Бәйрәм хаҗга юл ачты

Яшьләр арасында ислам кануннарына таянып яшәүчеләр күбәйде. Моны шәһәрдә генә түгел, хәтта авылларда да сизәргә була. Мисал өчен туган авылым Яшел Үзән районы Олы Ачасырны китерә алам. Динсезлек чорыннан соң төзелгән мәчеткә, мин кечкенә чакта, 90 елларда намазга кеше аз йөри иде. 1993 елда Кабан арты мәдрәсәсендә белем алып кайткач, Вәлиуллин Габбас хәзрәт мәчеттә дин белемен өйрәтергә кереште, менә шул вакыттан халык әкренләп намазга баса башлады. Бүген Габбас хәзрәт ике тапкыр хаҗи булган, авылыбызның мөхтәрәм, олы хөрмәткә лаеклы кешесе якшәмбе мәктәбендә 3 төркем балаларны укыта. Ел саен Яшел Үзән шәһәре һәм районы күләмендә үткәрелүче Коръән укучылар бәйгесенә үз шәкертләре белән барып, гел җиңү яулап, призлы урыннар алып кайта.

АЛЛАҺЫНЫҢ МӘРХӘМӘТЛЕ БӘНДӘСЕ

Авылыбыздан атаклы кешеләр: галимнәр, байлар, эшмәкәрләр күп чыккан. Шундыйларның берсе – Яшел Үзән шәһәрендә үзенең кибетләр челтәрен тотучы, игелекле эшмәкәр Әнвәр Габбас улы Миңнуллин. Мәчеткә сәдака биреп торудан тыш, аны замана таләпләренә туры китереп эшләтергә ярдәм иткән кеше дә ул. Ни дисәң дә, авыл мәчете шәһәр таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган, мине шаккатырганы, хәтта тәһарәт алу бүлмәсе дә суы агып китәрлек итеп эшләнелгән, мәдрәсә бинасында да барлык уңайлыклар тудырылган.

Быел Әнвәр абый ярдәме белән авыл тарихында беренче тапкыр зурлап Мәүлед кичәсе үткәрелде.

Пәйгәмбәребез Мөхәммәд әл-Мостафа сәлләллаһү галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көнен Ислам кануннары кысаларында билгеләп үтү саваплы гамәлдер. Хәзрәте Әбү-Бәкер әс-Сиддыйкъ (радыйллаһү ганһ) әйтүенчә, «Кем дә кем Пәйгәмбәребез Мөхәммәд сәлләллаһү галәйһи вә сәлләмнең мәүледен укытырга бер генә дирһәм (көмеш акча) тотса, ул бәндә җәннәттә минем дустым булыр», – дигән. Амин, шулай булсын диясе генә кала. Шушы кичәне үткәрү идеясе белән, барлык финанс чыгымнарын үз өстенә алып, кичәгә килгән бер кешене дә нәүмиз калдырмады Әнвәр Габбас улы.

МӘҮЛЕД КИЧӘСЕ

Бәйрәмнең беренче өлеше мәдәният йортында башланып китте. Шәһәребез мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт вәгазьләрен һәм мәчеткә йөрүче шәкертләрнең Коръән сүрәләрен, кичәне алып баручы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте Марат Гомәр улы укыган хәдисләрне тыңлап, таш бәгырьле кешенең дә күңеле эрер хәлдә иде. Ни дисәң дә, арабызда һәрбарчабыз гөнаһ иясе ич, сөйләгән вәгазьләрдән, бәлки, кемнәрдер тәүбә итеп тә утыргандыр. Тик изге ният белән килгән урында нәфесен тыя алмаучылар да, ни кызганыч, күземә чалынып китте. Килгән һәр кешегә сәдака өчен Рәшидә абыстайның намаз китабы һәм чәй өләшенде. Шунда кайберәүләр, хәтта икешәрне сорап алды, «Күршем фәлән апа килә алмады, аңа да бир әле», – диючеләр бар иде. Аларның сораганыннан үзем оялып утырдым, шәкертләргә генә дип өләшенгән шәмаилләрне дә кыстырып китүчеләр булды. Әй, Ходаем, соң ул сәдаканы алдың да бетте түгел бит, аның өчен ким дигәндә дога кыла белергә кирәк. Юк шул, тыштан яулык бәйләсәк тә, эчтән үз-үзебезне чистартып бетерә алмыйбыз икән, кызганыч.

Вәгазь, Коръән сүрәләре, хәдисләрдән торган кичәнең беренче өлеше тәмамлангач, бәйрәмнең икенче өлеше мәчеттә үтте.

Мәүлед бәйрәмендә сый-хөрмәт белән сыйланганда, хәзрәтләрдән алтын сүзләр дә күп ишетелде. Иң шатландырганы шул: Әнвәр Габбас улы ел саен берәр кешене хаҗга җибәрә торган иде. Ислам кануннары буенча атлаучы, мәчет өчен үз көчен куючы бер кешене быел да хаҗга җибәрәчәкләр, кем икәнен бабайлар үзләре сайлаячак. Пенсиясе белән генә әллә ни ерак китә алмаган аксакаллар өчен бу олуг бүләк – менә дигән мөмкинлек.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: әй кадерле, мөэмин-мөселман кардәшләр. Мөмкинлекләребез бар чакта, хәлебездән килгәнчә, Пәйгәмбәребез Мөхәммәд әл-Мостафа сәлләллаһү галәйһи вә сәлләм кушканча дин юлыннан атласак иде. Кешедә күргән барлык яхшы сыйфатларны да үзебездә булдырырга ашкынсак, Пәйгамбәребезнең асыл сыйфатларын үзебезгә үрнәк итеп куйсак иде. Тәкәббер булмыйча, кешене кеше итеп, мохтаҗларга аз гына булса да ярдәм кулы сузарга онытмасак иде. Ким дигәндә, шушы гамәлләребез белән җәннәткә үзебезгә хәзинә тупласак, әйләнә-тирәдәгеләрне дә шуңа өндәсәк иде!

Алисә ҖАМАЛИЕВА,

К(П)ФУ (КДФЭИ) студенты.

Бәйрәм хаҗга юл ачты , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии