Җир читендә ниләр бар?

Җир читендә ниләр бар?

Энем утыз ел чакыра инде: «Мин яшәгән якларны килеп күргәнегез дә юк», – дип үпкәли. Мин исә, ул яшәгән Архангел өлкәсен ниндидер җәһәннәм артына тиңләп, чыгып китә алмый йөри идем. Былтыр сентябрь аенда тәвәккәлләдем дә, киттем бит.

Кировка кадәр автобус, аннан поезд. Төн уртасы. Йокымсырап, Киров вокзалында утырам. Уйлыйм: «Котлас – соңгы тукталыш, димәк, үтеп китүдән курыкмыйча, тынычлап йокларга була». Шулчак колагыма татарча сөйләшкән тавышлар чагылып китте. Өч ир-егет янәшәмнән үтеп бара. Уфа, Стәрлетамак, диләр. Йокы шунда ук качты, яннарына бардым. «Бу урыс шәһәрендә татарлар нишләп йөри?» – дим. Берсе белән сөйләшеп киттек. «Авылда эш юк, шул йөретә, – ди якташым. – Утыз меңгә генә авылда булсын иде әле берәр эш, җитмеш мең дип, хатыннан, балалардан аерылып йөрер идекме? Менә шулай юлда үтә инде гомер…» «Ә сезне бит самолёт белән йөртәләр иде». «Бетте ул заманнар. Хуҗа хәзер бөтенесеннән экономия ясый. Поездның да әле плацкартына гына түли, купены алсаң, артыгы үз исәбеңә».

Әңгәмәбезне динамик аша яңгыраган игълан бүлде. Террор куркынычы булу сәбәпле, таныш булмаган кешеләрдән әйбер алып калмагыз. Шулчак урта яшьләрдәге бер ир, үзенең зур гына сумкасына күрсәтеп, каршысында утырган хатынга: «Мин хәзер киләм», – диде дә, китте. Хатын ризалык белдереп, башын кагып калды. Игълан тәэсирендә йөрәгем «ж-у-у…» итте. Шул ук мизгелдә, куанып, уйлап куйдым: «Бу террорчылар кешеләрнең бер-берсенә ышанычын үтерә алмаганнар икән әле». Чираттагы игълан: «Поезд №312 «Новороссийск–Воркута» прибывает на третий путь». Егетләр кузгала башлады. Бәй, миңа да шушы поездга икән, номеры минеке бит. Кердем вагонга, юлдашларыма әйтәм: «Котлас җир чите дисәм, аннан ары да юл бар икән әле». Көләләр.

Котласта энем каршы алды. Төньяк Двина елгасы аша салынган күпердән чыктык. Иксез-чиксез урманнар буйлап энем яшәгән Приводино посёлогына таба барабыз. Тип-тигез асфальт юл, ап-ак юл сызыклары. Көзге урман кияү көткән кыз кебек бизәнгән: күккә ашкан чыршы һәм наратлар куенына алтын йөгертелгән каеннар кереп сыенган, тегендә-монда кызгылт-сары, көрән төсләр күренә. Тик күренешне авыллар тирәсендәге чүп үләне баскан басулар һәм өчәр метр биеклегендәге кипкән балтырган сабаклары гына боза. Урманнарында юкә белән имән бөтенләй юк икән.

Тимер юл өстеннән үтүче күпер аша чыкканда, урман киң генә ялан белән алышынып, офыклар ачылып китте. Томанга уралган ераклыкта ялгыз чиркәү манарасы күренде. «Кайчандыр анда авыл булган», – ди энем. Киров өлкәсе буйлап килгәндә дә, монда да мин ниндидер авыллардан калган җимерек йортларны күп очраттым. Моңсу күренеш, билгеле. Ләкин монда, авыл юкка чыкса да, зуррак авылга яки шәһәргә күчеп утыралар да, телләре, гореф-гадәтләре шул ук кала. Бездә, авыл бетсә, тел дә бетәчәк бит, менә нәрсәдә аерма.

Монда җирне аз гына казу белән су чыга икән. Приводино шундый сазлыкта утыра. Артык су агып торсын өчен, урамнары буйлап канаулар казылган. Канау буйларын тал һәм зирек агачлары басып киткән. Посёлок яныннан газүткәргеч линияләре үтә, монда компрессор станцияләре. «Ямал ярымутравыннан Европага газ ташучы торбалар шушы инде», – ди энем. Хәзерге вакытта җиденче линия төзелеп ята («Северный поток – 2»). Энем Котдус әлеге компрессор станцияләренең берсендә эшләгән, хәзер янгын сүндерү депосында машина йөртүче.

Ике фатирлы йортның бер як яртысында яшиләр. Йорт тирәсе – бакча. Бездә үскән бөтен яшелчә үсә икән монда. Мин, анда үсмидер, дип помидор алып барган идем, көләләр. Тартма-тартма кызыл помидорларны күрсәтеп: «Әнә алып кит, кая куярга белмибез», – диләр. Йортларында хатыны Света белән икәү генә калганнар. Кияүдәге кызлары Котласта яши, мин килгәч, алар Төркиягә ял итәргә киттеләр. Уллары контракт буенча Новая Земля утравында хезмәт итә. Җәй айларында аның улы монда, әбисе белән бабасы янында, кышка анысы да әтисе янына «хезмәт итәргә» китә. Анда ул балалар бакчасына йөри. Бервакыт нянясы белән өйләренә кайтып барганда, посёлок буйлап килүче ак аюны күргән. Шашынып этләр өрә. Кайткач, әтисенә әйтә ди: «Әти, анда этләр аюны рәнҗетә». (Баланың әнисе юк дисәң дә була, аерылышканда малайны иренә калдырган да киткән). Новая Земляда хәрби часть кына түгел, дүрт катлы йортлардан торган бистә, анысында гадәти кешеләр дә яши, мәктәп, мәдәният сарае, кибетләр, авыл советы бар.

Приводино китапханәсе мине күптән чакыра иде инде. Килеп төшкәннең икенче көнендә үк китап укучылар белән очрашу үткәрделәр. Бер атнадан шундый ук очрашу район китапханәсендә узды. Бу ике очрашуда бик мәгънәле сөйләшүләр булды.

Монда Тукайны белмиләр икән. Муса Җәлил дигәч, «Маобитские тетради» дип җанланып киттеләр. Рус теленә кергән татар сүзләре турында әйтеп үттем. «Ура! – Окружай! Карандаш – кара таш һ.б.» Шуннан соң сорадым:

– Мәскәүнең иң танылган урамы ничек атала?

– Арбат, – диләр.

– Ә бу сүзнең нәрсә аңлатканын беләсезме соң?

Бер-берсенә карашып куйдылар, җавап юк. Бу сүзнең ике татар сүзе, арба һәм ат сүзләреннән торуын әйттем. «Уйлап карагыз әле, – мин әйтәм, – Русия башкаласының иң атаклы урамы татарча аталсын әле!» Шаккаттылар. Тамырлары татар булган атаклы рус кешеләренә күчтем. Кичә генә энем мине Сольвычегодск шәһәренә алып барган иде. Анда тоз белән сәүдә итеп баеган Строгановлар яшәгән. Алар төзегән гаять зур чиркәү хәзерге вакытта музей. Шунда экскурсовод әйтте: «Строгановларның ничәнчедер буын бабайлары татар булган». Очрашуга килүчеләргә шул турыда әйттем дә, дәвам итеп санап киттем: Анна Ахматова, Карамзин (Кара мәзин), Кутузов (Котдусов)… Түзмәделәр, бер ханым әйтеп куйды: «Так вы всё у нас отнимете». Дәррәү көлештек. Мин әйтәм:

– Бу мисалларны мин ни өчен китердем? Менә бит ничек тыгыз бәйләнгән безнең ике халык. Бер илдә яшибез икән инде, бер-береңне хөрмәт итеп, дус яшәргә кирәк. Югыйсә, татар халкын бетерү сәясәте бара бит. Шуннан «Защита малых народов» дигән икейөзле программалар кабул итәчәкләр…

– Нигә алай дисез? – диләр, аңламыйча. – Без сезне дошман күрмибез.

