- 04.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №25 (30 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
20 июньдә, нәкъ Изге Болгар җыеныннан соң Чуашстанда күптән көтелгән вакыйга булды. Татар дөньясына яхшы таныш Шыгырдан авылында 1300гә якын мөселман сыйдырышлы өч катлы “Өч сәхабә мәчете” ачылды. Соңгы вакытта бу гыйбадәтханәне Русиянең төп авыл мәчетенә әвереләчәк, дип уены-чынын бергә кушып сөйли башладылар.
Тантаналы ачылышта Русия үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфтиТәлгать Таҗетдин, Чуашстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлбир Крганов, Идел буе федераль округының Чуашстан Республикасы буенча федераль инспекторы Руслан Тихонов, Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Төркия Республикасы илчелеге каршындагы дин эшләре буенча киңәшче Бәкир Герек, Русиянең утызга якын төбәк мөфтиләре һәм башка кунаклар катнашты.
ӨЧ СӘХАБӘ
Мәчет исеме 1421 ел элек Шәһри Болгарда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең өч сәхабәсе килеп, Аллаһы динен таныта башлавына бәйле.
Татар җирлегендә Ислам 922 елны рәсми рәвештә кабул ителгән дип саналса да, Хак дин биредә Пәйгамбәребез (с.г.в.) чорыннан бирле киң колач җәя барган. Мөхәммәд (с.г.в.) өч сәхабәсен – Зөбәернең улы Габдрахманны, Рабияның улы Ханталаны һәм Җадның улы Сөбәерне Болгар халкын дингә тарту, дәгъват кылу өчен җибәрә. Болгар белән Айдар хан идарә иткән бу вакытта сәхабәләр 10 ел дәвамында халыкка дәгъват кыла. Аннан икесе Мәдинәгә кайтып китә, ә Хантала биредә хан кызына өйләнеп, төпләнеп кала, дин таратуны дәвам итә. Болгарда мәчетләр сафка баса. Никадәр халык, милләт арасында, иң беренчеләрдән булып безнең бабалар Хак динне кабул иткән, гасырлар буе саклап килгән, шунлыктан милләт буларак яшәп калган.
ХАЛЫК ТӨЗЕГӘН ТАРИХИ МӘЧЕТ
Чуашстан мөселманнары юлдан тайпылмый, тарихка теоретик яктан гына карамый, ә иң элек яшәү өлгесе итеп куя, тарихи хакыйкатьне гамәлияткә күчерә. Мәсәлән, күпләрне таң калдырган, Шәһри Болгардагы хәрәбәләр хәлендә ятучы Җәмигъ мәчете проекты буенча Шыгырданда гәүдәләнеш алган алты манаралы “Өч сәхабә мәчете” – моңа бер дәлил. Шулай ук Урмай авылындагы Кара пулат күчермәсендәге мәчет тә төзелеп бетү дәрәҗәсендә. Алай гына түгел, инде элек тә яздык, “Өч сәхабә мәчете”ндә Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани басып, вәгазь сөйләгән мөнбәр дә саклана. Хәлбуки, 50 мәчетле Казан өчен ул кирәксенмәгән, чыгарып ташланган җиреннән Чуашстан татарлары аны тиз арада авылына алып кайтып, реставрацияләгән, бу хәзинәне саклап кала алган. Ул бүген мәчетнең беренче катында саклана.
Җәмигъ мәчетнең тышкы ягы кебек, эчке күренеше дә Алтын Урда, Болгар дәүләте, Урта Азиядә булган милли, төрки һәм татар бизәкләре белән бизәлгән. Бу эшне Үзбәкстан һәм Төркия осталары эшләгән. Башта ук аның нигезенә Шәһри Болгардан алып кайтылган кырык таш куелган. Олы манарасы эченә Шәһри Болгар мәчетеннән сакланган бизәлеш ташлары куеп калдырылган. Икенче катта гаҗәп матур мөнбәрләрне Төркиянең Әл-Азигъ төбәге мөфтияте бүләк иткән.
Әйтергә кирәк, бүген Болгарны төзекләндерүдә, шул исәптән, Ханнар җәмигъ мәчетен торгызучыларга “Өч сәхабә мәчете” үрнәк булып тора. Мөфти Тәлгать Таҗетдин шулай ди.
Мәчетне өч ел төзегәннәр. Төзелеш Чуашстан Диния нәзарәте фәрманы белән 2007 елның 20 июнендә башланган. Шул ук елның 14 октябрендә мәчет нигезенә беренче таш салынган.
Мәчет төзелеше 50 миллион сумга төшкән, аны халык үз җилкәсенә алган. Ә төп чыгымнарны шыгырданлылар – “Булат” ширкәте башлыгы Ринат Абдулвәлиев белән “Шыгырдан” ширкәте җитәкчесе Зөфәр Халитов керткән. Проект архитекторлары Ибраһимов белән Чулаков.
РУСИЯНЕҢ ТӨП АВЫЛ МӘЧЕТЕ
Чыгышы белән Шыгырданнан булган журналист Рафис Җәмдихан: “Авылда иртәнге намазга чакыручы 6 мәчеттән азан яңгыраганда үзенә күрә бер азан симфониясе барлыкка килә”, – ди.
Әйтерсең лә мәчетләр ярыша-ярыша азан әйтә. Аларга тагын бер “уен коралы” өстәлде дигән сүз. Гомумән, Русиянең төп авыл мәчете дип әйткәндә, аны рухи яктан күзаллап сөйләргә кирәк. Чынлыкта, “Өч сәхабә мәчете” Чуашстан мөфтиятенең үзәк Җәмигъ мәчете вазифасын башкарачак. Кешеләрнең тырышлыгы, Коръән һәм Сөннәт буенча яшәү рәвеше аларны сиздермәстән югары дәрәҗәгә күтәрә.
Татар конгрессы тарафыннан 2011 елда II Бөтенрусия авыл сабан туен юкка гына Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында уздыру каралмаган. Алай гына түгел, Шыгырдан инде күптәннән Русия төбәкләре мөфтиләрен һәм дин эшлеклеләрен, дәрәҗәле кунакларын һәрдаим үзенә чакыручы, җәлеп итүче татар авылына әверелде. Шыгырдан укуларыннан алып ART-MEDHIA фестиваленә кадәр санарга була. Өстәвенә, II Бөтенрусия авыл сабан туен да санасаң, киләсе ел Шыгырдан өчен тагын да тыгыз булырга охшаган.
Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин мәчет һәм өйлә намазыннан соң: “Мәчет ул – Аллаһы йорты. Мәчеткә кирәкмәгәнне, гайбәтләрне, урам сүзләрен урамда калдырып керәсе. Биредә Аллаһы турында гына уйлыйсы”, – дип, авыл халкына мөрәҗәгать итте. Чуашстанда мөселманнар күпчелекне тәшкил итми, өстәвенә, бу рухи-тарихи мәгънәгә ия мәчет шәһәрдә түгел, нәкъ менә авыл җирлегендә салынды. Авылы да нинди бит, 6 мең халкы бар, инде хәзер 7 мәчетле булды. Халыкның яшәү максаты, тормыш мәгънәсе бер: Аллаһы ризалыгына ирешү. Тирә-юньне көнләштереп яшәргә аларга әнә шул ярдәм итә, бәрәкәт тә шуннан иңә.
КАСЫЙМИЯ МӘДРӘСӘСЕ МӨСЕЛМАННАРГА КАЙТАРЫЛДЫ
Казанның татар бистәсендә урнашкан Касыймия мәдрәсәсе бинасы алга таба Апанай мәчете мәхәлләсенең аерылгысыз өлеше булып милләткә хезмәт итәчәк. Бу тарихи гаделлек. Ләкин моңарчы әлеге бина мөселманнар кулына, аерым алганда, Апанай мәчетенә бирелмәде. Мәхәллә әһелләре бинаны үзләренә сорап мөрәҗәгать итсә дә, эш судка кадәр барып җитте. Федераль дәрәҗәдәге тарихи һәйкәл, ниһаять, Апанай мәчете мәхәлләсенә тапшырылды. Бу турыда Русия Премьер-министры Владимир Путин карар чыгарды.
1997 елда Апанай мәчете мәхәлләсе дәүләт органына Касыймия мәдрәсәсе бинасын кире мөселманнарга кайтару мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән иде. Бинаның кем милке икәнлеге ачыкланмау, аны законсыз рәвештә хосусыйлаштырырга омтылу аркасында, милекне кире кайтару процессы озак елларга сузылды. Мөселман мәхәлләсе һәм дәүләт органнарына күп тапкырлар арбитраж суд процессын узарга туры килде. Әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә Татарстан җитәкчелеге Апанай мәчете мәхәлләсен тулысынча яклап килде.
Шул рәвешле, мөселманнарның һәм Татарстан җитәкчелегенең принципиаль позиция сайлавы 2009 елның 5 декабрендә Владимир Путин имзасы белән Русия Хөкүмәте мәдрәсә бинасын Апанай мәчете мәхәлләсенә тапшыру фәрманы чыгаруга җиткерде.
1768 елда Апанай мәчете сәүдәгәр Ибраһим Солтанаев акчасына төзелә. ХVIII гасыр ахыры ХХ гасыр башында мәчет сәүдәгәр Апанаевлар карамагында булган. Апанай мәчете, мәчет каршындагы сәүдә киштәсе һәм Касыймия мәдрәсәсе – бу кайчандыр киң колач җәеп эшләгән Апанай мәчете комплексының өлеше.
1995 елның 18 сентябреннән Татарстанның Министрлар Кабинеты карары нигезендә Апанай мәчете мөселман мәхәлләсенә тапшырыла һәм 2003 елда башланган реставрация-төзекләндерү эшләренә кадәр мөселманнарга хезмәт итә. Хәзер төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Апанай мәчете – федераль дәрәҗәдәге тарихи һәйкәл.
Архив белешмәләренә караганда, Касыймия мәдрәсәсе Апанай мәчете белән бер вакытта, XVIII гасыр уртасында төзелә. Шул рәвешле әлеге мәдрәсә Казанның борынгы мөселман уку йортларының берсе санала. Тарихи чорларның теге яисә бу үзенчәлекләренә бәйле рәвештә мәдрәсә төрле исемнәр йөртә (“Апанай”, “Күл буе”). 1899 елдан алып ябылганга кадәр мәдрәсәдә икенче Җәмигъ мәчетенең указлы имамы Касыйм Салихов мөдирлек итә. Халыкта да шул исем – Касыймия атамасы сакланып калган. Мәдрәсә 17 елгы октябрь революциясеннән соң мөселманнар кулыннан тартып алына.
24 июньдә Касыймия мәдрәсәсен Апанай мәчете мәхәлләсенә тапшыру тантаналы төстә үтте. Биредә Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якупов, Казан мөхтәсибе, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, мәхәллә халкы, Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстандагы идарәсе башлыгы Елена Паткина, Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дин эшләре идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Козлов катнашты.
“Бүген тарихи вакыйгада катнашабыз. Беренче тапкыр безнең республикада Русия Хөкүмәте карары нигезендә дини бина дини мәхәлләгә тапшырыла. Гаделлек тантана итсен өчен, күп еллар үтте. Русия Хөкүмәте рәисе Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шундый күркәм чара уза”, – дип чыгыш ясады Елена Паткина. Аның сүзләренчә, мәдрәсәне мөселманнарга тапшыру тарихи һәм мәдәни мирасны саклау өчен генә түгел, ә республика халкының рухи үсеше өчен дә әһәмиятле.
XIX гасырда Касыймия мәдрәсәсе Русия мөселманнарының иң абруйлы уку йортларыннан саналган. Биредә татарның дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, аерым алганда, Хөсәен Фәезханов, Галимҗан Баруди, Галиәскар Камал, Муса Биги, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Әхмәт-Зәки Вәлиди һәм башкалар белем алган. Мәхәллә имамнары бу бина алга таба да шәкертләр тәрбияләячәк, милләтебезгә хезмәт итәчәк, дип ышандыра.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН
Комментарии