- 07.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №35 (5 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Минем ирем Назыйм күп еллар Иске Теләнче авылында дини йолаларны үти. Өшкерү белән дә шөгыльләнә. Безне аптырашта калдырганы ата-ананың баласын исемсез калдыруы, дини йолаларны белмәве. Бу турыда инде бер язып чыккан булсам да, кабат язарга булдым.
Без барыбыз да мәхәббәт җимешләре. Аллһы Тәгалә адәм баласын шундый камил яраткан. Санап бетерә торган түгел. Шушы камил затны сакларга ике фәрештәсен һәм бер шайтанын беркеткән. Бу шайтаннан ничек сакланырга юлын да күрсәткән. Ул Коръән. Коръән-канун. Аллаһы Тәгалә кушканны үтәмәсәк дөньялыкта да ахирәттә дә безне газап көтә. Җенгә кеше эченә керергә бик җиңел булыр, әгәр ул кеше ошбу 5 хәлдә булса: бик нык ачуда, куркуда, һәвәслеккә нык бирелсә, гамьсезлектә исемсез йөрсә, тәһарәтсез йөрсә.
Җен кешенең эченә керә алса кан юлларыннан йөри, җанын кулына алырга, кешене чиргә сабыштырып начар гамәлне яхшы итеп күрсәтергә тырыша. Уттан ала суга сала, судан ала, утка сала. Адәм баласы табибка бара, чирен таба алмыйлар. Бар да исемсезлек бәласе. Яшь парлар шуны белергә тиеш, балага исемне дин белгече куярга тиеш. Хатын-кыз кушкан исем дөрес түгел. Балага исем кушканда азан әйтелеп, азан догасы укырга, аннары камәт төшереп баланың ике як колагына фәлән углы, фәлән кызы дип исем кушыла. Бу гамәл хатын-кызга дөрес түгел. Хатын-кыз азан әйтә алмый.
Назыйм өшкертергә килгәннәрнең башын тотып карый да:
– Сеңлем, синең исемең юк бит, әниеңнән сорап кил әле, кемгә куштырды икән? – ди. Икенче килгәндә аңа хак исем кушылмаганы билгеле була. Алар Себердә яшәгәннәр, бар да руслар, муллалар булмаган. Бала документка язган исем белән калган.
– Каян беләсең исемсез икәнен? – дип аптырап сорау бирәм. Ул миңа:
– Сулы савыт белән буш савыт бер түгел, кул сизә бит, – ди.
– Аллаһы Тәгалә барыбызга да зиһен бирсен. Коръәннең (Ногманый тәфсирен) укып чыгып, андагы без белергә тиешле канунны аңларга сәламәт булып, яшәргә бурычларыбызны үтәргә дөнья-ахирәтнең бәхетенә ирешергә язсын.
НӘГЫЙМӘ САДЫЙКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.
Комментарии