«Хатын-кызларга зиратка еш йөрергә ярамый»

«Хатын-кызларга зиратка еш йөрергә ярамый»

Уфаның Көньяк зиратында каберләрнең берсенә алтынчы айфон формасында гранит һәйкәл урнаштырганнар. Гадәти булмаган кабер ташы 2016нчы елның гыйнварында җирләнгән 26 яшьлек Уфа кызы каберенә куелган. Кеше буе кадәр таш «айфон»да аның бар детальләре дә ясалган: тавышны көйләүче төймәсе бар, арткы панелендә камера, фонарь, айфонның «алмасы» һәм бренд исеме дә язылган. Гаджетның алгы ягында – мәрхүмә кызның портреты. «Ufa1» порталы хәбәренчә, 170 сантиметр биеклектәге мондый ташны ясату Башкорстанда 104 меңгә төшәргә мөмкин. Андый ташларны шәхси эшмәкәрләр гадәттә Кытайдан ясатып кайтаралар. Мәрхүмәнең якыннары сүзләренчә, әлеге кыз «Apple» фирмасы смартфоннарын сату белән шөгыльләнгән. Каты авырып, озак вакыт яшәү өчен көрәшкән ул. Кызның тормыш рәвеше әлеге техника белән тыгыз бәйле булганга, мәрхүмәнең туганнары шундый гадәти булмаган һәйкәл куярга булганнар да инде. 
Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.): «Зиратларга барыгыз, гыйбрәтләнегез. Ул – үлемне искә ала торган урын», – дип әйтеп калдырган. Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип сөйли халык мәкале дә. Тик вафат булганнарга әллә ничә йөз мең сум акчалар түгеп таш кую, кабер ташына сурәт төшерү дөрес гамәлме, монысына ачыклык кертү артык булмас. Сорауларга «Казан нуры» мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирде.
– Алмаз хәзрәт, зиярәт кылуның нинди әдәбе бар?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Каберләргә зиярәт кылыгыз, чөнки, чынлап та, ул сезгә үлемне искәртер», – дигән. Бу хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) зиярәт кылуның максатын күрсәткән. Ә ул – үлемне хәтерләү. Аллаһ Тәгалә хозурына һәм ахирәттә уңышка ирешү юлында калу өчен, мөселман кешесе үлем турында хәтерләп торырга тиеш. Үлем турындагы фикерләр дөньялыкка мәхәббәтне киметә, ахирәткә мәхәббәт уята. Еш зиярәт кылу үлем турында фикерләргә ярдәм итә. Зиярәт кылучының догасы аның үзенә генә түгел, гүр иясенә дә файда китерә.
– Зиратка барырга ниятләгәндә иң беренче нәрсәне истә тотарга кирәк?
– Зиратка килгәндә, үлем турында хәтерләргә һәм мәетләргә файда китерү турында ният кылырга кирәк. Зиратка барыр алдыннан ике рәкәгатьтән торган нәфел намазы уку – мөстәхәб. Аллаһ Тәгаләдән намаз савабын мәеткә насыйп итүен сорагыз. Сораучы шушы намазы өчен зурланыр, ә мәетнең кабере нурланыр. Зират юлында зикер әйтегез. Мәгънәсез сөйләшүләр һәм эшләрдән тыелыгыз.
– Кабер янына килгәч, нәрсә эшләргә?
– Кабер янында үлгән кешегә йөзегез, кыйблага аркагыз белән басыгыз һәм сөннәткә туры килә торган дога кылыгыз. Иң кулае – «Ясин», «Мөлек» сүрәләре һәм «Тәкәссүр»дән Коръәннең ахырына кадәр уку. Аннан соң, кыйблага борылып, дога кылыгыз. Аллаһ Тәгаләдән доганы кабул итүен, савабын мәеткә насыйп кылуын сорагыз. Зиратка җомга көн барсаң, бигрәк тә яхшы. Кем дә кем ата-анасы каберен җомга көннәрендә зиярәт кылса, ул сүз тыңлаучан булып язылыр.
– Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы?
– Ярый, тик еш түгел. Күп кенә ислам галимнәре хатын-кызларның зиярәт кылуларын бик яратмаганнар һәм хупланмый торган эш дип караганнар. Шуңа күрә аларга бармау хәерлерәк, чөнки хатын-кызлар йомшак табигатьле булып яратылган һәм зиратта алар куркырга, кычкырып еларга, артык кайгыга бирелергә мөмкин. Каберне тәртиптә тотарга, чардуганын буярга, чәчәкләр утыртырга барырга, дога кылып кайтырга мөмкин. Әмма атна саен, көн саен барып йөрү дөрес түгел.
– Кабергә чәчәкләр куярга ярыймы?
– Кабергә чәчәк куюның әрвахка һичбер файдасы юк. Шуның өчен андый эшләр хупланмый. Кабергә (чардуганга) ясалма чәчәкләр кую, фотосурәт төшерелгән кабер ташы урнаштыру – ислам шәригатенә туры килми торган нәрсәләр. Әмма кайберәүләр бу хөкемне санга сукмый һәм шул гамәлләре белән үзләренә дә, мәеткә дә зыян китерә. Берәү дә Пәйгамбәребез (с.г.в.) каберен биек корылмага әйләндермәгән, аны бизәмәгән дә. 
– Ә кабергә таш кую мәсьәләсенә килсәк...
– Кабер ташына сурәт кую тыела. Сурәт булган җиргә фәрештә килми дип әйтәбез. Мәрхүмгә ул кирәкми дә, аңа безнең догаларыбыз кирәк. Гомумән, мәрхүмнәр өчен эшләнгән күп кенә эшләр алар өчен түгел, ә кешеләр өчен. Хәтта, мәсәлән, чардуган, таш кую да безнең өчен, шул каберне белү, эзләп табу өчен.
– Мәрхүмнәрне яхшы яктан гына искә алыгыз, диләр. Монысы нәрсә дигән сүз?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әллә нинди начар кеше булса да, вафат булганнарны сүкмәгез, чөнки сез аларны сүгеп, туганнарын рәнҗетәсез», – дигән. Пәйгамбәргә (с.г.в.) дошман булган Әбуләхәп, Әбуҗәхилне дә сүкмәскә кушкан. Мәрхүмнәрнең гайбәтен сөйләмәү шарт булып тора, сүгеп язарга ярамый. 
– Нигә кешенең кадерен вафатыннан соң гына аңлыйбыз?
– Кешенең кадерен аны югалткач кына аңлыйбыз. Исән вакытында аңа вакытыбыз юк, чөнки үз мәшәкатьләребез бар: йорт саласы, кредит түлисе, ял итәргә барасы. Ә якын кешенең үлеме турында ишеткәч, бу тормыш мәшәкате күпмегәдер онытылып тора. Үзеңнең яшәешең турында уйлана башлыйсың. Көннәрдән бер көнне бу урында мин дә булачакмын бит, дигән уй да башка керә һәм тормышың, эшең турында уйлана башлыйсың. Үлемгә көн дә әзер бул дип юкка гына әйтмиләр. Беребез дә мәңгелек түгел. Иртәме-соңмы якты дөньядан мәңгелек йортыбызга күчәргә туры киләчәк. Шуңа күрә һәр адымыбызны уйлап атлыйк, дин кушканча яшик.

