Кәфенлеккә дога салырга ярыймы?

Соравым кәфенлек эченә язу, догалар салып калдыру турында иде. 90нчы елларда кәфенлек эченә бернинди язу да салырга ярамый, дип әйтелде. Бу тыелган гамәл булды. Күптән түгел бер ханым белән больницада ятарга туры килде. Ул «Гаһеднамә догасы вә хогаи-хәбиб» китабын кулыннан да төшерми, гел үзе янында йөртә. Аның белән дә шушы мәсьәләне кузгатып алдык, ул: «Китапта ярый, диелгән», – ди. Фикер икегә бүленә. Кәфенлеккә дога салып калдырырга рөхсәт ителәме? Шуңа җавап табасы иде.

Галия АРСЛАНОВА,

Казан шәһәре

Соравыгызны Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтаховка юлладык. Ул болай дип җавап бирде:

– Мондый язуларны – җавапнамә дип атыйлар. Элегрәк аны кәфенлеккә салып калдыралар иде, әмма шәригатебез буенча бу – рөхсәт ителмәгән гамәл, чөнки мәрхүмне җирләгәндә артык әйберләр кулланылырга да, кабергә куелырга да тиеш түгел. Хәтта мәрхүмне кабергә төшерә торган сөлгене дә алып калу кирәк, чөнки ул артык әйбер. Җавапнамә – гарәпчә догалар язылган түгәрәк формадагы кәгазь. Анда мәрхүмгә биреләчәк сорауларга җаваплар языла. Имештер, мәет шуны укып, Мөнкир белән Нәнкирнең сорауларына җавап бирә. Дөреслектә, мәет ике фәрештәнең соравына Аллаһ кушкан гамәлләрне үтәп һәм гөнаһлардан тыелып яшәгән булса гына җавап бирә алачак. Аны мәрхүмнең күкрәк турысына куеп калдыра иделәр, ләкин бу тыелган. Әгәр дә кемдер мәрхүмнең кәфенлегенә бу җавапнамәне белмичә куйган икән, бернинди зыян юк. Белә торып куйган булса, мәрхүмгә кыенга туры килер.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии