- 05.02.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №5 (1 февраль)
- Рубрика: Иманга юл
Кадерле укучыларым, берүк язганнарымнан көлмәгез. Мин үземнең уйлаганнарымны язам, үз сүземне әйтергә яратам.
Чишмәгә тәре куеп кына, бернәрсә дә булмый. Ул җир астыннан бәреп чыккан. Без – мөселманнар – тыйнак, акыллы, дөрес фикерләүче халык. Әллә кайчангыны искә төшереп, фетнә чыгармыйк, дөрес фикер йөртик, зинһар өчен. Безнең Татарстанда күп милләт яши, аларның үз гореф-гадәтләре, ә безнең дога – турыдан-туры газиз бер Алладан сорау. Изге чишмә ул, шулай булмаса, урманнан бәреп тә чыкмас иде. Изге урыннан гына чишмә бәреп чыга. Безнең авылны чишмәләр әйләндереп алган иде. Мин бәхетле, без үскәндә чишмә суы эчеп үстек. Үзебездә шундый чишмәләр булганга сөеник кенә. Дөньялар тыныч булсын. Чишмәләрне карап, чистарткан кешеләргә рәхмәт. Ул урыс кешесеме, чукынганмы – эш анда түгел, ул чистарткан. Ә инде җир өстендәге тәре җир астындагы суга бернинди зыян салмый, газиз кардәшләрем. Үзебезчә генә, гади генә яшик әле. Болай да инде юклыкта яшәгән, ач анадан туган, ач үскән балалар без. Бишмәт киеп үстек, әле дә ятим иптәшләрем күз алдымнан китми, сугыш кына була күрмәсен. Әни, мескенкәем: «Туйганчы ипи ашасам, бер ни дә кирәкми», – дип әйтә торган иде. Куркып яшәделәр, ач булдылар, юк, дип әйтмәделәр. Без – бик горур халык, киң күңелле халык. Үзебезгә явызлык кылган милләтне кичерә дә белергә кирәк.
Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА,
Лаеш районы, 25нче Совхоз бистәсе
Комментарии