Кайбер яшь мөселманнарга мөрәҗәгать

Кайбер яшь мөселманнарга мөрәҗәгать

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмиин. Үәссаләәтү үәссәәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгиин. Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ.

Кайбер яшьләрнең наданлыклары, җаһиллекләре һәм тәкәбберлекләре аркасында килеп чыга торган фетнәләр турында әйтәсем килә. Яшьләрнең ялгышулары шунда: алар бер хәдис укыйлар да тотыналар фәтва биреп йөрергә, теге намазны дөрес укымыйсыз, бу гамәл бидгать дип. Үзләрен бик тә гыйлемле итеп күрсәтергә телиләр, әлбәттә. Нәтиҗәдә фетнә кузгала. Алар үзләре дә нинди фетнә чыгаруларын аңлап бетермиләр. Шулар аркасында мөселманнар арасында таркаулык барлыкка килә, хәтта дошманлаша башлыйлар. Бу гамәл, әлбәттә, мин язган белән генә бетмәячәк, ләкин минем бурыч – дөреслекне аңлату.

Кайбер яшь мөселманнар ялгыш фәтва тараталар:

1) җомга намазының фарыз намазы алдыннан 4 рәкәгать нәфел намазы уку бидгать дип;

2) азан әйткәч кул күтәреп дога кылу бидгать дип;

3) өйлә намазы алдындагы 4 рәкәгать сөннәт намазын 2 тәшшәхуд белән укуны дөрес түгел дип;

4) 3 рәкәгать витр намазын 2 тәшшәхүд белән укуны дөрес түгел дип;

5) башка кәлпәк киеп укуны бидгать дип;

6) мәчеттә кыйблага карап дога кылуны да кулай күрмиләр хәтта, кыйблага йә яннары белән утыралар, яисә бөтенләй дә артлары белән борылалар. Кешеләргә дә, кыйблага да бернинди дә хөрмәт юк. Бу, әлбәттә, тәрбиясезлектән инде, һәм башка бик күп ялгышлары бар, барысын да язып тормыйм. Минем ният – яшьләргә бераз нәсыйхәт бирү, ялгышларын аңлату һәм үзара татулык урнаштыру. Аларны яманлау һәм түбәнсетү ниятем юк. Аллаһ С.Т. үзе белүче.

Әйдәгез бергәләп бу ялгышларны тикшереп китик. Хәдис: Гали ибн Талиб сөйләгән: «Пәйгамбәр (с.г.в.) укыды 4 рәкәгать өйлә намазына кадәрге намазны, икенче рәкәгатьтән соң фәрештәләргә, пәйгамбәрләргә һәм аларга иярүчеләргә сәлам әйтеп (Ахмад 650, Тирмизи 598, Насаи 874). Бу хәдиснең дөреслеген барча галимнәр дә әйтә. Бу хәдистә: «Икенче рәкәгатьтән соң фәрештәләргә, пәйгамбәрләргә һәм аларга иярүчеләргә сәлам әйтеп», – дигән сүз ике якка сәлам биреп намаздан чыгу турында бармый, ә һәрвакыт укыла торган тәшшәхүд турында бара, чөнки нәкъ шул вакытта укыла да инде ул. Моның шулай икәнен имам Багави, Тыби, Синди, шәех Гали әл-Каари һ.б.лар аңлата.

Хәдис. Имам әл-Бохари риваятендә Пәйгамбәр (с.г.в.): «Азан белән камәт арасында намаз бар», – дип әйткән. Икенче риваятендә теләүчеләр өчен диелә. Хәдис. Гали р.г.дан риваять ителә. «Пәйгамбәр (с.г.в.) җомга намазына кадәр һәм җомга намазыннан соң 4 рәкәгать сөннәт укый иде», – дип (әт-Табарани, әл-Мугҗамулаусат). Сәхабәләрнең күбесе җомга намазына кадәр намаз укыганнар.

Хәдис. Гайшә р.г. әйткән: «Пәйгамбәр (с.г.в.) витр намазын 3 рәкәгать итеп укый иде, ахыргы соңгы сәламне бирми иде, фәкать намазның ахырыннан кала», – дип (әл-Хәким, ән-Насаи, Әхмәд, әл-Байхаки, ибн-Масгуд, ибн-Аббас).

Бу хәдисләрдән шул аңлашыла, 4 рәкәгатьле сөннәт намазларын ике рәкәгатьтән соң ярты әттәхият әйтеп, ахыргы рәкәгатьтә генә ике якка сәлам биреп уку да дөрес икәне. Җомга намазы алдыннан сөннәт намазлары уку да дөрес икәне. Витр намазын 3 рәкәгать итеп укыганда икенче рәкәгатьтән соң ярты әттәхият укып, 3нче рәкәгатьтән соң тулы әттәхият укып, ике якка да сәлам биреп намаз уку да дөрес икәне. Монда берәр генә хәдисләр китердем, аларны дәвам итеп тә була иде, әмма акылы булган кешеләргә болары да җитеп тора. Ә инде җаһилләргә тагын 10 хәдис китерсәң дә файдасы юк, барыбер үзләрен генә дөрескә чыгарачаклар, чөнки аларның зиһеннәре нәфрәттән томаланган, фикерли белмиләр һәм наданлык, тәкәбберлек көчле.

Хикмәт шунда, кайбер яшьләр Әбү-Хәнифә мәзхәбе буенча намаз укуны ялганга чыгаралар, дөрес түгел дип ялган фәтва тараталар һәм үзләренең намаз уку тәртипләрен башкаларга көчләп такмакчы булалар. Нигә алар үзләре ничек дөрес дип саный, үзләре генә шулай укымыйлар? Нигә башкаларга да көчләп такмакчы булалар? Фетнә чыгаралар. Бабайлар арасында да шул гамәл, көчләп тагу хөкемсөрә. Берсен мактап, икенчесен яманлап булмый. Яшьләр дә, бабайлар да бертигез хаксыз гамәл кыла. Башкаларга үзеңнең гамәлеңне көчләп тагарга кемнең нинди хакы бар? Ислам динендә көчләү юк. Һәрбер кеше Аллаһ С. Т. каршында үзе өчен генә җавап бирә ич. Барчасы да аңласыннар иде, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) намазны төрлечә укыган, баштагы вакытта бертөрле, ахырга таба икенче төрле итеп укыган. Алар барысы да дөрес. Кайсыгыз үзе ничек дөрес дип саный яки аңа ничек ошый – шулай укысын, фәкать башкаларны гына ялгыш укыйлар дип фетнә чыгармагыз һәм башкаларга көчләп такмагыз. Шунда гына мөселманнар арасында татулык һәм тынычлык урнашачак. Безнең бурыч үз-ара талашып яту түгел, исерекләр кебек, кем дөрес тә кем дөрес түгел дип кешеләрне көлдермик. Безнең бурыч – барча халыкка да Бер Аллаһлыкны җиткерү. Үзара талашып, шайтанга ярдәм итеп ятмагыз. Бүген күбегез шайтанны шатландырып, шайтанга хезмәт итә. Хакыйкый мөселман үзенең белмәгәне белән беркайчан да фәтва бирми һәм ялганламый. Сез бит теге намаз дөрес түгел дип ялганлап ширек кыласыз, хәләлне хәрамгә чыгарасыз, исламнан да чыгып китүегез бар. Аллаһ С. Т. сакласын. Барчабызга да файдалы гыйлем алырга, дөрес юлдан барырга һәм хак мөселман булып яшәргә язсын Бер Аллаһ С.Т.

Наил СӨЛӘЙМАНОВ.

Нурлат шәһәре.

Комментарии