулышларын җиңеләйтеп җибәрү өчен авызга кислород өрдерү;

– йоклаганда юешлек (мәни) килү (үз ихтыярың белән булганда ураза бозыла);

– тамакка ялгыш төтен, тузан яки черки, чебен керү;

– душ, мунчага керү әгәр дә тамакка су китмәсә;

– ислемайлар куллану.

УРАЗА ТОТКАНДА НИЛӘР КИҢӘШ ИТЕЛМИ?

– теш пастасы куллану;

– ризыкны тәмләп карау;

– сагыз чәйнәү, әмма баллы сагыз уразаны боза;

– какырыкны йоту (әгәр авызга какырык килсә, аны мөмкин кадәр төкереп ташлау яхшы).

КЕМНӘРГӘ УРАЗА ТОТМАСКА РӨХСӘТ ИТЕЛӘ?

– юлчыга (әгәр дә аның барасы җире 90 чакрым ераклыкта булса һәм ул анда 14 көннән артык тормаска карар кылса, ул инде юлга чыгу белән мосафир хөкеменә керә);

– ураза тота алмаслык авыру кеше;

– йөкле һәм имезүче хатыннар, әгәр дә балаларына зыян килер дип курыксалар. 

УРАЗА ТОТУЧЫГА НИНДИ ЭШЛӘР ТЫЕЛА?

Рамазан аенда ашау-эчүдән генә түгел, бөтен гөнаһлардан тыелырга тиешбез, югыйсә, уразабызга зыян китерергә мөмкин;

Онытмасак иде: бу айда безнең күзебез дә, колагыбыз да, телебез дә, йөрәгебез дә ураза тота;

Ихластан ураза тотучының йөрәге тәкәбберлектән, көнчелектән, икейөзлелектән, ачудан пакь булыр;

Ураза тотучы ямьсез сурәтләр, бозык фильмнар карамас, гайбәт, ялган сүзләр сөйләмәс һәм тыңламас, кешеләр белән тарткалашмас һәм кешеләрне тиргәмәс.

Аллаһның рәсүле (с.г.в.) әйтте: «Әгәр дә берәрегез ураза тотса, бозык сүзләр сөйләмәсен һәм кычкырышып йөрмәсен. Әгәр дә аны берәрсе сүксә: «Мин ураза тотамын», – дисен».

РАМАЗАНГА НӘСЫЙХӘТЛӘР:

– яман гадәтләрне калдырыйк;

– Тәравих намазларын калдырмыйк;

– туганнарның хәлен белик;

– үзебезне кулга алырга, сабырлыкка өйрәник;

– Коръәнне һәм аның тәфсирен өйрәнергә тырышыйк;

– Рамазанның кадерен белик, изге гамәлләр кылырга ашыгыйк;

– әгәр әле намаз укымыйбыз икән, намазга басарга иң зур форсат бу – кулдан ычкындырмыйк;

– авыз ачар алдыннан догалар кабул була – истән чыгармыйк;

– әгәр әлегә намазны өйдә генә укыйбыз икән, мәчеттә җәмәгать белән укырга күнегик;

– Рамазанда бер булса да, берничә кешене җыеп ифтар мәҗлесе үткәрик, зур саваптан мәхрүм булмыйк!

ХӘДИС

Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Бу ишектән Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак.

Кыямәт көнендә: «Ураза тотканнар кайда?» – дип сораячаклар. Ураза тоткан кешеләр торып, шул ишектән кереп китәчәкләр.

Алар кереп беткәч, ишек ябылачак һәм моннан соң ул ишектән башка берәү дә керә алмаячак».

«ТР Мөселманнар нәзарәте сайтыннан»

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии