Әти дөрес уйлаган

Дин фәне турында нәрсәдер беләм, дип мактана алмыйм. Безнең өйдә динне белүче юк иде, дип тә әйтмим. Әтиебез Октябрь революциясенә кадәр Казанның атаклы мәдрәсәләренең берсендәукыган шәхес. Әмма революция бөтен татар кешесенең тормышын икенче якка борып куйган. Әнием дә Чистайда Шиһаб хәзрәтнең хатын-кызлар мәдрәсәсендә укыган. Күрәсез, әти мулла, әни абыстай булырга тиеш булганнар. Октябрь революциясеннән соң, тормыш 1917 елдан соң икенче якка борылып куя. Дини белемлеләргә әйтәләр: «Сезнең мәдрәсәләрдә алган белемнәрегез совет властена ярамый, без хәзер яңа тормыш төзибез, диннең кирәге булмаячак. Булган белемнәрегез нигезендә сезне кыска курсларда совет программасы белән укытып, сез башлангыч сыйныф укытучылары булырсыз», – диләр. Дөрестән дә бу шулай була. Безнең гаилә укытучылар гаиләсенә әйләнә. Совет власте дин тотучыларга закон нигезендә «капканы яба». Халык бу хәлне авыр кичерә. Мәчетләргә һәм чиркәүләргә һөҗүм башлана. Күпләр дин тотудан аерыла, ә кайберәүләр гомер буена яшерен генә дин тота. Аларның саны XXI гасырга таба азая.

XX гасырның 90 елларында дәүләт башына Борис Ельцинның килүе белән дин халыкка кайтарыла. Бу чорда СССР да юкка чыга. Русия аерым дәүләт булып яши башлый.

Дин тотудан 70 ел аерылып торган татар милләте дә иманга кайтуны бәйрәмчә каршы ала. Казанда дәүләт органнары дин тотучыларга мәчет биналарын тиз генә кайтарып бирми. Мәчетләргә төрле оешмалар урнашкан, күбесенең манаралары җимерелгән була. Ызгышлар да туа. Әкрен-әкрен генә элеккеге мәчет биналары динчеләргә кайтарыла. Аларга дәүләт тә булыша башлый. Президент Б.Ельцин Русия дәүләтен төзегәндә Советлар Союзындагы шикелле идеология булмаячак, дәүләт системасына демократия киләчәк, диде.

Без белгәнчә, дин дәүләттән аерылган. Кайбер җитәкчеләр идеология ролен дин тотучылар башкарачак, диде. Шул рәвешле, кайбер «сәясәтчеләр» дәүләт вазифасын дингә такмакчы иде. Янәсе, бөтен халыкка дин камыты кидерәләр дә, намазга бастырып, халык тәртипләнә башлаячак. Әлбәттә, бу ялгыш фикер иде.

Без сәясәт ягына борылып киттек. Яңадан 90нчы елларга әйләнеп кайтыйк әле.

Безнең гаиләдә динне яхшы белүче һәм дөрес укучы әтиебез була. Ул озын гомерле булды. 70 елдан соң әйләнеп кайткан диннең башлангыч чорында да яшәде. Дингә басучыларга карата аның үз фикере бар иде. Без аның белән бу турыда сөйләшә идек. Ул әңгәмәләрдән минем кайбер сөйләшүләр истә яхшы сакланган.

«…Әй, улым, 1917 елга кадәр булган чор хәзер инде әйләнеп кайтмаячак. 70 елда ничә буын үсеп чыкты, ә алар диннән ерак тора. Ислам диненең чисталыгы белән дин тотучылар 1917 елның теге ягында калдылар. Төрле каршылыклар, бәйләнешләр, ызгышлар, төрле агымнар булачак. Һәрберсе ислам динен каралтырга тырышыр. Күпләр мәчеттәге урыннар өчен көрәшәчәк. Кайберләре мәчетләрне акча җыеп, баю урыны дип шунда омтылачаклар. Үзара бәйләнешләр, сугышлар да булырга мөмкин. Урыннар бүлешү әле ниндидер бер кара вакыйгаларга әйләнәчәк. Моның сәбәбе – озак тәнәфестән соң төрле карашлы кешеләрнең килүе. Чуалыш озак елларга сузылырга мөмкин. Динчеләр арасында бердәмлек, бер фикергә килү өчен озак вакыт сорала…»

Минемчә, әти дөрес фикер йөрткән.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Комментарии