- 04.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №34 (1 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Мин үзем өлкән кеше инде. Менә шуны беләсем килә. Сез бит зур кешеләр. Бу телевизорда акыллы, оятны белә торган кешеләр юк микән әллә? Безнең хуҗалар бар, кыстый-кыстый сайлаткан депутатлар бар. Аларның да бит аналары, балалары бардыр. Аларга ошый микән шул телевизордан күрсәткәннәр. Әллә аларның бар уйлары акча эшләүдә генәме?
Телевизорны бит гаилә белән карап утырыр өчен алабыз. Балалар белән бергә утырып ничек карарга анда күрсәткәннәрне?!
Узган гомерләрнең сагыныр вакытлары да күп икән шул. Ул вакытта кешеләр мәрхәмәтлерәк, балалар тәүфыйклырак иде. Яшьләр клубка да йөрделәр, 11-12ләрдә кайталар иде. Ял итеп эшкә, я укырга китәләр иде. Ә хәзер аңларлык түгел, нинди кешеләр уйлап чыгарган бу төнге клубларны. Имеш, алар төнге сәгать бердә эшли генә башлыйлар икән. Кайчан кайта да, кайчан эшкә бара инде анда барган кеше?! Анда эшләүчеләр йөрмидер шул инде.
Юкса, Аллаһы Тәгалә күрсәтеп тора. Дөнья җимерелеп бара. Гыйбрәт кенә алырга да бит.
Ш. ӘХМӘТГӘРӘЕВА. Бөгелмә шәһәре.
Гыйбрәт аласы иде ,
Комментарии