Безгә тынычлык кирәк!

Безгә тынычлык кирәк!

Сезгә Әлмәттән кайнар сәлам белән, Тәнзилә әбиегез. Бу язмамны Әлмәтнең «Әлмәт Таңнары» газетасы өчен язган идем. Әмма Түбән Кама шәһәрендә барган вакыйгаларны ишеткәч, сезгә дә җибәрергә булдым. Түбән Кама җәмәгатьчелегенең бердәм булуын күптән ишетеп киләбез. Бердәмлек белән шәһәрегез мәчетен Әлмәткә килгән бәладән саклап калырсыз, дип өметләнәм. Мәчетнең утын сүндерү бик тиз, әмма яңадан кабызу авыр икән. Шәһәрегезнең йөзек кашы булган мәчетегезнең нурын сүндертмәгез.

«Әти-әнинең догасы белән Аллаһ арасында пәрдә юк», диелгән хәдистә. Кечкенә вакытта әткәебез безне әнкәебез белән еш кына күршеләргә кунарга кертә иде. Үзе өйдә ялгызы калып, төне буе намазлыкка басып, нидер укый иде. Иртә белән өйгә кергәндә, әтинең намазлык өстендә йоклап ятуы бүген дә күз алдымда. Күрәсең, әткәй төннәр буе намазлар укып, догалар кылуын безгә күрсәтергә теләмәгән.

Әткәй-әнкәйләр күптән гүр ияләре булдылар, без дә әби-бабайлар булдык. Аллаһка шөкер, олыгайган көндә булса да, безгә дә намазларга басып, әткәй-әнкәй, әби-бабайларыбыз саклап килгән динебезне дәвам итәргә насыйп булды.

Әткәй иртәнгә кадәр ниләр укый иде икән, дигән сорау гел күңелгә килеп торды. Үзем шул эшне кыла башлагач кына, бу сорауга җавап таптым. Нинди авыр елларда безне тәрбияләп үстергән әткәй-әнкәйләр рухына дога кылам. Аллаһы Тәгаләдән барча туганнарыма, балаларыма, үсеп килүче 9 оныгыма, мине укытучы остазларыма, бергә гыйлем алучы сабакташларыма, барча милләттәшләремә исәнлек, ныклы иман, бәхетле тормыш сорыйм. Чыннан да, без – кешеләрнең Аллаһыга сөйләр күпме сүзләре, моң-зарлары бар икән. Әткәй дә төннәр буе барыбыз өчен дә сораган, күрәсең. Иптәшем белән бергәләп өч ул үстердек. Шөкер Раббыма, өчесе дә гаилә корып, бүген 10нчы оныкны көтеп ятабыз. Әткәйнең изге догасы иң элек кечкенә улыма иреште. Ул иң беренче булып мәчеткә йөреп, намазларын укый башлады. Аннан соң уртанчысы иярде, икәүләшеп олы абыйларын да намазга бастырдылар. Әни булгач, миңа да чират җитте. Берәм-берәм киленнәр дә тартылдылар. Ахырдан, бабабыз да кулына китабын алды. Бертуган абыйларым да юлында, 5 апам – әһеле. Раббыма мең шөкерләр булсын, бөтен гаиләбез белән укып, юлына басканга шатланышып яшибез. Өебездә бер аракы эчүче, балаларның бер әшәке сүз ишеткәне юк. Ата-ананың балаларына булган догасы, алар кабергә кергәч тә, яшәвен дәвам итә икән.

Тормышка шатланып, булганның кадерен генә белеп яшисе иде. Әмма изгелек сынаусыз булмас, диелгән. Соңгы вакытларда мәчет-мәдрәсәләребездә барган хәл-әхвәлләр күңелне борчый. Матур гына эшләп яткан хәзрәтләребезне эзәрлеклиләр, мәдрәсәләребезгә төрле пычрак гаепләүләр ташлый башладылар. Әлмәт мәдрәсәсендә читтән торып дүрт ел белем алырга насыйп булды. Аллаһка шөкер, бер яман әйбер дә өйрәтмәделәр. Узган елны 30 еллап халыкка хезмәт иткән Наил хәзрәтне һәм башка остазларны мәчеттән куып чыгардылар. Нәзарәткә яңа җитәкчелек килгәч, хәзрәтләрнең барысы да экстремистка әйләнде. Моңарчы бөтен халык хәзрәтләрен ничек яратып, хөрмәт итеп торды икән? Туксанынчы еллардагы мафиозниклар кебек, мәхәллә халкыннан сорамыйча, өстән бер имамны китереп куйдылар да, анысы үз тәртибен урнаштыра башлады. Мөнбәргә менеп, халыкка вәгазь сөйлисе урында, үзенә кадәр булган хәзрәтләрне «акча муллалары китте» дип мыскылларга кереште. Күпме еллар Аллаһ йортында ихлас тырышып эшләгән бөтен хезмәткәрләрне куып бетерде. Янәсе, мәчеттә аларга түләргә акча юк. Халык бу имамнан бөтенләй бизеп, башка мәчетләргә таралыша башлады. үзенең дорфалыгы аша бөтенесе белән дә арасын бозып бетерде. Мөфти хәзрәтебез зур түрәләр каршында җиңел генә: «Әлмәттә тәртип ясадык», – дип хисап тотты. Бәлки, зур түрәләргә шундый тәртип кирәктер, әмма халык бу гаделсезлекләргә рәнҗи генә. Әлмәттә хәтта мәчеткә йөрмәүчеләр дә, мәчетнең нуры югалуын, җимерелеп баруын күреп тора. Шөкер, эш алай гына булмый, әкренләп яңа имамның да кикриге шиңә башлады. «Нефтьчеләр мәчетендә күпме акчалар бар микән?» – дип килгән иделәр дә, эшне алып бару бер дә җиңел түгел икән. Соңгы җомгада , мөнбәрдән күз яшьләре белән, мәчетнең 1 млн.нан артык җыелган әҗәтен түләү өчен акча сорап мескенләнде. Теге «акча муллалары» вакытында мәчетнең бер тиен әҗәте дә юк иде. Әлмәт мәчетенең беркайчан да бу кадәр мескенлеккә төшкәне булмады.

Әйе, бүген бөтен республика каршында бу әшәкелекләрне кабул итә алмаган Әлмәт халкын, шәһәр хакимиятен, хәтта «Татнефть» җитәкчелеген дә «ваххабитский холдинг» төзүдә гаеплиләр. Әмма яңа команданың җимерүдән башка бер эшкә ярамаганын танырга теләмиләр. Шул ук һөҗүмнәр, нахак гаепләр бүген Түбән Кама шәһәре мөхтәсибәтенә, Чаллыдагы «Тәүбә» мәчетенә, Казанның Кол Шәриф мәчетенә карата да барганын күреп, ишетеп торабыз. Үз фикере һәм халыкта абруе булган имамнар кемгәдер бик тә комачаулый, ахры.

Без, өлкән буынга, күп кирәкми, 30-40 ел хөкүмәткә эшләдек, инде олыгайган көнебездә мәчет-мәдрәсәләребезгә килеп, тынычлап намаз укырга, үзебезнең имам-мөгаллимнәребезнең вәгазьләрен тыңларга ирек бирсеннәр иде. Кыйналучы имамнарыбызга килгәндә, аларга каршы күпме генә көчләрне котыртмасыннар, күпме сатлык журналистлар үзләренең пычрак мәкаләләрен язмасыннар, Аллаһ рәхмәтеннән ташламый. Шуны да онытмагыз: без, сезнең вәгазьләрегезне тыңлап, дин, намаз юлына баскан йөзләрчә әби-бабайлар, сезнең өчен дога кылабыз. Кая гына барсагыз да, сезнең артта безнең догалар торганын белегез. Ә Татарстаныбызда тынычлык һәм тәртип булдырабыз дип, золымлык кылучыларны Аллаһы Тәгалә Үзе хөкем итсен. Кызганычка каршы, ата-баба дине, традицион ислам дип, күпме генә сөйләнсәләр дә, аларга дин дә, милләт тә, Мәрҗани һәм Фәхретдиннар да кирәкми кебек.

Безгә кадәр яшәп киткән әби-бабайларыбыз, мәчетләр салырга урыннар алу өчен көрәшкәннәр, авырлык белән күпме мәчетләр салып калдырганнар. Бу мәчетләрне төрле килмешәкләргә биреп, юкка чыгаруны Раббыбыз да, ул әби-бабайларыбыз да гафу итмәсләр…

Ихтирам белән, Тәнзилә әбиегез.

Иске Әлмәт авылы.


Комментарии