- 03.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №30 (1 август)
- Рубрика: Иманга юл
Күпләребез авырганда яки авыр вакытта гына Аллаһы Тәгаләне искә төшерә. Бүгенге дөнья артыннан куып, байлык туплауны төп максатыбыз итеп куябыз. Акча өчен, дус – дустын, туган туганын онытты. Ә бит барыбызны да бер дөнья, бер үк сынаулар көтә. Менә шул сынауда һәркемнең бу тормышта кылган һәр гамәле үлчәнәчәк, ә без моны онытабыз. Әле ярый боларны искә төшереп торучы Акъәбиләребез бар.
Саба районының гүзәл Сатыш авылында да Акъәбиләр шактый. Алар барысы да гомерләрен дин белән бәйләп яшәгән. Шулар арасыннан иң хөрмәтлесе – Әминә абыстай Хафизова һәркемгә туры юл күрсәтүчеләрдән булган. Аның йөзеннән нур бөркелә, кулларында ниндидер шифа бар. Догалары изгеләр чишмәсенә тиң. Авырган, борчылган һәркем аңа ярдәм сорап ашыга. Күз тиюдән интеккән һәркем савыгып кайта. Таң суының файдасын да күрәләр. Һәркемнең әллә ничә буын әби-бабаларын белеп, берсен дә догадан калдырмый. Бер генә аш та аннан башка үтми…
– Әминә апа, балачак, яшьлек елларыңа кайтып килик әле.
– Без сугыш чоры балалары. Мин үзем 1934нче елда, дин бик кысылган чакта туганмын. Укыган вакытта, мәктәптә бисмилла да әйтергә ярамады. 1939нчы ел иде бугай, мәчет манараларын кистеләр. Аларны кискән кешеләр берсе дә рәхәт күрмәде, бар да фаҗигале үлем белән үлде. Манараның берсен кисеп, ясле ясадылар, ә аннары клуб иттеләр. Соңрак сүттеләр. Урыны буш тора. Аллага шөкер, ул авыр елларда да диннән аерылмадык. Әти-әни белән бергә яшәгәнгә, уразасын да тоттым, намазын да укыдым, әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. Аллаһы Тәгалә миңа бик сөенечле гомерләр насыйп итте. Аллага шөкер, алгы тормышымда шуның игелекләрен күрдем. Бүген бик дәрәҗәле гомерләрдә яшим.
Сугыш башланган елда укырга кердем. Өскә кияргә булмады, ашарга булмады. Бик интектек инде. Безнең яшь чак авыр чак булса да, бик күңелле булды. Чөнки ул вакытта кеше байлык кумый, машиналар юк. Атта йөриләр. Хәзер бит тормышның киләчәге өчен түгел, бүген өчен яшиләр. Тормышны баеталар, үләчәген исәпләмиләр.
Алланың биргәненә хисапсыз шөкер, 18 яшьтә кияүгә бардым. 19 яшьтә ирем үлеп, 10 ай да 10 көнлек бала белән калдым. Аллага шөкер, юлымны ялгыштырмадым. Әшәке сүз әйтмәдем, авызыма аракы фәлән капмадым, кеше әйберенә кагылмадым. Бер укыган җирем булмаса да, әти-әнинең укыганын тыңлап торып, аларның хәер-догасын алып, бу тормышта чын абыстай итеп йөртәләр. Безнең әтиләр инде алар бик белемле булганнар. Сатыштагы мәдрәсәдә 25 ел белем алып, мулла булып йөрделәр.
Безнең Сатыш авылы бик зур, бик дәрәҗәле авыл. Ике мәчет, бер мәдрәсә булган. Ул мәчетләр хәзер күңел түрләрендә генә саклана, ә мәдрәсәбез әле дә тора. Шулай да анда укучыларга белем бирмиләр. 1996нчы елларда авылыбызга гарәп иленнән Нәҗметдин дигән кеше кайтып, долларлар биреп, яңа мәчет салдырды. Аның аталары монда укып киткән булган. Зур рәхмәт, авылны онытмыйча, мәчет салдырдылар. Хәзер Аллаһ йортыбыз бик матур, бик якты. Һәр көнне бар авылга азан тавышы тарала. Тик хәзер дин иреге булса да, китаплар язылса да, телевизор, радиоларга чыкса да, дингә тартылмыйлар.
– Халыкның уразага карашы ничек?
– Ураза вакытларында, көн озын дип, аннан качалар. Көн озынлыгы кеше үтерми. Менә мин үзем шикәр авырулы кеше. Уразага кергәндә шикәрем 8-12 булса, чыкканда 3-6га кала. Шуңа күрә, ислам динен мин бик хөрмәт итәм. Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышанам. Ислам дине – бик чиста, изге дин. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Урысмы ул, керәшенме, мин аларның барысына да нигъмәтне, ризыкны бер төсле итеп бирәм. Әмма җәннәт мөэмин мөселман булган бәндәләргә генә», ди. Без бит Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә, чын Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтенә ышанып яшибез. Бик шөкер. Ураза тотуның бернинди авырлыгы юк. Аллаһы Тәгалә үзе сабырлыгын бирә. Сусатмый да, тамак та ачмый. Аллаһы Тәгалә юлны икене биргән. Уңны һәм сулны. Кешегә үзенә сайларга кушкан. Бәхетең булса, тәүфыйгың була. Тәүфыйгың булса, бар юлың уң була. Начар юлга баскан бер кеше дә уңмый. Укыган вакытта да, «5»легә укысаң, югары белемнәр аласың. «3»легә укысаң, югары белем алып булмый. Дин белән фән дә икесе бергә бара. Дөньяда һәр нәрсә парлы итеп яратылган.
– Әминә апа, таң суы рецептын өйрәтегез әле.
– Таң суы алып, бәндәләрне өшкерәм. Аллага шөкер, шифасы тия диеп, бөтен халык килә миңа, әллә кайлардан киләләр. Барысы да: «Менә сезгә фәлән кем килгән, аңа файдасы тигән. Менә шуны ишетеп килдек», – диләр. Мин инде: «Таң суы, син миңа саулык бир, мин сиңа яулык бирәм», – дип, әлхәм, көлһүәллаһны укып, кырык бер бисмилла белән, кырык бер көлһүәллаһны укып, кырык бер бисмилла белән, кырык бер Фәләх сүрәсен укып, егерме биш бисмилла белән, егерме биш Нәс сүрәсе укып, суны өшкереп, бәндәләргә бирәм. Аллага шөкер, халык шифасын, дәвасын табып, яңадан килә. Килгән кешене мин яңадан чакырмыйм, үз теләкләре белән киләләр. Килгән кеше үзе дә: «Мин Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанам. Миңа шушында барсам, файдасы тияр», – дип килергә тиеш. Мин инде өшкергән вакытта: «Аллаһы Тәгалә, бу бәндәгә үзеңнең рәхмәтеңне салып, сихәт бирсәң иде», – дип телим.
– Әминә апа, яшьләргә әйтергә теләгән сүзләрегез, теләкләрегез дә бардыр…
– Яшьләр бик бәхетле тормышта яши. Нәрсә кисә, нәрсә ашаса, нәрсә эчсә, кая барса, бөтен нәрсә, мөмкинлекләр бар, Аллага шөкер. Без бит кычыткан, бәрәңге ашап үстек. Бер вакытта да юлыбызны ялгыштырмадык. Үзара талашып та йөрмәдек. Аякта чабата булды. Өскә кияргә булмады. Шушындый авырлыкта да дәресебезне калдырмадык. Иртә белән биш чакрымдагы урманга менеп, утын тартып алып төшкәч, төштән соң, укырга бара идек. Аллага шөкер, без белемсез калмадык, укытучылар бик тырышкан инде. Хәзерге яшьләр өчен бик шатланам мин, ләкин туклык, байлык аларны бераз сикертә. Шуңа күрә, әйбернең кадерен белмиләр. Күктән килә дип белә алар аны, ата-ана тырышып тапкан мал дип тә исәпләмиләр. Исраф күп хәзер. Берсен кияләр дә ташлыйлар. Без ертык булса – ямадык, әшәке булса – юдык, искене кидек – яңага үрелмәдек. Сабан туена барырга да безгә күлмәк булмый иде. Кайбер кеше капчыкларны тегеп, манып та киде. Балаларга саулык-сәламәтлек белән, акыллы, бәхетле булып, ата-ана миһербаннары биреп, олыга, кечегә миһербанлы булып, кешегә мәхәббәтле күренеп, бәндәләр арасында йөзләре якты, сүзләре өстен, эшләре уң булып, алгы көннәрендә укуларында зур уңышларга ирешеп, хәерле эшләр насыйп итеп, алгы көннәрендә үзләре теләгән бәхетле, тәртипле, хәләл ана сөте имгән бәндә насыйп итеп, һәрбер бәндәгә дә үзенең тиңнәре булсын, үз диннәре булсын.
– Быел кәбисә елы булганлыктан, күп парлар ул елга артык зур планнар кормый, чөнки аерылу ихтималы зур дип исәплиләр.
– Мин елларны берничек тә теге ел, бу ел, теге көн, бу көн дип аера алмыйм. Алар барысы да Аллаһы Тәгаләнең биргән көннәре. Аллаһы Тәгалә нәрсә кушса, бәндәнең язмышы шул була. Шәгъбан аендагы Бәраәт кичәсендә, бала нәрсә күрә, аның язмышы нинди була, җаны кайда чыга, туфрагы кайда булачак, шул билгеле була. Эшләгән эшләребезне, нәрсә эшләсәк тә Ходай күрә, без моны эшләдек тә, кеше күрмәде түгел, фәрештәләребез эшләгән эшләребезне язып тора. Шәгъбан аеның 15нче кичендә Бәраәт кичәсендә еллык хисап була. Былтыргы гамәл дәфтәрләрең язылып, бикләнеп куела да, быелгы Шәгъбан аеннан яңа дәфтәрләр ачыла. Быел кем туа, кем үлә барысы да языла. Шуңа күрә мин елларны да, айларны да, көннәрне дә аера алмыйм. Бар да Аллаһы Тәгаләнең көннәре. Язмышыңа нәрсә язылган булса, шуны күрәсең. Бар да Аллаһы Тәгалә кулында.
Әминә апа яныннан ниндидер әйтеп, аңлатып булмый торган җиңеллек, рәхәтлек алып чыктым. Сау-сәламәт булып, бәхетле картлыклар насыйп итеп, хөрмәтле абыстаебыз булып, озак яшә, Әминә апа.
Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА.
Саба-Казан.

Комментарии