- 02.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №13 (28 март)
- Рубрика: Иманга юл
«Безнең гәҗит»нең 9нчы санында (28 февраль, 2018 ел) Зәйтүнә Атнагулова «Ләхет алу мәҗбүриме?» дип сорау бирә. Хатын-кыз булуына карамастан, Зәйтүнә ханым бу мәсьәләне бик дөрес кайгырта. Әмма моны ир-атлар, бигрәк тә дин әһелләре кайгыртырга тиеш дип уйлыйм. Чөнки мөселманнарны җирләгәндә хатын-кызлар катнашмый. Үземә, бик еш булмаса да, төрле җирдә якыннарымны җирләүдә катнашырга туры килде. Безнең үзебезнең Түбән Тархан авылында ләхет алып җирлиләр. Безнең анда җир яхшы – кара туфраклы. Ләхет алу ул бик җитди мәсьәлә. Беренчедән, аны дөрес итеп ала белүче кеше кирәк. Икенчедән, дөрес итеп эшләү өчен, яхшы эш кораллары булу сорала. Мәетне уң ягына яткыргач, башы җилкәсеннән түбәндәрәк булып кала. Шуңа күрә башы ята торган урын югарырак булырга тиеш. Моны уйлап бетереп казымасалар, башын күтәртү өчен зуррак балчык кантары бирегез әле дип сорыйлар.
Тагын кайсы авылда күргәнемне хәтерләмим, аларда ләхетне кабер уртасында алалар. Ләхет урынын тирәнрәк итеп казып төшәләр. Монда инде җирнең нинди булуы да роль уйныйдыр. Кеше җан биреп, якты дөнья белән хушлашканда, аны өендә аяклары белән кыйблага борып яткыралар бит. Йоклаганда да шушы юнәлештә ятарга киңәш ителә. Бу нәрсәне аңлата соң? Кешенең йөзе кыйбла тарафына карап тора дигәнне аңлата. Менә шул рәвешле, ләхетне дә кабер уртасында алып, кешене шунда аркасына яткырып, йөзе белән кыйбла тарафына карату дөресрәктер дип уйлыйм. Шулай эшләгәндә Зәйтүнә ханымны борчыган нәрсә дөрес хәл ителер иде. Болай эшләгәндә ләхет тә, ләхеттәге мәет тә аяк астында булмас, ә чардуган эчендә, кабер уртасында булыр иде.
Мине тагын бер әйбер борчый, мәетнең баш очына куелган казыгы да дөреслектә баш очында түгел. Җирләүне минем тәкъдим белән оештырсак, барысы да үз урынында буласы. Шушы уйларым белән Казанга мөфтияткә дә барырга уйлаган идем.
Соңгы елларда дин сабаклары оештырып, халыкны укыттылар. Менә шул сабакларны алган кайсы ханымның артык белемле булып киткәне бар? Алар әйтәләр, янәсе Коръәндә мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү турында язылмаган, диләр. Арасында берәрсе Коръәнне тулысынча укып чыккандырмы, юктырмы әле? Икенчедән, укып чыккан очракта да, алар бит аны татар теленә тәрҗемә итә алмыйлар. Аның өчен гарәп телен камил белергә кирәк. Өченчедән, ул Коръән ашларын үткәрү дин кушуы белән түгел, безнең үз гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп башкарыла. Ул бит мәңгелеккә киткән якыннарыбызны искә алу мәҗлесе, аның булган гөнаһларын ярлыкауны сорау максаты белән үткәрелә. Ә моның нинди начарлыгы бар?
Илгизәр ГАЛИЕВ,
Тәтеш шәһәре
Комментарии