- 05.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №39 (1 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Миңсылу ире Сабир белән авылда яши. Ике уллары бар, ә кыз баласы юк. Табиб та Миңсылуга кабат бала табарга өмет юклыгын белгертә. Ә Миңсылуның бик тә кыз бала алып кайтасы килә. Ире белән киңәшләшеп, тәрбиягә кыз бала алырга уйлыйлар. Бервакыт аларга Әлмәт шәһәрендә кыз бала барлыгы турында хат килә.
Хатны алгач, тиз арада юлга чыгарга уйлап, дусты Гөлзифа янына йөгерә. Гөлзифа иртәгә кузгалырбыз дисә дә, Миңсылу иртәгә эшнең күплеген тезеп китә, үзе дә сизми, никтер ашыга, кабалана. Әйтерсең аңа бирәчәк кызны башка кеше алып китә.
Сабир да, өйдән чыгып киткәнче, утырып дога укый: «Аллаһы Тәгаләнең үзенә тапшырдык, хәерле, куанычлы сәфәрләр булсын», – ди.
Әлмәт шәһәренә килеп җитәргә 9 километр калгач, туктап алырга уйлыйлар. Менә берзаман үзләренә таба арты белән чигенә-чигенә бер җиңел машина килүен күрәләр… Болар аңнарына килеп тә өлгермиләр, машина килеп тә бәрелә. Сабир юл кырына оча, аягы бәрелә. «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырта. Сабир Миңсылуга ясалма сулыш алдыра башлый, ә Гөлзифага башка кеше ясалма сулыш алдыра. Сабирның эченә җылы йөгерә: «Аллага шөкер, Гөлзифага да ярдәм итүче бар, мин Миңсылуга ярдәм итәрмен», – дип, үз-үзенә сөйләнә. Икенче тапкыр караганда, Гөлзифа инде торып баскан була (теге кеше күренми), әйтерсең берни булмаган, хәтта күзлеге дә ватылмаган.
«Ашыгыч ярдәм» машинасы Миңсылуны больницага алып китә. Гөлзифа хәлем яхшырды дип бармый, ә үзе тораташ булып катып тора. Шуннан соң Сабир аны машина белән больницага илтә. Аның күңеле буталана, аңын җуя. Шуннан аңа да ярдәм күрсәтәләр. Бераз хәл алгач, Гөлзифа Миңсылуны эзләп китә. Аңа операция булган, хәле авыр. Башы нык чәрдәкләнгән.
Гөлзифаның үзенең әтисе дә шушы шифаханәдә вафат була.
– Әтием, җаның чыккан җирдә килеп дога укысын өчен син чакырып китердеңме әллә соң? – дип, күз яшьләре белән елый. Әтисенең җаны чыккан бүлмәгә кереп дога укый.
Аларга килеп бәрелгән машина йөртүчесе дә исе китеп сөйли:
– Шушы урында машинам әллә нишләде. Рулем ни уңга, ни сулга борылмый катып калды. Артка чигенә башладым. Үзем артта машина юкмы дип карыйм. Күренмәде. Килеп җиткәч, әллә кайдан гына пәйда булды, – ди.
«Ии мөэминнәр, Аллаһуны күп зекер итегез. Көннең әвәлендә һәм ахырында. Аны мактап тәсбих әйтегез. Аллаһы Тәгалә, аның фәрештәләре сезгә рәхмәт әйтәләр. Имансызлык караңгылыгыннан чыгып иман яктылыгына кертмәк өчен, ягъни Аллаһы Тәгалә Коръән белән иман яктылыгын һәм һидият юлын күрсәтер, фәрештәләр исә Коръән белән гамәл кылучы мөэмин өчен Аллаһудан ярдәм сорап дога кылырлар. Аллаһы Тәгалә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәргә рәхмәтле булды». («Әхзаб» сүрәсе, 41, 42, 43нче аятьләр, Ногманый тәфсире)
Үзләренең үтенечләре буенча авыл исеме әйтелмәде, исемнәре дә үзгәртелде.
Нәгыймә САДЫЙКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.
Комментарии