- 03.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №21 (30 май)
- Рубрика: Иманга юл
Дуңгыз итен ризык итеп куллану Исламда катгый тыелган булуын күпләр белә. Әмма мөселманнар арасында да, бу тыюга күз йомып, табигатькә ял итәргә чыккан чакта шпиктан яисә дуңгыз итеннән әзерләнгән, тәмле исле шашлыктан авыз итүдән тыелып кала алмаучылар бар.
Изге китапларга һәм кайбер хәдисләргә нигезләнеп, бу мәсьәләнең төрле якларын карыйк. Әйдәгез, уйланыйк әле: дуңгыз итенең зыяны нәрсәдә соң?
Коръәндә әйтелгән: «Хакыйкатьтә, Аллаһ сезгә үлгән хайван итен, канны, дуңгыз итен һәм Аллаһтан башка затның исеме белән бугазланган хайван итен хәрәм кылды. Берегез һич ашарга тапмаса, ачка үлү ихтималы булганда, җан саклау өчен генә ашаса, Миңа итагать итүдән чыгып, кирәгеннән артык ашамаса, аңа гөнаһ юктыр. Хакыйкатьтә Аллаһ гафу итүче һәм шәфкатьле» (2:173).
Бер хәдисендә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: «Аллаһ һәм Аның илчеләре кешеләрне хәмер эчүдән, үләксә һәм дуңгыз ите ашаудан тыйды». Кешеләр аннан сорады: «Әй Аллаһның илчесе! Әйт әле, дуңгызның маен корабльләрне сылап ямарга һәм бизәнү әйберләре ясар өчен кулланырга ярыймы?» Пәйгамбәр (с.г.в.) җавап бирде: «Юк, бу тыелган».
Яһүдләр Аллаһның тыюын бозып, дуңгыз мае ясап саткан акчага көн күрә башлагач, Аллаһ аларны ләгънәтләде, диелә Бохариның хәдисләр җыентыгында.
Аллаһы Тәгаләдән килгән башка китапларда дуңгыз һәм аның ите турында нәрсә әйтелә соң? Муса (г.с.)нең 3нче Левит китабында (2нче башлам, 7-8 шигырь) болай диелә: «…һәм дуңгызның, чөнки аның тояклары икегә аерылган һәм тоякларында тирән уем бар, тик ул күшәми; сезнең өчен ул чиста түгел». «Яңа Васыять» китабында мондый мәгълүмат бар: «Тау битендә дуңгызларның зур көтүе йөри иде. Һәм җеннәрнең барысы да Аннан сорадылар: безне дуңгызларга җибәр, аларга кереп урнашу өчен. Ул шунда ук аларга мөмкинлек бирде. Һәм җеннәр, чыгып, дуңгызларга керделәр» (5нче башлам, 11-13 шигырь).
Индусларда һәм буддизм тарафдарларында да дуңгыз итен ризыкка куллану әхлаксызлык, ярамаган эш санала. Кытайларның «Ян чже сан» газетасының бер санында басылган мәкаләдә әйтелә: «Дуңгыз үлемнән бик нык курка һәм аның соңгы сулышы башка хайваннарныкы кебек тышка түгел, ә эчкә, үт куыгына юнәлдерелә. Шунысы мәгълүм, хайваннар үзләренә үлем килгәнне алдан сизәләр һәм алар канына күп итеп адреналин үтеп керә башлый. Хайванны суйганнан соң, адреналин кан белән агып чыга һәм ул иттә калмый диярлек. Ә дуңгызларда адреналин канга керми, ә аның маенда кала һәм хәтта җентекләп химик эшкәртү уздырганнан соң да шунда саклана. Инде күз алдына китерегез: дуңгыз итен еш ашаучы кешеләр ит белән бергә тискәре «мәгълүматны» да йоталар. Андый кешеләрнең эчке табигате зәгыйфьләнә, күңелләренә бөтен нәрсәдән курку хисе оялый, ә холыкларында үз көченә ышанмау, коллык хисе һәм башка психологик тайпылышлар барлыкка килә».
«Кешенең ризыгы нәрсә булса, ул үзе дә шул», – диләр. Галимнәр, бу темага фикер йөртеп, кызык нәтиҗәләргә килгән. Мәшһүр гарәп фәлсәфәчесе Ибн Халдун, төрле халыкларның нинди хайван ите ашавына бәйләп, аларның холкы турында кызыклы мәгълүмат китерә. Мәсәлән, гарәпләр гомер-гомергә дөя ите белән тукланып, характер катылыгына һәм көнләшүчән холыкка ия булганнар, чөнки дөя иң көнче хайваннардан санала. Төрки мөселманнарда ат – чиста һәм затлы хайван. Ул сәламәт азык белән туклана, аннан кешегә бернинди чир дә йокмый.
