- 06.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №39 (3 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Аллаһы Тәгалә үзенең барлыгын, берлеген белгертеп, иелмәс башларыбызны ияргә мәҗбүр итеп, адәм балаларына могҗизаларын күрсәтеп тора.
Хәния әнисен төштә күреп уяна. Икенче көнне хәерен әзерләп, әти-әнисенең рухлары шат булуын теләп, кызын безгә җибәрә. Кызы хәер китергәч, дога өмет итеп йөрүче җаннарны тынычландыр, сөендер, диеп дога кылдым. Тик әтисенең кем улы, әнисенең кем кызы икәнен искә төшерә алмыйча аерып калдырдым. Соңрак укырмын дидем. Кызганычка, кич бераз авырып киттем. Хәниянең әнисенә аерым дога кыла алмыйча йокларга әзерләндем, имеш, иртәгә көн бар, иртән укырмын дим. Төнге сәгать унберләр тирәсе. Утны сүндерергә җыенып йөрим. Шул вакыт өйгә бер күбәләк очып килеп керде. Өй эчендә бөтерелеп, әйләнеп оча да оча бу. Күбәләк – үлгән кешеләрнең җаны, дигәнне ишеткәнем бар иде.
Мине ниндидер авырлык басты, урыныма барып яттым. Төнлә ирем Назыйм торган. Күбәләкне ул да күргән. Белгән кыскарак догаларын укып, барча хәер-дога сорап йөрүче рухлар шат булсын дип, дога кылган. Төнге сәгать өчтә, төнге намазга мин дә тордым. Теге күбәләк һаман тәрәзә төбендә утыра. Мин намаз укыдым, намаз ахырында кыска догалар укыла.
Намаздан соң укылган догаларыма: әти-әниемә, кайнанам-кайнатама, үзебезнең нигездә элек кемнәр яшәгән шуларның рухына, аннан Хәниянең әти-әнисенә аерым дога кылдым. Кече якка чыктым, күбәләк юк иде инде.
Әйтерсең лә бу күбәләк, «Безгә күп кирәкми, әти-әниеңә аерым дога кыл. Кем кызы синең әниең, кем улы синең әтиең – шуларны онытма! «Ясин», «Тәбәрак» кына димә, кыска догалар да безгә барып ирешә. Сез кылган догалар безнең ризыгыбыз бит», – дип әйтәдер төсле тоелды миңа.
Тышта салкын, көзге яңгыр. Күбәләк оча торган вакыт түгел инде. Өйгә кем керткән ул күбәләкне, кем чыгарып җибәргән?! Үзем генә күрсәм ышанмас та идем, иптәшем дә күргән бит. Бу төнге күбәләкне, Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы димичә, нәрсә дисең?!
Нәгыймә САДЫЙКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.Күбәләк ,

Комментарии