Кемгә ышанырга да белмәссең

Кемгә ышанырга да белмәссең

Сезгә бу хатны Малмыж шәһәрендә яшәүче 90 яшьлек сугыш ветераны яза. Мин «Безнең гәҗит»не даими укып киләм. Газетаның 12нче октябрь санында («Б.Г.» №41, 12.10.2016) чыккан «Пестричинка казылыгы хәләлме?» дигән мәкалә мине дә хат язарга мәҗбүр итте. Менә шул казылыкның хәләлме-юкмы икәнен ачыкларга тырышучыларга рәхмәт белдерәсем килә. Шушы казылыкны чыгарып ятучы ширкәтнең сыйфат өчен җаваплы ханым һәм Диния нәзарәтенең Хәләл комитетында эшләүче дин әһеле Е-325 дип тамгаланучы матдәне хәләлгә чыгару өчен, бөтен көчләрен куеп тырыштылар. Менә ышан син хәзер дин әһелләренә! Мин сезгә хәрам матдәләр исемлеген җибәрәм. Анда теге Е-325 тамгалысы да бар. Әле җитмәсә, аны Русиядә һәм Украинада кулланалар, дип дәлилләргә маташалар. Хәрам нәрсәне хәләл дип дәлилләргә тырышучыларның Диния нәзарәтенең Хәләл комитетында эшләргә хаклары бар микән соң? Шушы теманы күтәреп чыккан Айгөл сеңлем белән Рәсим Мортазинга рәхмәт. Шушы урында Гыймран сүрәсеннән (139) бер аять китерәсем килә: «Ий мөэминнәр, бозыклык белән көрәшүдә зәгыйфьләнмәгез!»

Бер-ике хәдис тә китерми булмас. 152нче хәдис: «Иң яман кешеләр – явыз галимнәр. Чөнки алар белә торып гөнаһ кылалар». 171нче хәдис: «Өммәтем өчен дәҗҗалдан да бигрәк, адаштыручы имамнар куркынычрак, чөнки дәҗҗалны һәркем белә һәм аннан сакланырга мөмкин, әмма имамнарны танып бетерү мөмкин түгелдер».

«Безнең гәҗит»нең 6нчы санында (№6, 10.02.2016) «Менә сиңа мулла!» дигән мәкалә чыккан иде. Хәләл комитеты менә шундый караклыкка игътибар итәргә тиеш иде. Әмма дин әһелләреннән моңа һичкем әһәмият бирмәде. Ә менә шушы мәкалә чыккач, хәләл комитет вәкиле нәрсә ди: имеш, бөтен җитештерелә торган продукцияне тикшерәбез, янәсе. Кайчан бу алдау бетәр икән? Безнең Нократ Аланы районында бер эшмәкәр сыра чыгара башлады. Язуында мәчет төшерелгән һәм кеше сурәте ясалган. «Три татарина» дип атала. Нократ Аланы имамы глава янына барып, алыштыртты ул этикетканы. Киров өлкәсе ул Татарстан түгел. Ә Татарстанның бер авылы кибетендә, хәтта Балтачның аракы кибетендә ишек өстенә «Арыш мае» дип язып куйганнар. Хәрамне хәләлгә әйләндерү түгелме бу?

Бервакыт безнең имам Балтачта имамнар җыелышында Нократ Аланындагы шушы вакыйганы сөйләгән. Татарстанның мактаулы имамнары: «Без хәләл ашыйбыз, хәрам чыгарабыз», – дип, кеше көлдергән. Әнә шунда, безгә дә ул аракы кибете өстендәге язуны алыштырырга кирәк әле, дип әйтмәгән бит. Менә шушыларга имамнар да игътибар итмәгәч, кемнәргә кирәк соң ул? Хәзер имамнар, хәләл ризыктан кибет киштәләре сыгылып тора, дип әйтергә ярата. Әйе, менә шушы «Пестричинка» ише ширкәтләр чыгарган продукциядән сыгылып торадыр инде алар. Озакламый ипигә дә «хәләл» тамгасы суга башларлар. Миндәге исемлектә булган хәрам кушылмалар күп кенә ризыкларның составында бар. Шушы кушылмаларны Хәләл комитетында эшләүчеләр хәләл дип яклап ятсыннар инде, ә?! Шулай булгач, кемгә ышанырга соң? Бер мисал китерәсем килә: бер ак сакаллы бабай шәһәрдә ашханәгә кереп, ризык ала. Ул вакытта әле «самообслуживание» вакыты була, бу бабай ике егет утырган өстәлгә ризыкларын куя да, подносын илтеп килә. Егетләрнең берсе аның ашында чучка итен күреп ала. Бабай кире килеп, бисмилласын әйтеп ашый башлауга: «Мулла абзый, ашыңда нинди ит йөзеп йөргәнен беләсеңме?» – дип сорый. «Егетләр, бик беләм мин аны. Нәселе бетсен өчен ашыйм», – ди бабай.

Минем бу исемлекне каян алынган икән дип аптырыйсы юк, каян алынганлыгы язылган. Минем Украина мөфтияте белән элемтәм бар, алардан дини журналлар да алам. Дини сорауларым булса, аларга чыгам. Мин үзем бик макталган муллаларга ышанып бетә алмыйм, тәнкыйтьләнгәннәренә, пычрак атканнарына инанам, дисәм, дөресрәк булыр. Мәсәлән, Тәлгать хәзрәткә. Аңа нинди генә пычрак атмадылар, әле дә туктамыйлар. Соңгы вакытта Русиядә динне күтәрүче дә шул Тәлгать Таҗетдин түгелме икән әле?

Бу бабай дин әһелләрен бик тәнкыйтьли, үзе дин тота микән, дип уйламагыз. Шөкер, 13 яшемнән намазга бастым. Җәлил хәзрәт белән дә элемтәдә торам. Минем сезгә үтенечем шул: ул «Пестричинка» казылыгы турында яңадан язып, халыкка аңлатсагыз иде.

Камил Сөләйман улы,

Малмыж шәһәре

Комментарии