Мәчеләр һәм этләр кебек үк, дуңгызлар җенси мөнәсәбәтләрдә сайланып тормыйлар. Каплану чорында ана дуңгыз берничә ата дуңгыз белән кушылырга мөмкин. Нәтиҗәдә, ул төрле ата дуңгызлардан төрле төстәге балалар тудыра.
– Халыклар, – дип үз фикерен дәвам итә Ибн Халдун, – буыннан-буынга дуңгыз ите белән тукланып, комсыз һәм каты күңелле кешеләргә әйләнде. Ирләр үз хатыннарына – тугрылыгын, ә хатын-кызлар – үз оялчанлыкларын һәм пакьлекләрен югалтты. Төлке, бүре кебек кыргый хайван ите белән тукланучы кешеләр кансыз холыклы, фетнәләр чыгаруга, җинаятьләр кылуга һәвәс булалар.
Хәзерге гарәп галиме Әл-Хәддәра дуңгызны кыргый хайваннар рәтенә кертә. «Дуңгыз итен куллана торган җәмгыятьтә, – дип фикер йөртә ул бер мәкаләсендә, – төрле начар вәзгыятьләр туа, анда эчкечелек, гомосексуализм, угрылык, терроризм, аборт, көчләүләр яки бик начар авырулар тарала, шуның аркасында кеше эчтән таркала башлый.
Дуңгыз – азык сайлау дигән нәрсәне бөтенләй белми торган хайван. Ул ни туры килсә шуны ашый, үләксәдән дә җирәнми. Алар тычканнарны, күселәрне һәм ит комбинаты калдыкларын яратып ашыйлар. Дуңгызлар яшь балаларны ашап бетергән очраклар да билгеле.
Даими рәвештә җирдә һәм ташландыкларда казынып, дуңгыз бөтен җирдә тәрәт итеп, тизәгендә булган авыру таратучы микроблар белән әйләнә-тирәне пычрата. Дуңгызлар ялкау. Күләгәле урыннарда булырга яраталар, башка хайваннар белән каршылыкка керүдән качалар, чөнки үзләрен яклый алмыйлар.
Дуңгыз итенең төп составы – май (91%); анда энергия бирә торган гликоген юк. Шуңа күрә дуңгызга аз хәрәкәтле яшәү рәвеше хас. Дуңгыз итендә еш кына бозылган урыннар очрый, алар беренче карашка беленми дә. Дуңгыз итенең тиз бозыла торган продукт булуы аның эчендә гликоген булмаудан килә. Шунысы игътибарга лаек, дуңгызны суйган вакытта ук аның итендә бик күп санда төрле микроблар һәм вируслар пәйда була. Галимнәрнең беришләре фаразлавынча, бу бактерияләр дуңгыз итендә аны юдырган вакытта барлыкка килә. Икенчеләренең фикере буенча, инфекцияләр һәм бактерияләр иткә үлем белән тартышканда, дуңгызның организмы зәгыйфьләнгәч, эчәкләр аша үтеп керәләр.
Өченче төркем галимнәр уйлавынча, гликогенның булмавы йогышлы авыру таратучы бактерияләрнең бик тиз килеп чыгуына һәм үрчүенә китерә.
Америкада чыга торган «Вашингтон пост» газетасының 1952 елның 31 май санында басылган «Дуңгыз итен ашаучы кешегә янаучы куркыныч» дигән мәкаләдә дуңгыз итен ашаучы һәр кешегә трихинеллез авыруы янавы турында әйтелә. Бу – гөмбәчек авыруы. Аны трихина – эре паразит суалчан китереп чыгара. Әлеге суалчанның кортлары (личинкалары) хайванның мускул тукымаларында урнаша, ә суалчаннар үзләре кеше организмында 40 елдан артык яши ала. Бу авыру белән чирләгәндә, кешенең йөзе шешенә, мускуллары авырта, үзәк нерв системасы көйсезләнә. Бу чиргә каршы бернинди биологик һәм химик дарулар да юк. Чирдән кеше үләргә дә мөмкин. Котылуның бердәнбер юлы – дуңгыз итен кулланудан тулысынча баш тарту.
Берләшкән гарәп әмирлекләрендәге Дубай шәһәрендә нәшер ителүче «Бәян»журналында (№1771, 5 апрель, 1985 ел) бавыр циррозы турында мәкалә басылган. Галимнәр бу авыруның төп сәбәбен озак вакытлар дәвамында ачыклый алмый. Күп санлы тикшеренүләргә нигезләнеп, Британия галимнәре бердәм фикергә килә: бавыр циррозы белән дуңгыз итен ашаучы кешеләр авырый.
Дуңгыз итен тикшергән гарәп галимнәре аның ризык буларак куллануга яраксыз икәнлеген дәлилләүче саллы мисаллар тапты.
Дуңгыз – табигате белән зәгыйфь хайван. Ул 450 чир белән авырырга мөмкин; шуларның 200дән артыгы кешегә йога. Бу чирләр паралитик, вируслы, бактериологик, гөмбәчекле һәм аллергик төрләргә бүленәләр. Менә аларның кайберләре: ашказанының ризык эшкәртә алмавы, аллергия, атеросклероз, чәч коелу, балага уза алмау, импотенция, ревматизм, астма, май куыкчыкларының киңәюе, Вейль авыруы, паралич, тән тиресе ялкынсынуы, колак арты бизе шешү, дизентерия һ.б. Бу авырулар дуңгыздан кешегә мондый юллар белән күчә:
1. Дуңгызны карап-тәрбияләү вакытында һәм аны ит комбинатында эшкәрткән чакта. Бу – «профессиональ» авырулар. Аларның саны 32гә җитә (алар арасында: йокы авыруы, туберкулез, тасмасыман суалчан, түләмә).
2. Дуңгызның итен һәм маен ашаган чакта. Андый авырулар – 116. Шул исәптән: анемия, паралич, дуңгыз кызамыгы, төче авыруы (золотуха), эчәк суалчаннары, япон менингиты, корчаңгы…
Аллаһы Тәгалә Корьәндә әйтә: «Ий рәсүлләр, Без биргән ризыклардан хәләл, пакь булганын ашагыз һәм изге гамәлләр кылыгыз. Мин, әлбәттә, сезнең кылган гамәлләрегезне беләм» (23:51). Һәм тагын әйтә: «Ий мөэминнәр! Без сезгә биргән пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз һәм Аллаһка шөкер итегез, әгәр Аңа гына гыйбадәт кылучы булсагыз» (2:172).
Массакүләм мәгълүмат чараларында кешеләрнең дуңгыз итеннән күпләп авыру йоктыруы хакында хәбәрләр булды. Мәсәлән, үзәк федераль телеканалда,»Время» программасында Түбән Новгород өлкәсендәге дуңгыз асраучы фермаларның берсендә бер көн эчендә авыл хастаханәсенә трихономоз диагнозы белән берьюлы 60 кеше эләгү очрагы булуы турында хәбәр яңгырады. Ачыкланганча, кешеләрнең шулай бик күпләп авырып китүе сәбәбе – дуңгыз мае (салосы) ашаудан була.
Дуңгызчылык безнең илдә, чагыштырмача күптән түгел, икътисади яктан файдасыз дип табылган иде. Әгәр, мәсәлән, көтүдә бер дуңгыз авырып китсә һәм хезмәт күрсәтүче персонал моны күреп алса, бөтен көтү кичекмәстән суелырга тиеш. Югары икътисадлы илләрдә инде күптән дуңгыз итен җитештерү һәм кулланудан баш тарттылар. Дуңгыз ите экспорт рәвешендә «өченче дөнья» илләренә озатыла һәм, кагыйдә буларак, иң фәкыйрь төбәкләрдә сатуга чыгарыла.
Аллаһы Тәгалә Корьәндә дуңгыз турында әйтә: «Чынлыкта ул – җирәнгеч». Һәм тагын әйтә: «Ий кешеләр! Җирдә нәрсә хәләл һәм яхшы, шуны ашагыз, Иблискә иярмәгез – дөреслектә, ул сезнең өчен ачык дошман» (2:168).
Тәмәке капларында инде кешеләрнең күзе ияләшеп беткән язулар бар: «Сәламәтлек министрлыгы кисәтә», «Тәмәке тарту үтерә»… Кат-кат уйнатып теңкәгә тиеп беткән пластинка шикелле, ул сатып алучыда бары тик ачы ирония яки җиңелчә көлемсерәү генә тудыра. Бәлки, шундый көн килер, дуңгыз итенә беркетелгән этикеткаларда «Аллаһы Тәгалә моны ашауны тыя, Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтә» дигән язу пәйда булыр.
Алсу ХАСАВНЕХ.
Рәшит ФӘЙЗРАХМАН тәрҗемәсе.
Дуңгыз итен ашау зыянлы! ,

Комментарии