Хәмерсез юбилейлар

Безнең Балтач якларында хәмерсез туйлар үткәрү инде гадәткә кереп бара. Чөнки дин әһелләре тарафыннан бу өлкәдә зур аңлату эшләре алып барыла. Минем үземә соңгы 1-2 елда шундый өч юбилейда һәм никах мәҗлесендә катнашырга туры килде. Быел үземнең дә 65 еллык юбилеем Коръән аятьләре уку, вәгазь тыңлау, өстәмә дини белемнәр алу рәвешендә алып барылды. Шулай ук бер туганыбызның (хатын-кыз) 60 яшьлек юбилее һәм танышымның 65 яшьлек юбилейлары да хәмерсез, ихлас күңелдән сөйләшүгә, үткәннәрне искә төшерүгә, дини мәгълүмат алуга, вәгазь тыңлауга корылган иде. Бу юбилей мәҗлесләрен Норма авылы имамы, Норма авыл җирлегенең өлкәннәр шурасы рәисе Рәфхәт абый Нигъмәтуллин алып барды. Мәҗлестә катнашкан һәр кеше зур канәгатьләнү хисе белән таралыштык. Шундый күркәм, үрнәк булырлык мәҗлесләр үткәргән өчен, хуҗаларга зур рәхмәтебезне җиткердек. Гадәттә бу мәҗлесләр йортка дога кылудан башлана. Аннан соң Рәфхәт абый гаять эчтәлекле, йөрәкләргә барып җитәрлек итеп, 10-15 минутлык вәгазь сөйли. Аннан инде Коръән аятьләре, сүрәләр укый. Ахырдан хуҗаларның вафат булган туганнарына, башкалар рухына дога кылына. Бу чаралар кешене ялыктыра торган итеп, сәгатьләр буена сузылмый, кыска, аңлаешлы, һәркемнең күңеленә барып җитәрлек итеп оештырыла. Алар, имамның динне яхшы аңлатуы сәбәпледер, шундый кызык уза. Шундый матур хәмерсез мәҗлесләр алып баруы өчен, Рәфхәт абыйга чиксез рәхмәтлебез. Гадәттә мондый мәҗлесләрдә өлкән яшьтәге 25-30 кеше һәм юбилярның балалары катнаша. Аннан соң аш-су мәҗлесе дәвам итә, өстәлдә артык бернәрсә дә юк, шул кадәр гади, экономияле итеп әзерләнә ул, мәҗлестән соң артык ризыкны кая куярбыз дигән сорау хуҗаларны борчымый. Тәртип белән һәркем үз теләген әйтә дә, бүләген тапшыра. Мондый мәҗлесләр шул кадәр дустанә, ихлас уза. Күп кешене уйланырга мәҗбүр итә, кеше үзенең үткәнен күздән кичерә, яшьлегенә кайтып килә. Үз тормышыңның уңай якларын, тискәре якларын – һәрберсен башыңнан үткәрәсең, нәтиҗә ясыйсың, алга планнар корып куясың. Чыннан да уйланырлык шул, 60-65 ел гомер узып та киткән, балалар үсеп, башлы-күзле булган, бүгенге көндә оныклар сөябез.

Хәзер тормышыбыз Аллага шөкер итәрлек. Өстәлләребездә барлык нигъмәтләр бар, өстебез бөтен, тамагыбыз тук. Бу тормышның ачы якларын безнең буынга азрак кичерергә туры килде. Өйләребезгә газ, су кергән, күбебезнең мунчаларына да өйдән генә керә торган, бәдрәф өйдә, юынтык сулыр агып кына чыгып китә. Шушы уңайлыкларга шөкер-ана кылып яшик, алдагы тормышыбыз тагын да матур, әйбәт булсын, картлыгыбыз кайгы-хәсрәтсез, тынычлыкта үтсә иде дип теләп калабыз.

Госман ХӘСӘНШИН,

Балтач районы, Норма авылы

Комментарии