- 02.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №12 (30 март)
- Рубрика: Иманга юл
Динебез җәмгыять тормышына кайта башлаганнан соң, мәчетләребездә күпләп яшьләр күренә башлады. Әле 15 ел элек кенә мәчетләребездә картлар-бабайлар, сирәк кенә яшьләр күренгәли иде. Хәзер исә шәһәр мәчетләрендә, киресенчә, яшьләр күпчелекне тәшкил итә, өлкән яшьтәгеләр чагыштырмача аз күренә. Авыл, район мәчетләрендә исә яшьләрне табу кыен.
Бүгенге мөселман яшьләренең дин тотуы да бертөрле түгел. Гомумән, аларны өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренчеләре, дин тотуга җиңел караучылар. Бу яшьләр мәчеткә дә йөри, төнге клубка да бара… Аларга зур өмет бар, киләчәктә тулысынча дингә басарлар. Икенчеләре исә, боларның капма-каршысы – дин тотуда фанатизм. Бу яшьләр үз-үзен тотышы, сөйләме һәм гамәлләре белән аерылып тора. Алар күп әйберне хәрәмгә чыгара, үз халкының традицияләренә, гореф-гадәтләренә тискәре карый, милли бәйрәмнәрне, сәнгать, музыка, театр, гомумән, мәдәниятне тыя, җәмгыятьтән аерыла. Дин тотуда да асыл исламнан ерак торалар. Бу тупас караштагы төркемнең дингә, җәмгыятькә файдасы юк. Өченчесе инде, аз санлы булган уртада баручылар. Болар традицион ислам юнәлешендәге яшьләр. Алар диндә ихлас, белемле, гореф-гадәтләрне үтәүче, традицияләрне тотучы һәм җәмгыятьнең киләчәге өчен борчылучы яшьләр. Бу өч төркемгә бүленгән егет һәм кызларның бер Аллага, бер кыйблага юнәлеп тә, исламны төрлечә аңлау һәм тотуы – бик аяныч хәл. Бер галим: “Әгәр бер җәмгыятьнең (милләтнең) киләчәген күрергә теләсәгез – аның яшьләренә карагыз”, – дигән. Бүгенге вазгыятьтә мөселман яшьләренең шундый төрле һәм капма-каршы булуы җәмгыятебез өчен нинди киләчәк вәгъдә итә? Күзалларга куркыныч.
Бу хәл бүген генә килеп тумады. Аның шулай булуы ике дистә елдан бирле килгән гомум дини вазгыятькә бәйле. Ә ул вәзгыять, аңлашылганча, мөфтияттәге дини җитәкчеләребезнең бик үк дөрес юнәлештә булмавын ачык күрсәтә. Шунлыктан болай дәвам итү мөмкин түгел. Хәзерге үзгәрешләр кичекмәстән кирәк иде! Мөселманнарның ике юнәлештә булуы – бик аяныч, куркыныч хәл. Мөфтияттәге яңа җитәкчелеккә шундый көчле каршылык булуы да – моңа ачык дәлил. Бу хәл Илдус Фәиз шәхесе белән генә бәйле түгел. Кем булуына карамастан, бу өлкәдә тәртип салырга, мөселманнарны бердәм итәргә керешсә дә, аңа шундый ук каршылык булыр иде.
Бүген бары тик Илдус хәзрәт кенә безнең республикада Аллаһы ярдәме белән исламны яңа сыйфатлы дәрәҗәгә чыгара алачак, дип уйлыйм. Чөнки ул килеп туган вазгыятьне тирәнтен аңлый. Бүген аның тирән дини белемле булуына караганда, җитәкче, лидер булуы мөһимрәк, чөнки 45 мөхтәсибәт, 1300дән артык булган мәхәлләләрне, мәчет-мәдрәсәләрне эшләтү, дини кадрлар белән тәэмин итү, аларның матди хәлен кайгырту, җәмәгатьчелек, интеллигенция, яшьләр белән эшләү, уку-укыту, дәгъват алып бару һәм башка зур административ көч, сәләт таләп итә. Бу сыйфатлар Илдус хәзрәттә җитәрлек. Аның бу вәзгыятьтә шундый зур эшләрне һәм җаваплыкны өстенә алырга әзер булуы, бары ышаныч һәм хөрмәт уята. Бу эштә аңа Аллаһы ярдәм бирсен.
Бүгенгә кадәр мөфтияттә мөселман яшьләре белән эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмады. Һәр имам үзе булдыра алганча эшләде. Ул лагерьлар һәм башлангыч укытудан артмады. Мөселман яшьләрен аралаштыру, берләштерү, тәрбияләү, ялларын оештыру өчен, дини яшьләр оешмалары, интеллектуаль клублар ачылмады. Аның каравы, диндә булмаган яшьләр өчен һәр шәһәрдә, районда күпсанлы төнге клублар, дискотекалар, күңел ачу урыннары эшләп тора, ә мөселман егет-кызлары буш вакытын өйдә үткәрә, диндәшләре белән аралашырга мөмкинлек таба алмый. Мәсәлән, үзем яшәгән Буада мөселман яшьләре күп, тик алар бер-берсен белеп бетерми, таркау. Мәчет берләштерү ролен үти алмый, чөнки ул намаз, гыйбадәт урыны. Мөселман һәм дингә керергә әзер булган яшьләрне аралаштыру, берләштерү, диндә саклап калу өчен, бүтән җирлек, күпкырлы эшчәнлек алып бару кирәк. Яшьләр мәсьәләсен хәл итмичә, динебезнең киләчәк үсеше авыр булыр. Әлеге вәзгыятьне тирәнтен өйрәнеп, мөфтияткә яшьләр белән һәрбер төбәктә актив эшчәнлек алып бару зарур. Илдус Фәиз бу мәсьәләне яхшы аңлый. Чөнки киләчәк яшьләр кулында. Без исламга бәйле булмаган шәхси мәнфәгатьләрне читкә куеп, берләшик. Бердәм булып, аңлашып, динебез киләчәге өчен һәрберебез үз өлешебезне кертик. Аллаһы безне үз ярдәменнән ташламасын.
Рәшид МАЛИКОВ,
Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты аспиранты.
Берләшик,
Комментарии