СОРАГЫЗ!
КӘГАЗЕ ЯРАМЫЙ?
– Сәдакага тимер акча бирегез, җәннәткә тимер акчалар гына барачак, кәгазъ акчалар янып бетә икән, диләр. Хәзер аш мәҗлесләрендә дә 50шәр сум кәгазь акча өләшәләр. Бу сәдака кабуллардан булмасмы?
Наҗия апа,
Арча районы
– Сәдака бирдек икән – фәрештәләр безнең гамәл дәфтәребезгә үтәде дип теркәп куя. Җәннәткә акчалар бармый. Уң якта утырган фәрештә изге эшләрне, сүзләрне язып бара. Кыямәт көнендә кәгазъ, тимер акчалар үлчәнми, гамәлләр генә үлчәнәчәк. Бер кеше ун сум тимер акча бирде, ди. Аның сәдакасына ун кәнфит алып була, берәү 1 мең сум бирде ди кәгазь акча белән. Аның садакасына мең кәнфит алып була. Шулай булгач, сәдаканың олысы, кечесе бар булып чыга, – дип җавап бирде «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймов.
КӨМЕШ ТӘЛИНКӘ ВАТЫЛСА...
– Туебызга көмеш савыт-саба бүләк иткәннәр иде. Шуның бер тәлинкәсе кителде. Зыянлы түгел, кулланып була үзе. Мөселманга мондый китек савыт-сабадан ашарга ярыймы икән?
Мәрьям апа,
Мөслим районы
Соравыгызга Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис Гыймранов болай дип җавап бирде:
– Рәсүлебез Мөхәммәд сәлләллаһү галәйһи вә сәлләм алтын һәм көмеш савыт-саба куллануны тыйган. «Бу – кәферләрнең савыт-сабасы, ә сезнең юл җәннәттә булыр», – дигән ул. Алтын-көмеш бер үк вакытта исәп-хисап материалы да булып тора бит әле. Бу сүз кешедә тәкәбберлек уянмасын, дөньядагы ләззәткә бирелмәсен өчен дә әйтелгән. Тагын бер хәдистән аңлашылганча, мөселманга чатнаган савыт-саба куллану, андагы ризыкка өрү дә киңәш ителми. Болай эшләсәң, гөнаһ була, дигән сүз түгел бу. Эшләмәү хәерле булган, мәкрүһ гамәл санала.
ҖАВАПНАМӘ ГЕНӘ КОТКАРМАС
– Карт әбиләр элек «җавапнамә» турында сөйлиләр иде. Аны мәетнең күкрәк өстенә куя торган булганнар. Нәрсә ул, шуны аңлатсагыз икән?
Гөлчирә әби,
Казан шәһәре
Соравыгызны Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтаховка юлладык. Ул болай диде: 
– Җавапнамә – җаваплар язылган кәгазь ул, ягъни «шпаргалка». Элегрәк аны кәфенлеккә салып калдыралар иде, әмма шәригатебез буенча бу – рөхсәт ителмәгән гамәл, чөнки мәрхүмне җирләгәндә артык әйберләр кулланылырга да, кабергә куелырга да тиеш түгел. Хәтта мәрхүмне кабергә төшерә торган сөлгене дә алып калу кирәк, чөнки ул артык әйбер. Җавапнамә – гарәпчә догалар язылган түгәрәк формадагы кәгазь. Анда мәрхүмгә биреләчәк сорауларга җаваплар языла. Имештер, мәет шуны укып, Мөнкир белән Нәнкирнең сорауларына җавап бирә. Дөреслектә, мәет ике фәрештәнең соравына Аллаһ кушкан гамәлләрне үтәп һәм гөнаһлардан тыелып яшәгән булса гына җавап бирә алачак.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии