Мәҗлесләр турында берничә сүз

Мәҗлесләр үткәргәндә мул өстәлләр әзерләүне тәнкыйтьләгәннәрен күп ишеткән бар. Андый язмалар «Безнең гәҗит»тә дә булгалады. Мин моңа шуны әйтер идем: үзебез хәзер нәрсә ашыйбыз соң? Гадәти хәлле гаиләнең дә өстәлендә ит тә була, җимеш тә, салатлар да… Шулай булгач, кунакка ашны үзгәртми булмый бит инде. Элеккеге кысан елларда да мәҗлескә аш, бәлеш, итле бәрәңге (хәзер гадәттә, бәрәңге булмый) була иде. Хәзер дә шулай ук. Элек болар янында катык, борыч була иде. Менә хәзер алары үзгәрде инде. Бар икән, әзерлиләр. Тик никадәр бай булсаң да исраф итмәскә кирәк. Исраф итми дә була. Өстәлдән калган, үзең ашап бетермәстәйләрне якыннарыңа бирергә мөмкин. Тешләнгәннәрен кешегә бирү яхшы булмас, алары мал-туарга булыр. Үзеңнең малың булмаса, анысын да: «Монысы малларга», – дип, аерып бирергә була.

Калган ризыкларны кунаклар өстәлдән үзләре җыеп алып китә дигәнне ишеткән бар. Билгеле, бусы килешә торган гамәл түгел инде. Кемгә нәрсә бирергә икәнен хуҗалар үзләре белә.

Була ятим хатыннар, кысан яшәүчеләр – алар да мәетнең өчесен, кырыгын, елын үткәрми калмыйлар. Аларга, кирәкми, дип әйтәсең, барыбер тыңламыйлар. Бу очракта аларга күчтәнәчләр алып барсаң дөрес була. Җыелган хәерне дә аларга калдыру күркәм эш.

Хәер өләшү турында да әйтәсе сүзем бар. Йорт хуҗасы булган бер кешенең хәер өләшү гадәте бар инде ул. Йорт хуҗасы өләшергә тиеш, дигәнне укыганым булмаса да. Ә менә бер-берең белән акча алыштырып уйнап йөрү – анысы ярый торган нәрсә түгел. Хәер бирәсең килсә, мохтаҗ кешеләр була, мәчеткә бирергә мөмкин. Гадәттә авыл җирендә мәчетләр мохтаҗ. Гомумән, ул хәерне өләшү мәҗбүри түгел бит.

Инде мәҗлескә чакыру турында да әйтеп китим. Мәҗлескә чакырылгач: «Ярар, килермен». – дип, килми калу очраклары еш була. Аманәт итеп ышандырып калгансың икән, килми калу гөнаһ санала. Әгәр килүең ышанычлы түгел икән: «Килмәсәм, көтмәгез», – дип әйтергә була. Әгәр инде ышандырып калгансың икән, гозер чыкса, кеше артыннанмы, телефоннанмы хәбәр итәргә кирәк.

Мөхтәрәм милләттәшләр, беребез белән беребез аңлашып яшәсәк иде.

Салих ЗИННӘТОВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Комментарии