Игелек иясе

Беркөнне тавык сараена керсәм, авыргангамы, бер тавыкны калганнары җыйнаулашып чукыйлар. Әтәч араларга тырыша, булдыра алмый. Килеп, тавыкларны читкә аткалый башлаган идем, әтәч беләкне чукып та алды. Рәхмәт, әтәч, хатыннарыңны яклыйсың икән, дип уйлап куйдым. Чишенеп беләкне карасам, җиң аша булса да шактый ук җәрәхәтләгән. Уйландыра торган сабак булды бу миңа. Әтәч үзенең чирләп киткән хәләлен 14 хатыныннан сакларга тырыша. Мин дә аның яклы югыйсә, тик аңлаша гына алмаганбыз. Гаиләсе өчен җаваплылыгы гаярь өстәгәндер аңа. Хәтта үзен ашатучы хуҗасына һөҗүм итә, үлү ихтималы турында уйлап та карамый. 

 Ә без, ир-егетләр, мактанышып йөргән булабыз, аның урынына куеп карыйк үзебезне: ахыр чиккә барып җитә алыр идек микән? Аллам сакласын, кискен хәл туса, бөтенебез дә хатыныбызны шул әтәч кебек яклый алырбыз микән? Егет булып калу зур батырлык сорый. 

 Мисалга, хәзерге вакытта биш пар никахлаша, дүрт пар аерылыша. Бу хәл минем башыма барып җитми. Мондыйлар каршына әтәчне китереп бастырыр идем мин. Кайберсе бер авыр сүз өчен дә никахларын өзә. Бу бит җинаять. Без бит бу дөньяда кунак кына. Шул чорны матур итеп үткәрү үзебездән генә тора. Шуны белсәк тә, гөнаһ эшләү дәвам итә. Ялгышулар була инде ул. Җавапсызлык гадәти нәрсәгә әверелмәсен иде. 

 Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН, 

Саба районы, Байлар Сабасы 

Комментарии