Чын күңелдән әйтелгән бу сүзләргә куанып куйдым. Гади халык кайда да бер шул. Фронтовик әтием турында сөйли башлагач, бигрәк тә ачык күренде: без бер-беребезгә чит планета кешеләре түгел икән, безнең әби-бабайлар, әти-әниләр шул бер үк иттурагыч аша үткәннәр икән бит. Сталин лагерьлары турында монда бигрәк тә яхшы беләләр. Энемнең шәхси китапханәсендә Архангел өлкәсендәге лагерьлар турында брошюра бар. Кайдадыр лагерь төзергә дигән карар булган. Урман эченә тоткыннарны китерә башлаганнар. Ә яшәргә урын юк, азык-төлек килми әле. Китерелгән бер төркемне тезеп ата торганнар, ата торганнар… Татарын, урысын аермыйча.

Урындагы газета-журналлар белән танышып утырам. Менә «Вечерний Котлас» дигән журнал. Тышлыкта, эре хәрефләр белән: «Главная тема: «Мы не хотим жить на помойке». Митинг в Урдоме против строительства мусорного полигона в Шиесе».

Фотода – митингта катнашучылар. Лозунглары:

– Москва! Оставь себе свой мусор!!!

– Нет веры властям! Мы вам не твари!

– Не хотим быть московской свалкой!

Китапханәчегә әйтәм: «Бездә мондый митинглар турында язарга куркалар, сездә сүз иреге бар икән әле». Китапханәче, елмаеп: «Бу шәхси журнал, дәүләт басмалары язмый, билгеле». Мин: «Бездә дә бу журналга тиң басма бар, «Безнең гәҗит» дип атала», – дип мактанып алдым.

Район китапханәсендәге очрашуга Галина Подойницына дигән үзешчән шагыйрә дә килгән иде. Соңгы китабын ул «Напишу о счастье книгу» дип атаган. Китабын миңа шундый сүзләр белән юллады: «Благодарю Вас, Марс Нафикович, за чудесную встречу. Счастье оно хрупкое, нежное, берегите его». Аның ире һәм бердәнбер улы янгында янып үлгәннәр. Кодагые оныгы белән аралашырга рөхсәт итми. Япа-ялгыз калган. Шигырьләрендә – үзенең ачы язмышы. Ә шулай да «бәхет турында китап язарга телим», дигән. Шулай шул, урысмы ул, татармы, якутмы, – кемгә дә бәхет кирәк.

Энем Котдуснең иң якын дусты – Паша исемле егет. Ул энемнең хуҗалыгында берәр кимчелек күрдеме, шунда ук эш коралларын алып килә дә, эшләп тә куя икән. Энем әйтә, эше өчен акча биреп карадым, алмый, ди. Нигә? «Туксанынчы елларда, мин эшсез чакта, барысы да миннән йөз чөергәндә, син миңа ышанып акча бирдеңме? Мин моны гомердә дә онытмам», – ди икән дусты. Менә бит! Татар белән татар арасында андый дуслык бармы әле? Булса да, бик сирәктер.

Бу сәяхәттән мин шуны аңлап кайттым: гади халыкның бүлешер нәрсәсе юк икән бит. Кем ике халык арасына чөй кага соң? Кемгә татарның булуыннан булмавы хәерлерәк? Татар булганым өчен генә миңа анда бернинди кырын караучы булмады. Киресенчә, башка төрле фикерләү, дөньяга башка күзлектән карау дип, бик кызыксынып тыңлыйлар иде. Энем турында исә андагы авылдашлары, шаяртып: «Ул бит инде монда монгол явыннан алып яши», – диләр икән.

Татарстан Журналистлар һәм Русия язучылар берлекләре әгъзасы Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии