- 04.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №43 (31 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
«Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында 21 сентябрьдә эфирга чыккан «Кара-каршы» тапшыруын карагач, дин иясе булмасам да, үз фикеремне әйтим әле.
Мин Совет чорында туып-үссәм дә, хәзерге көндә бик өлкән яшьтәге әби буларак, дин гыйлемен мәдрәсәләрдә алмасам да, гаиләдәге әнкәй-әткәй, әби-бабайлардан мирас булып калган гореф-гадәтләрне, дини тәгълиматларны алар башкарганча дәвам итәм. Кыйблам – аларга тугрылыклы булу.
Дин, гореф-гадәт темасына багышланган «Кара-каршы» тапшыруында әңгәмәдә катнашучылар үзләренең «бәхәсе» белән (башка тыңлаучыларны белмим) мине бутап бетерде. Ник берсе изге китабыбыз Коръән Кәрим тәгълиматы турында сүз кузгатсын. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) һәм башка изгеләрнең хәдисләрендә мөэмин-мөселманнар өчен күп төрле мәгълүматлар бирелгән бит. Шуларга таянып сөйләргә иде. Сез үзара бәхәсләшергә генә түгел, ә безнең кебек дин тәгълиматын аз белгәннәргә аңлату өчен эфирга чыккансыздыр дип беләм.
Диндә көчләү юк диелгән бит. Кемнең кайсы мәзһәбтә булуы үз ирегендәдер, бәлки. Әмма өндәү (агитация) алып барырга тиеш түгелләр, минемчә. Без – Хәнәфи мәзһәбеннән, шундагы гореф-гадәтләргә тугрылыклы булуыбызны дәвам итәбез.
Мәзһәбләр бер-берсеннән йолаларны ни рәвешле үтәү мәсьәләләрендә генә аерылалар дип укыганым бар иде. Ул ваһһабчылар дигәне дә бер юнәлеш кенәдер, ягъни гадәти Исламга кермиләрдер бит инде?!
Аллаһы Тәгаләнең чынлап торып барлыгын, берлеген тану һәм олылау, әхлаклы булу – Ислам диненең нигезе дип уйлыйм. Без дөньялыкта кылган гамәлләребез белән ахирәткә гомерлеккә әзерләнәбез бит.
Ихтирам белән, Дәлия әбиегез.
Актаныш.
Комментарии