XVI гасырдагы татар зираты үзе юкка чыгамы, әллә юкка чыгарыламы?

XVI гасырдагы татар зираты үзе юкка чыгамы, әллә юкка чыгарыламы?

шәһәренең Бишбалта бистәсендә (Адмиралтейская слобода) урнашкан XVI гасырга караган мөселман зираты бүген ташландык хәлдә. Аңа дәүләт тә, халык та ярдәм күрсәтергә ашыкмый. Әмма бу урын чүплек, вандалларга азык өчен менә дигән форсат булып тора. Күптән түгел генә зираттагы берничә агачны да кискәннәр. Зират язмышы өчен янып-көеп йөрүчеләр, «зират кире торгызылмаса, бу урынны зират буларак юк итәчәкләр һәм кайбер тарафлар җирне сатып үз файдаларына кулланачак», диләр.

ТАРИХНЫ ЮК ИТҮ ДӘВАМ ИТӘ

Казанның Бишбалта бистәсе – борынгы тарихи-мәдәни һәйкәл, истәлек булып тора. Бу район Казан капкасы булган, монда электән -мөселманнар яшәгән. Явыз Иван Казанны яулап алгач, бистә елга юлына чыгу урыны вазыйфасын башкарган. Петр Iдә Адмиралтейство төзелә. Әби Патша да Казанга кергәндә нәкъ шушы бистәгә тукталган. Бу урында тормышы кайнаган. Зур Урамда агачтан төзелгән ике мәчетле мөселман бистәсенең үзәге урнашкан була. Кызганыч, бүген биредә бер мәчет тә юк. Хәзерге Брюсов урамында XVI гасырга караган мөселман зираты бар. Ул хәзер бик ташландык хәлдә: ташлар ватык, кемнәрдер һәм ни өчендер агачларны кисеп ташлаган, мәрхүмнәр урыны чүплек урынына әверелгән.

Зиратны торгызу буенча эшләүче тарихчы Наил Гарипов, бу урын, гомумән, туристик зонага керергә тиеш, ди. «Әгәр чистартып ясасаң, бу урынны сакланып калган XVI гасыр мөселман зираты, дип авыз тутырып әйтергә мөмкин. Бишбалта – Иске татар бистәсе белән бер вакытта яшәгән бистәләрнең берсе. Бу урыннан татарларны кумаганнар. Татар элек-электән шунда яшәгән. Сүз уңаеннан, бу бистәдә Әмирхановларның йортлары бар иде. Аны инде сүтеп бетергәннәр. Заманында Бишбалтада Тукай да йөргән. Бу башка бистәләр кебек, шулай ук, күренекле район. юлы нәкъ Бишбалта бистәсеннән китә торган булган. Инде XIX гасырда тимер юл ясалгач кына, офыклар үзгәрә», – ди Н.Гарипов.

ТАТАР ЗИРАТЫ КОТТЕДЖ ӨЧЕН «ЯХШЫ» УРЫН…

Наил Гарипов сүзләренчә, 20 гасыр башы картасында әлеге мөселман зираты хәзерге урынына караганда күпкә зуррак күренә. «1961 елда сусаклагыч (водохранилище) ясаганда, зиратның зур өлешен, мәетләр чыкмасын дип, таш белән каплап, суны күтәргәннәр. Шуңа да, зиратның аз өлеше генә (1 га тирәсе) сакланып калды», – ди тарихчы.

Совет чорында татар-мөселман зиратын шул рәвешле юк итә башлаган булсалар, бүген исә зиратның язмышына бөтенләй нокта куярлык вәзгыять күзәтелә. Наил Гарипов сүзләренчә, зиратта ни өчендер агачларны кисеп, шунда ук ташлап калдырганнар. «Кабер өстендә үскән агач белән бернишләп булмый инде, – ди тарих фәннәре кандидаты. – Ул хәтта утынга да яраксыз. Ләкин шул рәвешле эшләнсә, бу урын буш калачак, ә аны зират икәнлеге мәгълүм булмаган кешегә сатулары да ихтимал. Кыскасы, бу коттедж өчен менә дигән урын».

ДӘҮЛӘТТӘН ҖАВАП ЮК

– Моның белән, беренче чиратта, дәүләт шөгыльләнергә тиеш. Ни өчен дәүләт битараф дигәндә, бүген мәнфәгатьләр башка. Хәзер җитәкчеләрне дә, кешеләрне дә, күп очракта, һәр нәрсәнең финанс ягы гына кызыксындыра. Ягъни безнең илдә хәзер иң кыйммәтле әйбер – ул җир. Шуңа күрә, җирне теләсә ничек сатарга тырышалар. Зират нәкъ елга кырыенда урнашкан, бик матур урын – яры ул. Шунда причал һәм бик күп нәрсә ясап була, – ди Наил Гарипов, зиратның киләчәгенә ишарәләп.

Әле 2007 елда ук «Иман» мәркәзе һәм Русия ислам университеты студентлары «Ритуал» дәүләт предприятиесеннән ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Ләкин зур өметләр тудырган сүзләрдән башка, бернинди гамәл дә кылынмый. «Ритуал»га зират урынын тәртипкә китерүне һәм бу җирлектә кара эшләрен даими кылучы вандалларга каршы киртә куюны сорап ярдәм өмет иткәннәр. Әмма үзенең туры вазыйфасын башкарырга тиешле дәүләт оешмасы бу мөрәҗәгатькә «отписка» белән генә җавап кайтара. Агымдагы елда исә Мәскәү районы башлыгына мөрәҗәгать иткәннәр. Җавап әлегә килмәгән. Хәзер Казан шәһәре мэрына да мөрәҗәгать итмәкчеләр.

ТАТАР-МӨСЕЛМАН ЗИРАТЫНЫҢ ЮККА ЧЫГУЫ БАР

Без – мөселманнар. Зират андый хәлдә булырга тиеш түгел. Һәрберебезнең җиргә сыенасы бар. Әгәр Кыямәт көненә кадәр безнең каберләрне борчып, өстеннән атлап һәм мыскыл итеп йөрүләрен күреп торсак, анда үзебезгә дә уңайлы булмас, – ди Наил Гарипов.

– Икенче яктан, кешеләргә борынгы зиратларны күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, Европада 600 еллык зиратлар бар. Берлинда, мисал өчен, яһүдләр зираты сафта. Заманында яһүдләргә каршы шундый дәһшәтле булды, ләкин 600 ел элек булдырылган зиратлары һаман да саклана. Чама белән анда 300ләп каберлек исәпләнә. Бөтен дөньяда шундый зиратлар бар, аларга игътибар күрсәтелә. Ә бездә исә андый зиратлар хәзер санаулы калды. Ташлары да – уникаль ташлар. Әгәр һичьюгы моңа да игътибар итмәсәң, сакламасаң, ул юкка чыгачак инде, гәрчә моннан шәһәрнең абруен гына күтәрүче туристик маршрут ясап булыр иде. Бу – тарихи-мәдәни һәйкәл бит.

2011 елның 19 маенда Русия ислам университеты студентлары «Иман» ислам мәдәнияте мәркәзе инициативасы белән, Бишбалта бистәсендә урын алган зиратны тәртипкә китерер өчен, өмә белән чыкканнар. 2007 елда «Иман» мәркәзе һәм РИУ студентлары әлеге урынны бер җыештырган булганнар инде. Шушы көннәрдә тагын өмә белән чыкмакчылар. Зиратны берничә иҗтимагый фидакарь затлар белән генә тәртипкә китереп булмый шул. Оештыручылар әйткәнчә, мөселман зираты елдан-ел юкка чыга гына бара икән.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

XVI гасырдагы татар зираты үзе юкка чыгамы, әллә юкка чыгарыламы? , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии