«Артыклык кылып һәлак булдылар…»

«Артыклык кылып һәлак булдылар…»

Хак динебез Исламны бозылудан, юкка чыгудан саклый ала торган ике әйбер бар: Аллаһ Тәгаләнең Коръәне һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең Сөннәте. Аллаһның Илчесе (с.г.в.) безгә шул ике әйбергә ныклап ябышырга һәм кулдан ычкындырмаска васыять әйтеп калдырган. Шуларга ябышсагыз, туры юлдан, ягъни Җәннәт юлыннан адашмассыз, дигән. Ул шулай ук үзеннән соң булачак дүрт туры хәлифәнең сөннәтенә дә иярергә рөхсәт иткән. Коръән дә, Сөннәт тә мөселманнарны гөнаһтан сакланырга, күбрәк изге гамәлләр кылырга чакыра.

Бүген халкыбыз Коръәнне кулына алып укый, өйрәнә башлады. Ләкин Сөннәтне, ягъни Сөннәтне тәшкил иткән хәдисләрне дә шулай өйрәнә дип әйтеп булмый. Китап кибетләренә кайткан Коръән Кәрим әледән-әле сатылып бетеп торса да, хәдис китаплары еллар буе киштәләрдә укучыларын көтеп ята. Тарихтан күренгәнчә, моның сәбәбе дә бар. Галимебез Ризаэддин Фәхреддин безнең яклардагы мәдрәсәләрдә хәдис белемен укытуга элек-электән тиешле игътибар бирелмәве хакында язган. Шул сәбәпле хәдисләр халык күңелендә Коръән кебек урын ала алмаган, дип әйтергә нигез бар. Һәм бу бик кызганыч. Чөнки хәдисләр – динебезнең чисталыгы, дөреслеге сагында торучы сакчылар, һәм аларны өйрәнергә кирәк. Тагын бер сәбәп – хәдис җыентыкларының нигездә урыс телендә булуы. Аларны татар теленә тәрҗемә итү юк дәрәҗәсендә.

Югарыда әйтелгәнчә, Ислам дине безне изге гамәлләрне күбрәк кылырга чакыра, һәм без шулай эшләргә омтылабыз да. Тик кайчакта, күп изгелек кылырга тырышып, арттырып та җибәрәбез. Кемдер гаҗәпләнергә мөмкин: «Изге гамәлләр кылганда арттырып җибәрергә мөмкинмени?» Мөмкин икән шул. Шулай булмаса, Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип әйтмәгән булыр иде: «Динегездә артыклык кылмагыз. Сезгә кадәр яшәгән кавемнәр диндә артыклык кылып һәлак булдылар». «Һәлак булдылар» дигәнне «Җәһәннәмгә керәчәкләр» дип аңларга кирәк. Димәк, диндә дә чаманы белергә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең тормышын, кылган изге гамәлләрен тасвирлаган хәдисләрне белү шуның өчен кирәк тә инде. Чөнки Мөхәммәд (с.г.в.) безгә Аллаһның хак динен алып килде һәм шуның белән яшәп күрсәтте. Раббыбыз аны безгә тормыш итү һәм гамәлләр кылу үрнәге итеп куйды. (33:21).

Теге яки бу гамәлне кылганда без кайчакта Коръәнне дә, хәдисләрне дә искә алмыйбыз. Әгәр безгә: «Андый гамәл диндә юк, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны эшләмәгән», – дисәләр, без болайрак уйлыйбыз: «Нишләп аны кылырга ярамасын? Аның нинди зыяны бар? Бу бит начар гамәл түгел…» Шулай дип, фәлсәфә кора башлыйбыз. Ә бит Пәйгамбәребез (с.г.в.) ул гамәлне кылмагач, аның берәр җитди сәбәбе булган, гәрчә ул гамәл безгә хәзер начар булып күренмәсә дә. Йә ул гамәлне кылырга Аллаһ Тәгалә рөхсәт итмәгән, йә ул гамәлне кылуның бернинди файдасы юк, йә ул гамәл динне авырайта.

Фәлсәфәнең Ислам дине белән уртаклыгы юк. Фәлсәфәгә бирелү, мантыйкка (логикага) таяну диндә тыела. Динне мантыйк буенча тотарга яраса, Раббыбыз халыкларга пәйгамбәрләр җибәрмәгән булыр иде, һәркем гыйбадәтне үзе дөрес дип тапканча кылыр иде. Сәхәбәләр Пәйгамбәребез (с.г.в.) кылган гамәлләрне генә кылганнар, мантыйк белән фикер йөртүдән сакланганнар. Коръәнне, динебезне иң яхшы белүче сәхәбәләрнең берсе Гали ибн Әбү Талиб: «Мантыйк буенча гамәл кылсак, аяк киеменә мәсехне өске яктан түгел, аскы яктан кылырга кирәк булыр иде», – дигән. Чөнки аяк киеменең өсте түгел, асты пычрана.

Диндә булмаган гамәлләрне кылу аны авырайта, катлауландыра. Дингә ниндидер яңа гамәлләр өстәүнең бик авыр гөнаһ булуы турында күп хәдисләр бар. Мәсәлән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Ислам дине – җиңел дин. Кем дә кем шул җиңеллеккә риза булмыйча, артык гыйбадәтләр кылырга керешсә, гаҗиз калыр да, бу дин белән көрәшә торгач, җиңелер, һәрвакыт кыла торган (фарыз һәм сөннәт) гыйбадәтләрен дә җиренә җиткереп үти алмый башлар…» Кызганычка каршы, Ислам диненең терәкләре булган намазны, уразаны санга сукмыйча, диндә булмаган йолаларга бирелеп, ырым-хорафатлар белән яшәүчеләр хәзер аз түгел. Бер хәдистә әйтелә: «Диннең зәгыйфьләнгәнен шуннан белерсез, кешеләр төрле ырым-хорафатларга ышана башларлар һәм аны дин дип кабул итәрләр». Исламга яңа гамәлләр өстәүчеләр диннән чыгып китә, Аллаһ Тәгалә аларның гамәлләрен кабул итми, дигән хәдисләр дә бер-ике генә түгел.

Аллаһ Тәгалә Үзенең Илчесенә (с.г.в.) Җәннәт вәгъдә иткән. Димәк, Җәннәткә керү өчен безгә Пәйгамбәребез (с.г.в.) кылган гамәлләрне үтәп яшәү җитә, әллә нәрсәләр уйлап чыгарырга кирәк түгел. Хәдистә сөйләнгәнчә, бервакыт аның янына чүлдә яшәүче бер кеше килә дә: «Әй, Мөхәммәд, син үзеңне Аллаһның Илчесе дип әйтәсең икән, шул дөресме?» – дип сорый. «Әйе», – дигән җавапны ишеткәч, әлеге кеше тагын сораулар бирә: «Син кешеләрне иман китерергә, көненә биш вакыт намаз укырга, Рамазан аенда ураза тотарга, байлыгы булган кешене зәкәт түләргә, мөмкинлеге булган кешене хаҗ кылырга чакырасың икән. Шулар дөресме?» Бу сорауларның һәрберсенә «әйе» дигән җавап алгач, ул: «Аллаһ белән ант итәм, мин боларны үтәячәкмен. Бернәрсәне дә киметмәячәкмен һәм бернәрсә дә өстәмәячәкмен», – дип китеп бара. Шул чакта Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Әгәр ул сүзендә торса, уңышка ирешәчәк». Ягъни Җәннәткә керәчәк, дигән сүз. Әлеге гамәлләр Ислам диненең нигезен тәшкил итә. Шуларны кылып яшәү генә дә Җәннәткә керү өчен җитәрлек булгач, диндә булмаган ниндидер шикле артыклыклар кылып, ахирәт тормышыбызны куркыныч астына куярга кирәкме соң?

Без имамнарга ышанабыз, гыйбадәтләрдә аларга иярәбез. Ләкин алар да кешеләр бит, алар да хаталанырга мөмкин. Хәтта Ислам диненең зур галиме булган имам Әл-Газали дә күпмедер вакыт фәлсәфә белән мавыгып яшәгән, аннары тәүбә иткән. Бүгенге авыл имамнарының һәммәсе дә гыйлемле дип әйтеп булмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткәнчә, имамнар гына түгел, һәрбер мөселман бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем эстәргә тиеш. Чөнки кыямәт көнендә һәркем үзе өчен җавап тотачак. Гыйлем эстәгәндә Коръәнне генә түгел, хәдисләрне дә яхшылап өйрәнергә, аларга ныклап ябышырга тиешбез. Хәдисләрне яхшы белү, Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәм сәхәбәләр кылмаган гамәлләрдән читләшү безне туры юлдан адашудан, диндә артыклыклар кылып һәлак булудан саклар.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии