- 02.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №13 (28 март)
- Рубрика: Иманга юл
«Безнең гәҗит»нең (16 сентябрь, №37, 2015) санында «Без дә бардык юбилейга!» дигән мәкалә басылып чыккан иде. Анда сүз Буа районы, Кильдураз авылы мәчете турында бара.
Мин – сугыш чоры баласы. Без үскәндә авыл уртасындагы күл буенда үзе биек, үзе зур гына мәчетебез бар иде. Манарасы юк иде инде, кискәннәр. Ул манараны кисү тарихын халык хәтерли иде әле, бу хакта миңа олы яшьтәге бер апа сөйләде. Бәлки, белгән кеше тагын ачыклык кертер.
Манараны кисәләр икән, дигәч, халык җыела. Киселгән манара кире якка – Казан ягына таба ава. Ләкин өзелеп үк төшми, түбәдә асылынып кала. Берара шулай эленеп торгач, сикереп, кире үз урынына утыра да кыйбла ягына таба авып төшә. Җыелган халык аһ итә, бар да елый.
Шул иске мәчетне сүтеп, икенче урамга күчереп, клуб ясыйлар, ә буш калган мәчет урынына 5 почмаклы яңа йорт салалар. Ул йорт берничә ел колхоз идарәсе булып торды. Колхоз идарәсе икенче урынга күчкәч, әлеге йортны клуб каршына күчереп салдылар. Ике еллап монда балалар бакчасы эшләде, аннары кабат үзгәртеп, сельмаг (кибет) иттеләр.
Мәчет урыны бик озак буш торды. Динебез кабат халыкка кайтып, яңа мәчетләр салырга рөхсәт бирелгәч, авылда мәчет төзү кебек авыр да, җаваплы да, күп акча да сорый торган хезмәткә ул вакытта мәхәлләнең имамы, инде 80 яшеннән узган Мөхәммәтҗанов Нигъмәтҗан Хәсәнҗан улы алынды. Авыр елларга туры килә бу, акча юк, төзелеш материаллары юк… Кайларга гына бармыйлар, кемнәр белән генә сөйләшмиләр, хәтта хәзерге имам Кадим белән Уфага барып, Тәлгать Таҗетдин хәзрәттән бурычка акча алалар. «Коммунизм» колхозы рәисе Вагыйз Сөнгатов һәм авыл халкының булышлыгы белән, 2 елда Кильдураз һәм Иске Лащы халкы өчен мәчет өлгертәләр. 1990нчы елдан мәчет эшли башлый. Авыл халкы авыр да, җаваплы да хезмәтне искә алып, хөрмәтләп, мәчеткә «Нигъмәтҗан мәчете» дигән исем бирә. Шулай дип язып, такта кадаклыйлар.
Егерме елдан соң мәчеткә кушып мәдрәсә төзетәләр. Бу эшкә Иске Лащы авылы егете Рашат Гыймранов алына. Мәчетне зурайтып, биек итеп, гөмбәзләп эшлиләр. «Нигъмәтҗан мәчете» дигән такта алынып, аның урынына «Гыймран мәчете» дип язып куялар.
Мәчетләр гомер буе кеше исеме белән түгел, авыл исеме белән аталган. Бу авыл мәчетендә зур хәрефләр белән язып, иң биек урынга, ерактан күренерлек итеп «Кильдураз мәчете» дип куясы иде. Янына мәчетне салуда башлап йөрүчеләр Сөнгатов Вагыйз Сәгыйть улы һәм Мөхәммәтҗанов Нигъмәтҗан Хәсәнҗан улы, диеп язып куярга кирәк. Ул төнлә укырлык булып, балкып торсын.
Исемем редакция өчен генә,
Буа шәһәре
Комментарии