Бу дөньяда ни өчен яшим?

Бу дөньяда ни өчен яшим?

Һәр кешенең үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да: «Мин каян килдем, кая барам, ни өчен бу дөньяда яшим? Яшәвемнең максаты нидә? Үлгәннән соң нәрсәләр булыр?» – дигән сорауларны үз-үзенә биргәне бардыр, мөгаен. Бу хакта уйланмаган, фикер йөртмәгән кеше булса да, бик сирәктер. 
Адәм баласы мәшәкатьле дөньяви тормышның хәл ителмәс мәсьәләләрен чишәргә тырышып, куйган максатларына ирешергә омтылып яши. Күпләр үзләрен балаларга багышлый, аларны олы тормышка чыгару – төп максатыбыз, дип яши. Кайберәүләр үз бәхетен акча туплауда күрә. 
Хайваннарның да максаты бар: ризык табу һәм нәсел калдыру. Кеше дә шул максатларга омтыла. Шулай булгач, без, кешеләр, алардан бер ягыбыз белән дә аерылмыйбыз. Җирдә яшәвебезнең максаты бары шул гынамы? Юк, хайваннардан аермалы буларак, Раббыбыз тарафыннан безгә акыл нигъмәте бирелгән. Димәк, һәрвакыт акылыбызны эшкә җигәргә, бу җирдә яшәвебезнең төп максаты нидә булуы турында уйлый белергә тиешбез. 
Тормыш юлында адәм баласын борчый торган җавапсыз сораулар бихисап. Без, мөселманнар, сорауларыбызга җавап табып бетерә алмаганда, бар галәмнәрнең һәм бу дөньяның да Хуҗасы булган Раббыбызның Китабына мөрәҗәгать итәргә бурычлыбыз, чөнки акыл белән генә бар нәрсәне колачлап та, аңлап һәм бәяләп тә бетерә алмыйбыз, фикер-уйларыбызның да чиге бар. Әйтик, күзләребезгә күрү сәләте бирелсә дә, ул чикле, үзебездә 4-5 чакрым ераклыкта ниләр булганын күрә алмыйбыз, колагыбыз белән дә шулай ук, 10 чакрым ераклыкта ни-нәрсә сөйләшкәннәрен ишетә алмыйбыз. Мускулларыбызның да мөмкинлекләре чикле, беребез дә 1 тонналы йөкне күтәрә алмыйбыз. Безгә бирелгән башка сәләтләр чикле булган кебек, акылыбыз да чикле. Димәк, бу җиһандагы бар нәрсәне дә аңлап бетермәскә мөмкинбез. Әйтик, җан хакында, вафатыбыздан соң терелү, кабер тормышы, кабердән кубарылуыбыз турында акыл нигъмәтенә генә таянып кайсыбыз аңлатып бирә ала? Әлеге мәсьәләләрдә без галәмнәрне, кешеләрне бу дөньяга бар кылган Раббыбызның Китабына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Яшәвебезнең максатын тәгаен аңлау өчен дә җавапны аннан эзләргә кирәк.
Бу илаһи Китапны ачсак, өстә әйтелгән фикерләребезгә дәлилләр табарбыз. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Без җирне һәм күкләрне һәм аларның арасында булган нәрсәләрне уйнап-шаярып, бушка гына бар кылмадык. Без аларны хаклык белән яралттык, ләкин аларның күбесе (бу хакыйкатьне) белмиләр». Фикер йөртүчеләр бу аятьтән бик күп файда таба алыр. Күк, җир, барлык нәрсәләр дә күңел ачу, уйнау, ашау-эчү, нәсел калдыру өчен генә бар кылынмаган. Күп очракта без шулай фаразларга яратабыз: «Ничек телибез, шулай яшибез, үләсең дә бетәсең, бүтән берни дә булмый». Әмма Аллаһ Тәгалә искәртә: «Ә сез Без сезне күңел ачар өчен яралттык һәм сез Безгә кайтарылмаячаксыз дип санадыгызмы әллә?!».
Аллаһ Тәгалә әйтә: «Ләкин аларның күбесе (бу хакыйкатьне) белмиләр», чынлап та, кешеләрнең күбесе ни өчен яшәгәнен аңламый. Бу аять шуны дәлилли. Гадәттә, без күпчелек фикеренә иярергә яратабыз. Холкыбыз шундый: күпчелек нишләсә, без дә шуны ук эшлибез һәм шуны дөрес дип табабыз. Ә күпчелектән аерылып торсак, димәк, без дөрес яшәмибездер кебек тоела. Хәтта безгә сәерсенеп тә карый башлыйлар. Әмма Коръәнгә күз салсак, анда, киресенчә, күпчелеккә карап гаҗәпләнмәскә куша Раббыбыз. «ләкин аларның күбесе (бу хакыйкатьне) белмиләр».
Кешеләр нәрсәне белми соң? «Без аларны хаклык белән яралттык», – ди Раббыбыз. Ә нинди хаклык белән, нинди максат белән безне бу дөньяга китергән Ул? Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: «Мин кешеләрне һәм җеннәрне бары тик Миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен барлыкка китердем». Димәк, безнең бу дөньяда яшәвебезнең максаты – безне барлыкка китергән, безгә күрү, ишетү һәм сөйләшү сәләте биргән, яңгырын яудырып, чишмәдән агызып эчәргә су бирүче, суларга һавасын, ашарга ризыгын, урман-кырларда төрледән-төрле җиләк-җимеш һәм күп нигъмәтләр бүләк иткән Аллаһ Тәгаләгә шөкер итеп гыйбадәт кылу икән, ләбаса! 
Әгәр кемдер безгә күп төрле бүләкләр бирсә, яратса, безгә карата чиксез игътибарлы булса, без аңа рәхмәтле. Аның һәрбер теләген, һәр кушканын бик теләп башкарырга тырышабыз. Шулай булгач, безгә тормыш һәм барлык нәрсәне биргән Раббыбызга карата рәхмәтле булырга, Аңа шөкер итәргә тиеш булабыз түгелме?! Ләкин күбебез моны аңлап бетерми. Аллаһ Тәгалә Коръәндә дә әйтә: «Дөреслектә, Аллаһ – кешеләргә фазыйләт (рәхмәт) иясе, әмма кешеләрнең күпчелеге (тиешенчә Аңа) шөкер итми». Чынлап та, берәр кеше безгә гел игелекле гамәлләр кылып, безне кайгыртып, саклап, сораганыбызны биреп торса, без аның сүзен тыңларга ашкынабыз. Кешенең холкы шундый: яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә тырыша. Шулай эшләмәсә, ул үзен рәхмәтсез, игелекнең кадерен белмәгән кеше итеп тоячак. Андый хис-тойгылар белән яшәве авыр булачагын аңлый. Шуңа да аның кушканнарын үтәргә, ул әйткән сүздән чыкмаска тырыша, аның рәхмәтле кеше буласы килә. Әмма Раббыбызга карата мөнәсәбәтебез икенче төрле шул, Аңа рәхмәтле булырга бик әзләребез генә омтыла.
 

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии