Акылга гына таяныргамы…

Акылга гына таяныргамы…

Без, Адәм балалары, күп вакытта үзебезнең югарылыгыбызны күрсәтү өчен: «Аллаһы Тәгалә безне хайваннардан аермалы буларак, акыл дигән таҗ белән зиннәтләгән», – дияргә яратабыз. Ягъни, без акыллы, ә бүтән тереклек ияләре акылсыз имеш. Мин хайваннарның кыланмышларын, төрле очракта үз-үзләренең тотышларын күзәтергә яратам. Миңа алар кайбер очракта кешедән акыллырак шикелле тоела. Фәрештәләр дә сәҗдә кылган Адәм баласының кай вакытта түбән төшеп, пычракта ятуын күргәндә бигрәк тә. Шуңа күрә хикмәт акылда түгел, ә дини тәрбиядә, белемдә, әхлакта, иманда, диндә (алга таба әхлак дип кенә түгәрәкләрмен). Шуны сезгә исбатлыйсым килә, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә тел байлыгы, зиһен ачкычлары биреп, туры юлдан яздырмасын.

Акыл нәрсә, дигәндә, бәхәсләр күп, төрле галимнәрнең фикерләре төрлечә, һәрберсе үзенең белеменә таянып фикер йөртә, нәтиҗә ясый. Минем уемча, ул биш хис органы аша алган мәгълүматны үзендә туплап, саклап, яңадан килүче мәгълүмат белән чагыштырып, дөрес нәтиҗә чыгара алу сәләте булса кирәк. (Карагыз Бәкара 2/31-33.) Биш хис органы дигәндә: күрү, ишетү, тотып карау, ис һәм тәм тоюны күз алдында тотуым. Ул мәгълүматлар кайда туплана, кайда ничек чагыштырыла – болары безгә караңгы. Бу турыдагы гыйлемне Аллаһка тапшырыйк та алга таба китик. Аңлашылсынга мисал китерим, сабый балага алма һәм алма зурлыгындагы алтын бирсәгез, кайсын алыр? Әлбәттә, икесен дә тотып карар: күзе күрә, кулы тоя бит. Бу гына җитми. Яшәү, җанын саклау инстинкты булганга, авызына алачак һәм алманың тәмен сизгәч, алтынны ташлаячак, чөнки аның әлегә файдасы юк. Икенче көнне шул эшне эшләсәгез, бу бала алманы гына алачак, чөнки анда бу алма турында мәгълүмат бар инде, тәмен татыды бит. Менә шулай кеше дөньяга килгән көннән башлап, үзендә мәгълүмат туплый башлый, белеме арта. Уку яшенә җиткәндә балада алтын турында да мәгълүмат туплана, бәяле икәне, ягъни йөзәр килограмм алма алып буласын белгәнгә күрә, бу юлы ул сыңар алмага һич кызыкмас.

Инде хәзер хайваннарга килик. Һәрберебездә песи бар, ул өйдә икенче хуҗа кебек инде. Аңа ашарга бирсәгез, тәмләп ашар, аннан озаклап юыныр да ятып йоклар. Икенче юлы өстәлгә менгән, күрдегез дә орышып яки сугып төшердегез. Бу мәгълүматны ул да беренче каттан ук үзенә сеңдерә: бу эшне кабаттан эшләсә, эләгәчәк. Сез өйдә юкта тәкате тотмыйча өстәлгә менеп, сез килеп керсәгез, ул ни эшли – өстәлдә ашап утырамы? Һич юк: төшеп сызачак та йә газ плитәсе, йә өстәл астына качачак. Күрсәгез, карашында курку да, оялу да, гафу үтенү дә – бар да бар. Әйтегез әле, булган мәгълүматына таянып, дөрес нәтиҗә ясамадымы, шуннан соң да аны акылсыз хайван диярсезме!? Йорт хайваннары, кош-корты, бар да акыллы. Әйтик, әтәч: ул бер азык тапса, тавыкларын җыя. Тавыш бирүгә, тегеләре чабышып киләләр. Әтәчнең өч-дүрт төрле авазын аерып була, тик шуның берсе генә азык табылуын хәбәр итә һәм бу тавыш турында мәгълүмат тавыкта була инде. Йә әйтегез, акыл дәрәҗәсе турында сөйләшкәндә кеше белән хайванда аерма күрәсезме!?

Кешене кеше иткән, башка җан ияләреннән өстен куйган сыйфат – әхлак! Кеше тормышында, физиологик, инстинктив, рухи гамәлләрен башкарганда шушы белеменә таянмаса, хайваннар дәрәҗәсенә төшәчәк. Мәсәлән: табигый хаҗәтләрен үтәгәндә, җенси тормышта, җан-тәнен саклаганда һ.б. Боларны җентекләүдә хаҗәт юктыр дип беләм, күпме язсаң да язып бетерерлек түгел.

Амозония урманнарында яшәүче кабилә кешеләрен карагыз, акыллары бар, ә үз-үзләрен тотышында, киенүләрендә (әле һич югы яфрак япсалар), чисталык, җенси мөнәсәбәтләрдә зур аерма күрәсезме хайваннардан? Кешеләр дигән халыкларның иң түбән баскычында торучы бу затлар Илаһи дин, әхлакый тәрбия булмаудан шушы рәвештә яшиләр бит. Аларны гаепләвем түгел, чөнки аларга дин гыйлемен ирештерүче юктыр әлегә, чагыштырып язуым гына. Монда шуны гына өстисем килә: алардан бездәгедәй соралмаячак, чөнки Хак Тәгалә, гадел, дин турында мәгълүмат ирешмәгәннәрдән сорау башка булачак, диде.

Ә ислам әхлагын кайдан белергә соң, беренче мәгълүматны кайдан алырга? Бу очракта хис органнары белән генә булмый, әкъли (акылга таянган) дәлил белән дә, нәкъли (Коръәнгә яки мөтәватир хәдисләр) дәлилгә таянырга туры килә һәм кирәк. Ә боларны мөселманнарга Пәйгамбәребез с.г.в.с. күптән тапшырып китте инде. Ән-Нисә сүрәсен (4/36) укыгыз әле: Хак Тәгалә ни боерды икән. Дөньядагы төп хакыйкать Аллаһының динендә генә була ала, һәм халыклар өстеннән кем генә идарә итмәсен, бер кайчан да үзгәрми. Кеше нинди генә зур урыннар биләмәсен, дөньяви фәннәрдән зур исемнәр казанмасын, әхлаксыз булса, бу кешедән бернинди файда юк. Дөньядагы тынычлыкның, үзара мөнәсәбәтләрдә гаделлекнең булмавы, туймас карыныбызны гына кайгырту, менә шушы әхлагыбызның беренчел мәгълүматы булмавыннан яисә, нәфесебезгә ияреп, шуңа таянмавыбыздан. Шуларны истә тотып, дин белемен өйрәнсәк, башкаларга өйрәтеп, шул юл белән яшәсәк, җәмгыятебез дә бәхетле, мул тормышта яшәр иде. Тагын да мөһиме: ахирәт тормышыбызга да тәэсир итеп, җәннәтле булыр идек. Башкалар да безгә карап: «Без дә мөселманнар кебек булсак иде», – дип кызыксынырлар иде дигән теләк белән,

Алмаз МИНҺАҖ,

Кайбыч бистәсе

Комментарии