Серле дога көче

Кайдан гына барлыкка килгәндер, җәен сеңлемнең бите кутыр белән капланды. Беренче чиратта борын очына чыккан бетчә генә дип уйласак та, ул тора-бара артты, ахырдан бөтен битенә таралды. Барыбыз да куркуга калдык, әллә берәр яман авыру эләктергән микән? Кутыр тамчы-тамчы булып сеңлемнең аякларына да чыга башлады.

Әлбәттә, беренче булып хастаханәгә мөрәҗәгать иттек. Анда: «Балада гади инфекция, тора-бара бетәчәк», – дип әйтеп, сеңлемнең бөтен йөзен зеленка белән «сылап» җибәрделәр. Тик кутыр бетмәде, артканнан арта барды. Сеңлем төннәрен йоклый алмый, бөтен йөзе кычытып, авыртып чыга. Шунда без аңа барырга булдык.

Аңа дип әйтүем, безнең авылда яшәүче, догалар белән дәвалаучы әбигә. (Аның исем-фамилиясен, үзе рөхсәт итмәгәнгә, язып тормыйм.) Моңарчы ишеткән дә булмаган дәвалаучы әбинең бусагасын сеңлем белән тәүге кат атлап кердек. Әбинең ягымлы йөзе, дару үләннәре исе килеп торган йорты безне көткән төсле иде. Кергәч үк сеңлемне урындыкка утыртып, йөзен карый башлады. Үз алдына нидер сөйли-сөйли, миңа борылды да:

– Әнә, каршы йортны күрәсеңме? Аның каршында балан куагы бар. Шуннан бер-ике тәлгәш алып кер, – дип чыгарып җибәрде.

Әбиебез корым һәм балан белән дәвалый булып чыкты. Әгәр йөздәге авырту коры икән – корым кирәк. Сеңлемнең йөзендәге сулкылдап, суланып торган кутырларны балан белән дәвалады ул. Аларны тигез итеп бер, өч, биш, җидешәрләп берләштерде дә, догалар укый-укый, балан җимешләрен сеңлемнең йөзе, инде бер айга якын борчыган кутырлары өстеннән йөртә башлады. Озак укыды ул. Аннан бар җимешләрне дә бергә җыеп бирде.

– Болар – сеңлеңнең авыруы. Аңа бик каты күз тигән. Безнең йорттан ераккарак киткәч, сеңлеңне кыйбла якка арты белән бастыр да, башы аша ыргыт. Артыгызга борылып карамагыз, – диде, йорттан чыгып барганда.

Без шулай эшләдек тә. Дөресен генә әйткәндә, үзем дә башта ышанмаган идем. Тик өйгә кайту белән чып-чын могҗизага тап булдык. Минем күз алдымда сеңлемнең кутырлары корып коела башлады. Йөзендә бернинди эз дә калмады. Өч көн дигәндә сеңлемнең йөзе дә, аяклары да кире үз хәленә кайтты.

Медицина гына хәл итә алмаган авырулар күп шул. Бер карасаң, догалар белән дәвалау могҗиза кебек. Ә бит, чыннан да, әбинең догалары сеңлемне терелтте. Серле дога көче әнә шушы булган, күрәсең.

Алсу НУРГАТИНА,

КФУ студенты.

Серле дога көче , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии