Фаҗигале тарих чоңгылыннан кайткан мирас

Фаҗигале тарих чоңгылыннан кайткан мирас

Чыннан да фаҗигале еллар чоңгылыннан шактый мирасыбыз халкыбызга кайтып иреште. Сугыш чоры балаларына Галимҗан Ибраһимовның илленче елларда кайтарылган беренче сайланма әсәрләре яки сиксәненче елларда басылган «Адәмнәр»е тетрәнеп укылды, кулдан кулга йөртелеп өйрәнелде. Тагын да соңрак Гаяз Исхакый исеме, аның беренче әсәрләре кайтарылу үзенә бер тарихи ачыш булса, уй-фикер юнәлешендә дә ниндидер бер борылышка этәрде кебек. Менә иң соңгы чорга караган янә дә бер ачыш. Бу –журналист, дин галиме, педагог, фикер иясе Мөхәммәдтаһир Байтукаловның 2100 битлек мирасы булуын ачыклауга бәйле ачыш. Әйе, әлеге мирас халкыбызга кайтарылган әдәби мирастан үзгәрәк. Мирас шактый хәзерлекле затларга багышланган. Кыскача булса да, бу зат һәм аның мирасы турында языйм әле.

Мөхәммәдтаһир Байтукалов (1877-1962) хәзерге Әлмәт районы Тәйсуган авылында имам-хатыйп Әхмәтзәки гаиләсендә туган. Әхмәтзәкине исә авылның яңа җәмигъ мәчете һәм берничә гасыр дәверендә тирә-юньгә даны билгеле булган мәдрәсәгә Казаннан Шиһаб Мәрҗәни үз фатихасы белән юллаган була. Остазына тугрылыклы калган мулла гомер буе биредә игелекле эшен дәвам иткән. Риза Фәхреддин «Асар»ында Әхмәтзәкинең хәтта шаҗәрәсен теркәп калдырган. Тик Әхмәтзәкинең тормышына беренче улы белән бәйле кайгылы хәбәр килеп керә һәм бу хәл аның гомере вакытсызрак өзелүгә сәбәпче була. Улы үсмер чорга кереп барганда, инде әтисеннән башлангыч дини белем алгач, тагын да ныклы дини гыйлем туплау ниятеннән әтисенә ияреп хаҗга – Мәккә-Мәдинәгә юл тоталар. Ун еллар үткәч, әти кеше янә дә хаҗ кылырга бара. Күрәсең, алар бергә илгә кайтырга тиеш булганнардыр. Ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә хәзрәт авылга үзе генә кайтып җитә. Ә бераз соңрак юлга чыккан улы юлда авырып китеп үлеп кала. Берәүләр аның Бакуда җирләнгән булуын язалар. Бу кайгылы хәлләрдән соң озак та үтми Әхмәтзәки хәзрәт үзе дә гүр иясе була. Ә менә Мөхәммәдтаһир улын әтисе һич тә еракка җибәрми. Энесе белән бергә алар бары тик Бөгелмәнең беренче мәхәллә каршындагы мәдрәсәдә гыйлем туплыйлар. Әтисеннән алган дини гыйлем өстенә биредә сәләтле егетләр гарәп, фарсы, рус телләрен дә камилләштерә. Мөхәммәдтаһир үзен ныклы зиһенгә ия буларак таныта. Ул Коръән-хафиз дәрәҗәсенә, ягъни аның аятьләрен яттан әйтер сәләтен раслый. Бу шәһәрдә тарихчы Һади Атласи да яшәгән.

1897нче елда Тәйсуган авылында гына түгел, тарихта сирәк күзәтелгән вакыйга теркәлә. Бу көнне Мөхәммәдтаһирның әтисен гүргә иңдерәләр. Кабер балчыгы өелеп бетүгә, берничә дистә озатучылар арасында кайсыдыр сөрән сала. Имеш, мәхәлләне, мәдрәсәне хәзрәт урынына кем җитәкләячәк? Арада хөрмәтле, һәркемгә билгеле затлар була. Берничә кандидат тәкъдим ителә. Тавыш чыгу гаугага әверелә. Гауганы казый Талибитдин (Талип) карары гына кырт кисә. Ул кырыс һәм янаулы тавыш белән бердәнбер затны, мәрхүм хәзрәтнең улы Мөхәммәдтаһирны билгели. Шуның белән урынсыз бәхәскә чик куя. Мөхәммәдтаһирга әле 20 яшь тә тулмаган була. Казый карары никадәр урынлы булды икән? Шундый зур авыл каршында хөрмәтле картларның дәрәҗәсен төшерү булмаганмы? Күрәсең, хәзерге тел белән әйткәндә Талибитдин стратегик күзаллауга сәләтле булган. Чыннан да аның тәкъдиме урынлы булганга охшый: яшь хәзрәт мәһабәт буе, кирәк урында ут чәчәр, ә еш кына илаһи нур бөркүгә сәләтле зәңгәр күзле, килешле һәм зәвыклы сакал-мыеклы гына түгел, күркәм киенә дә белгән. Ә Коръән аятьләрен су кебек эчүе турында инде искәрттек. Шаулы хәлләрдән соң ике ел үтүгә, 1899нчы елда ул имтиханнардан уңышлы узып, указлы мулла булуга ирешә. Казыйның ышанычы тулысынча аклана. Хәзрәт җиң сызганып эшчәнлеген дәвам итә. Хәтта иҗади эшчәнлеген башлый. Шушы елларда зур-зур язмалары белән Оренбургтагы «Шура» (Р.Фәхретдин басмасы), Уфадагы басмаларда актуаль дини фикерләрен яктырта. 1917нче елгача әлеге язмаларның саны 22гә җитә. Ил күләмендә барган фаҗигале болгавыр хәлләр, билгеле инде, авылның затлы, зыялы һәм хәлле өлешенә беренче чиратта бәрә. Мөхәммәдтаһирның да үз тырышлыклары белән тудырылган байлыклары – тегермән, кибетләр, умарталык һ.б. тартып алына. Мәдрәсә ябылып, китапханәсе урамга чыгарып ташлана (мәдрәсәдә бераз белем алган әтинең шул урамга ташланган китаплар арасыннан берсен алып кайтып яшереп тотуы хәтердә; китап зур күләмле булып, төсле буяулар белән бизәлгән, кулдан язылган калын битләрдән тора иде; хәтта кәгазе череп таркала башлаган булса да, эт шомыртыннан ясалган кара белән язылган юллар шул килеш сузылып-сузылып исән-сау сакландылар; 50-60нчы елларга бары калын катыргы тышы гына калды). Соңрак мәчет тә ябыла. Әлегә бер йорт, бер сыер, бер ат хәзрәт карамагында кала.

1929нчы елда дин әһелләренә карата тоталь кырып-себерү сәясәте башлана. Иртәгә кулга алынып озатылырга тиешле Мөхәммәдтаһирга бу хәбәр ирешүгә үк, ул репрессия кулына бирелмичә, язмышын үзе хәл итүгә алына. Яшерен рәвештә авылдан китеп, башта Уфага юл тота. Биредә Р. Фәхретдин яшәгән вакыт була. Күрәсең, аның тирәсендә дә кайнашканнар. Агыйдел ярында бер иске йорт алып, өч бала белән гаиләсен көтеп ала да, биредән китеп, Чиләбе өлкәсе Златоуст каласына килеп урнаша. Соңрак биредә дә өй сатып ала, гаиләсен өч елдан соң китертә. Гомеренең ахырына кадәр, 1932нче елдан 1962нче елгача биредә яшәп гүр иясе була.

Башына төшкән бу кадәр дә югалтуларга бирешмәгән хәзрәт, янә дә бер тетрәнү (нәкъ әтисе кебек) кичерә. Улы Әхмәд Мәскәү өчен барган тиңе булмаган сугышларда үлеп кала. Дини яктан да тиңсез хәзерлекле, илдәге тормыш агышына да тирәнтен караш саклаган Мөхәммәдтаһир биредә дә югалып калмый, бөтен ихтыярын туплап, шулай ук яшерен рәвештә, иҗади эшен тагын да үзсүзләнебрәк дәвам итә. Бу юлы ул Коръәнне татарчага тәрҗемә итеп, аның аять-сүрәләренә дини, тарихи, фәлсәфи аңлатмаларын биреп бара. Биредә һичкемне дә кабатламый, аңа андый мөмкинлек тә булмый. Шулай итеп, Мөхәммәдтаһир гомер мирасы итеп балаларына, халкына 2100 биттән торган вәсыять-хезмәтен калдыра. Ярый, кызлары, оныклары инде дингә бер кәлимә адым кермәгән булсалар да (ике кызы да югары белемле табиблар), әтиләренә булган чиксез хөрмәт-мәрхәмәт тоеп, әлеге язмаларны җил-яңгыр тидерми саклый алганнар. Дөрес, алар әтиләренең кулъязмаларын бастыру хәстәрен күреп, Мәскәүдә бүгенге шәех Равил Гайнетдингә дә керәләр. Ул әле яңа кеше буларак, үз кулы белән язмаларны дин белгечләре Ү. Кәрими, Әнвәр Хәйригә юллый. Казанда берничә фәнни оешмаларга да кагылып карыйлар. Нәтиҗә генә булмый. Әле котырган атеизм чылбырыннан арынган чор җитмәгән. Ахырда бабасы Әхмәтзәки каберен зиярат кылганнан соң, авыл тарихына бәйле киң мәгълүмат туплаучы зат хаҗи Ренат Газизовта берничә язма калдыралар. Ренат исә булган кулъязмаларны янә Казанга юллый. Бары шуннан соң гына республика газеталарында хәзрәтнең тормышы, эшчәнлегенә бәйле берничә язма чыга. Тик болар әле эзләнү, танышу чорына караган язмалар була.

Бүгенге көндә Мөхәммәдтаһир язмаларының бер кисәге «Мәсаил вәгазь» исеме белән кириллицага күчерелеп, игелекле татарыбыз ярдәмендә аерым китап буларак басылып чыкты. Куанычка диикме, китапның эшләнешенә Мәскәүнең Китап палатасы югары бәя бирде. Әйтергә кирәк: бу зур хезмәтне бернинди хак-түләү алмыйча, хәзрәт язганнарга мөкиббән китеп, гашыйк булган зат Илфат Сөләйманов башкарды. Ул үзе атаклы галим Җәмил Зәйнуллинда гарәп теле белгечлеге алган. Шуның өстенә белемен камилләштерү максатыннан берничә мәртәбә гарәп илләрендә булды, хәзрәт яшәгән Златоуст каласына барды, каберен зиярат кылды. Бары шуннан соң гына, җиң сызганып дигәндәй, эшкә алынып, аны ахырына җиткерде.

Искәрткәнебезчә, хәзрәтнең язмалары аерым бер хәзерлекне сорый. Хәтта тел үзенчәлекләре (ул иске татар-төрки теленә якын ) яшь галимнәргә менә дигән гыйльми чыганак булачак. Ә төп хезмәт, тәрҗемә ителеп, тәфсирләнгән өлеше турында Камил хәзрәт Сәмигуллин үз сүзен әйтте. Идел буенда ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләгән көннәргә Мөхәммәдтаһирның мирасы китап буларак басылып чыгачак һәм дини оешмаларга таратылачак. Бу исә халкыбыз тормышында булган фаҗигале чор һәм язмышларга багышланган бер дога буларак кабул ителер кебек. Талантлы халкыбыз улы мирасына һәм аның рухына игелекле гамәл булыр.

Нарим ИХСАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии