- 04.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №43 (31 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Үзем дә аңламыйм, ни өчен шулайдыр, әгәр үзем белгән кешенең берәр язмасын укый башласам, шул кеше күз алдына килеп баса да, гүя мин укымыйм, ә теге автор үзе сөйләп, аны ишеткән кебек булам. Әйтик, Илфат Фәйзрахманов язмаларын укыганда, күз алдында Илфат туган үзе сөйләп торган кебек. Искәндәр Сираҗи мәкаләләрен укыганда, «Мәдәният дөньясында» тапшыруыннан Искәндәр тавышы ишетелә. Рамил хәзрәт Юныс вәгазьләрен укыганда – Рамил хәзрәтнең үзен тыңлагандай булам. Ә менә «имам мөхтәсибләрнең» Президент Рөстәм Миңнехановка язылган хатын укыганда, Илдус Фәизнең эчтәлексез вәгазь сөйләгәне күз алдына килеп басты.
Бу хатка Искәндәр Сираҗи үзенең«Бисмилласыз хат»ка җавап» (№40, 10 октябрь, 2012 ел)исемле мәкаләсендә матур итеп, сабырлык белән, төпле һәм дөрес итеп аңлатып язган. Мәкалә авторы үзенең һәр сүзен дәлилләп, исбатлап, аңлаешлы телдә, беркемне дә кимсетмичә, мөселманнарга хас тыйнаклык белән укучыларга җиткергән. Ә менә әләк хат авторында бу сыйфатларның берсе дә күренми. Ничек итеп Татарстан Республикасының Президентына үзеңнең булдыксызлыгыңны акларга тырышып, барлык мөхтәсибләр исеменнән кешене бернинди дәлилсез гаепләп, шундый түбәнчел дәрәҗәгә төшеп хат язарга җөрьәт итәргә була, нинди әхлаксызлык?! Язарга исәпләгәнсең икән, һичьюгы дөрес итеп җөмлә төзеп, җөмләне җөмләгә ялгый белгән берәр кешедән яздырырга иде.
Хатта мондый юллар бар: «Бигрәк тә мөфтиебез Илдус хәзрәт Фәизовка «пычрак атулар» күңелебезне бимазалый». Бу җөмләдәге «пычрак атулар» сүзенең куштырнаклар эчендә булуы «дөресен сөйләве» дигәнне аңлата бит инде, җәмәгать. Димәк, Искәндәр Сираҗиның Илдус хакында дөресен язуы мөхтәсибләрнең күңелләрен бимазалый.
Минем дә күңелем бимазалана, җәмәгать. Юк, Искәндәр әфәнденең Илдусның кылган гамәлләре хакында дөресен язуыннан түгел, ә акны карадан аера белмәгән, шәригатебездән хәбәрдар булмаган, Ислам диненең нинди дин икәнен аңламыйча, милләттәшләребезне тирән адаштыручы, динне дөнья кәсебе итеп кенә күрүче кешенең мөфти булуы күңелне бимазалый, дөресрәге йөрәккә кан саркый, елыйсылар килә.
Күп кеше: «Госман мөфти булганда барысы да яхшы иде», дип әйтергә ярата, хәтта язып та чыктылар. Бу фикер белән мин тулысынча килешеп бетә алмыйм. Әлбәттә, ул мөфти булганда, Татарстанда тынычлык хөкем сөрде. Ул Мәскәү түрәләреннән Татарстан мөселманнары өчен репрессияләр сорамады. Госман хәзрәтнең иң яхшы ягы, махсус төстә мөселманнарга каршы эшләмәүдән гыйбарәт.
Кешенең ашказаны яхшы эшләве, авызындагы тешләре исән булып, ризыкны яхшы чәйнәп ашауга бәйле. Кешенең ашказаны яхшы эшләсә, калган әгъзалары да сәламәт була. Ислам динендә имамнар, кешенең тешләре кебек, алар шәригать кануннарын яхшылап «чәйнәп» халыкка дөрес итеп ирештерергә тиеш. Халык шәригатьне дөрес аңласа, җәмгыять исән әгъза кебек төзек була. Менә Госман хәзрәт имам буларак «черек теш тамыры» кебек булды. Үзе «чәйнәргә» яратмаса да, Татарстанда исән «тешләр» – гыйлемле имамнар күпмедер дәрәҗәдә халыкка шәригать хөкемнәрен дөрес итеп ирештерергә тырышты, мәдрәсәләр эшләп килде. Госман хәзрәт имамнарның эшләренә тыгылмады. Әгәр имамнарның әхлаксызларын, Исламнан ерак хәзрәтләрне вакытында эшләреннән азат иткән булса, Илдус та «Болгар» мәчетен төзетүче имамны куып чыгарып, шунда имам булып кереп урнашмаган һәм бүгенге вәзгыять тә тумаган булыр иде. Әлбәттә, черек теш тамырын алдырып, яхшы теш куярга кирәк иде. Менә көннәрдән бер көнне «черек теш тамыры» – Госман хәзрәтне суырып ыргыттылар да, «яңа теш» – Илдусны куйдылар. Әмма «яңа теш» «зәңгелә авырулы» (цинга) булып чыкты һәм бөтен «исән тешләр» дә коелып беттеләр, «теш казнасы» чери башлады, ягъни шәригатьне дөрес итеп халыкка җиткерүче имамнарны куып, мәдрәсәләрне болгатып бетергәч, Татарстандагы ислами җәмгыять таркалып бара, гади мөселманнар нәрсә эшләргә белми аптырашта калдылар. Имамнарның халык алдында яхшы вәгазьләре белән танылу алганнарына ваһһабчылар, хисбуттәхрирчеләр, националь-сепаратистлар, сәләфитләр һәм оешкан җинаятьчел төркемнәр ярлыгы тагып бетерде. Мәдрәсәләргә укырга шәкертләр килмиләр.
Әгәр «баш теш табибы» – Президентыбыз Рөстәм Нургали улы хатасын аңлап, «зәңгелә авырулы тешне» – Илдусны тизрәк кире суырып алып ташламый икән, Татарстанда чыннан да террорчылык мәйданнары барлыкка килүе бар, Раббым, Үзең сакла!
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.
«Зәңгелә авыруы» ,

Комментарии