- 02.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №30 (31 июль)
- Рубрика: Иманга юл
(Хикәя)
Сәгатьнең шалтыр-шолтыр килүенә Марат уянып китте. Әнисе килүен көтеп икенче ягына борылып ятмакчы иде дә, әмма сикереп торып, тиз генә сәгатькә басып куйды. «Әгуузу билләәhи минәш-шәйтанир-раҗиим, бисмилләәhир-рахмәәнир-рахииим», – дип, як-ягына каранып куйды. «Бер төене чишелде», – диде Марат пышылдап. Аякларына җиңел генә аяк киеме элеп, комганда су яңартып, ул бәдрәфкә кереп китте һәм чыкканда, уң аягын азрак күтәреп торды да: «Гофранәкә», – дип атлады. Ванна бүлмәсенә кереп өлгермәде, аш бүлмәсеннән әнисе чыкты: «Хәерле иртә, улым. Вакыт җитәрлек, ашыкмыйча юын», – диде. «Хәерле иртә, әнием!» – диде Марат, серле елмаеп. Ванна бүлмәсеннән чыккач: «Икенче төене чишелде», – дип, Марат аш бүлмәсенә кереп китте. Әнисе аңа ботка сала иде: «Улым, ашарга утыр». «Әни, мин бүген шайтанның ике төенен чиштем. Намаз укырга өйрәнгәч, мин аның өченче төенен дә чишәм, Алла боерса», – дип, Марат ботка ашарга кереште. «Әлхәмдүүлилләh, Иншәаллаh», – диде әнисе, сөенечле елмаеп. Ана күңеле шатлык белән тулды, ул: «Аллаһы Тәгалә, улыма иман биргән өчен, мине бәхетле әни иткән өчен, чиксез рәхмәтләрем Сиңа!» – дип уйлап куйды. Шулчак Марат сүзен дәвам итте: «Әти белән бергә миңа сурәләрнең күбесен өйрәттегез. Быел дүртенче сыйныфны тәмамлагач, җәйге каникулда дәресләр юк, әти: «Намаз укырга өйрәнерсең», – диде. Шайтанның өч төене турында мәктәптә Тимурга да сөйләргә кирәк, мин аңа әйтмәдем әле. Ул иртән юынырга яратмый».
Мәктәптә Марат Тимурга, дәрес башланганчы ук, кеше йокларга яткач та аның янына шайтан килеп: «Йокла», – дип, өч төен бәйләгәнен, беренчесен чишәр өчен «Әгузу белән Бисмилланы» әйтергә, икенчесендә – тәhарәт алырга, өченчесендә намаз уку кирәклеген сөйләде. Ләкин үзе бүген ике төенен чишкәнлеге турында бер сүз дә чыгармады, ә бары тик өченче төенне дә чишәргә кирәклеген генә уйлап куйды.
Рәйсә МИФТАХОВА.
Әгерҗе районы, Мордвый авылы.
Комментарии