- 08.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №5 (4 февраль)
- Рубрика: Иманга юл
Русиянең Калуга шәһәр мәхкәмәсе мөселманнар өчен кадерле булган тагын бер китапны кулланудан тыйгач, аптырап, имам мөфтиләребезне уятырга тырышып, берләшергә чакырып, интернет челтәрендәге фейсбук сәхифәсендә мөрәҗәгать белән чыккан идем. Бу мөрәҗәгать өч кисәктән тора. Һәр кисәкне көнаралаш куйдым. Хәтта күрми калмасыннар тагын дип, һәрберсенең үз битләрендә дә урнаштырдым. Әмма бары тик Нәфигулла хәзрәт Ашировтан гына минем мөрәҗәгатьтәге сүзләрнең дөреслеген раслаган җавап булды. Имам һәм мөфтиләргә булган мөрәҗәгатемне «Безнең гәҗит» укучыларына да җиткерәсем килде. Сез ничек уйлыйсыз газиз мөселман кардәшләрем?
ИМАМ ҺӘМ МӨФТИЛӘРЕБЕЗГӘ МӨРӘҖӘГАТЬ
Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем!
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мин бер халыкның хәлен үзгәртмим, ул халык үз хәлен үзе үзгәрткәнчегә чаклы». Әйе, Аллаһы Тәгалә бездән үз хәлебезне үзгәртүебезне көтә. Әгәр үз хәлебезне үзгәртәбез икән, безне Раббыбыз бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итәчәк, бу – бәхәссез. Бүген без мөселманнарны христиан террорчылары төрлечә мыскыл итә. Тыныч кына яшәп яткан мөселман илләрен танклар белән таптатып, автоматлар белән мөселманнарны юк итәләр. Төлке белән куян әкиятендәгечә, куянны өеннән куып чыгарган төлке куянны гаепләгән кебек, мөселманнарны террорчылар дип атыйлар, чынлыкта алар үзләре террорчылар.
Юк, мин мөселманнарны канкоешка, кулга автомат алырга чакырмыйм. Алар безнең канны болай да күп коялар. Менә күптән түгел Курган шәһәр мәхкәмәсендәге хөкемдарларга Әбү Бәкер әс-Сыйддик (р.А.г.) турындагы китап ошамаган, чөнки ул китапта мөселманнарны Әбү Бәкер (р.А.г.) кебек кешелекле, туры сүзле, кешеләргә ярдәмчел булырга чакырылган. Күрәсең, аларга мөселманнардагы кешелеклелек сыйфатлары ошамый. Төрле терактлар оештырып, мөселманнарга гаеп ташлаучыларны ачыклап, аларны хөкемгә тарту турында уйламыйлар. Бүген хатын-кызларыбызны элек фахишәләр генә киенгәнчә киенеп йөрергә мәҗбүр итәләр. Аллаһының канунын үтәп киенгән хатын-кызларыбызга террорчы диләр. Мәктәпләрдә укучы балаларның яулыкларын салдыралар.
Без шушы илнең гражданнары буларак, шушы илнең законнарын файдаланып, безнең ислам тарихы бәян ителгән китапларыбызны, Коръән тәфсирен тыючыларны Югары мәхкәмәгә биреп, үзебезнең хокукларыбызны закон нигезендә якларга тиешбез дип уйлыйм. Безгә буш сүзләр белән акланырга кирәк түгел, акландың исә, димәк, син үзеңне гаепле дип таныдың дигән сүз.
Ул хөкемдарлар үзләре дә ислам диненең тынычлык дине икәнен беләләр. Шуның өчен берәр террорда мөселман фамилияле кеше булса, 1,5 млрд халыкны мыскыл итеп «ислам террорчылары» дип атыйлар. Акны карадан аера алмаган кеше шуңа ышана.
Әйтелгәннәрдән чыгып, мин бүген, дусларым, сезгә һәм бигрәк тә мөфтиләребез Равил хәзрәт Гайнетдингә, Нәфигулла хәзрәт Ашировка, Мөкаддәс хәзрәт Бибарсовка мөрәҗәгать итеп әйтәсем килә. Русия Президенты Владимир Путинга турыдан-туры мөрәҗәгать итеп, мөселман китапларына, менә шушы өч мөфтинең рөхсәтеннән башка, бер мәхкәмәнең дә кагылырга хакы юклыгына Президент Указы булдыруга ирешергә кирәк дип уйлыйм. Сез ничек уйлыйсыз, дусларым? Без бертуктаусыз елап ятарга тиешме, әллә Аллаһы кушканча хәлебезне үзгәртергә тиешбезме?
Әгәр имамнарыбыз һәм мөфтиләребез шушы тәкъдимгә риза булмасалар, аларның: «Без Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)не яратабыз!» – дип әйтүләре буш сүз булып кына калачак. Сез ничек уйлыйсыз?
БЕЗ БАРЫБЫЗ ДА КӨТҮЧЕЛӘР…
«Сез барыгыз да көтүчеләр, һәркем үз көтүе өчен җавап бирәчәк», – диде Аллаһының сөекле колы һәм Пәйгамбәре Мөхәммәд (с.г.в.). Бүгенге имамнар да, мөфтиләр дә бу хәдисне бик яхшы беләләр. Беләләр генә түгел, бик зур, дәрәҗәле көтүче булыр өчен җан атып йөриләр. Ә менә көтүченең вазифалары нидән гыйбарәт соң? Бу сорауга җавапны йә белмиләр, йә белергә теләмиләр, яисә инде белсәләр дә, Аллаһы Тәгаләгә ышанулары һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.)не яратулары шуның чаклы гына.
Чынлыкта көтүче үзенең көтүен яхшы үләнле җирдә көтәргә, таралышып, сазлыкка кереп батмауларын яисә ярдан елгага егылып төшмәсеннәр һәм бигрәк тә бүреләр килеп чыгып, малларын буып китүдән сакларга тиеш. Бүген безнең имам һәм мөфти вазифаларын башкаручы көтүчеләребезнең көтә торган көтүләренең 95 проценты сазламыкка кереп баткан, бүреләр алар көтүендәгеләрне берәм-берәм буып торалар, аларны саклау һәм яклау турында уйлап та карамыйлар. «Көтүлекләрегезне бүреләргә бирмәгез инде», – дип әйтсәң, «Үзебезгә кагылмасалар ярый инде, ул бүреләр барыбер безне тыңламыйлар», – дип җавап кайтаралар яисә гомумән дәшмиләр. Дәшмәсәләр дә шулай уйлаганнары аңлашыла.
Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем! Мин шул «бүреләргә» каршы чара кылырга кирәклеге хакында мөрәҗәгать иткән идем. Бер Нәфигулла хәзрәт кенә сүзләрнең хаклыгын раслап җавап бирде. Ул: «Бик дөрес сүз, безнең бүген берлегебез булмаганга, көчебез дә юк!» – диде. Кем гаепле? Кем комачаулый берләшергә? Бары тик нәфес комачаулый, нәфесебезгә баш була алмыйбыз. Юк, берләшәселәре килми күбесенең, җырлап барган тормышларына авырлык китереп, ничек инде алар ислам китапларын тыюдан яклап йөресеннәр ди, олы башларын кече итеп. Әнә рәхәтләнеп Рождество уздырып, поплар белән фотоларга төшеп йөрүдән дә арына алмыйлар. Болгарга җыелып болганып йөрүдә бердәмлек күрсәтәләр.
1930нчы елда мөселман илләреннән СССР хакимиятенә «Ник мөселманнарны кысрыклыйсыз?» дип хат килеп төшкәч, шул хатка мөфти Ризаэддин Фәхреддин исеменнән: «Юк, мөхтәрәм мөселман кардәшләр, безнең илдә мөселманнарны кысрыклау юк» дип язылган хатка кул куйдырырга дип, Р.Фәхреддин хәзрәтләрен Мәскәүгә чакырып китергәч, ул хатны укый да: «Мин бу хатка кул куя алмыйм, чөнки мөселман кешесе алдый белми», – дип чыгып китә. Нинди куркыныч 30нчы елларда да иманын сатмый мөфти хәзрәтләре, чөнки ул үз көтүе өчен, үз гамәле өчен Раббыбыз каршында җавап бирәсен ихлас күңелдән аңлаган. Безнең мөфтиләребез җавап бирәсен аңлап бетермиләр, күрәсең…
ЙОМГАКЛАП ӘЙТСӘК…
Мөхтәрәм имамнарыбыз һәм мөфтиләребез! Мин сезне берләшергә өндәп, ике язма урнаштырган идем. Әмма, бу язмаларның дөреслеген һәм дә берләшергә кирәклеген аңласагыз да, фикер алышырга һәм берләшергә омтылышыгызны күрмәдем. Мин инде үземнең самимилегем аркасында, берләшергә чакырып, сезгә үзегезнең көтүегезне яхшылап көтәргә кирәклеген исегезгә төшергәч, уянып китеп, фикер алышып, берләшүгә йөз тотарсыз да, Аллаһы Тәгаләнең безгә камил итеп төзеп биргән ислам динен нәҗесләүчеләрдән, илебез Законнарына таянып якларга ният белдерерсез дип уйлаган идем. Минем самимилегем сез имам-мөфтиләребезнең ихлас күңелдән Аллаһының Сүзенә ышанучылар һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең Сөннәтен үтәүчеләрдер дип уйлаудан килә инде. Чапан-чалма гына кешене имам яисә мөфти ясый алмый икән. Гафу итегез, мин ялгышканмын. Аллаһы Тәгалә сезгә мөрәҗәгать итеп болай ди: «Сез кешеләрне изгелек кылырга чакырасызмы? Әмма үзегезне онытасыз. Сез бит Аллаһының китабын укыйсыз, шуны уйлап карамыйсызмы?» (2. 44) Әйе, сезнең кайберләрегезне тыңлаганда, дөньяларны онытып җибәрергә була, шул кадәр дөрес сөйлисез ки, әмма гамәлегез сүзегезгә тәңгәл килми. Менә шуны сазламыкка кереп баткан 95 процент халкыбыз күреп, аңлап тора һәм һич кенә дә туры юлга кайтырга уйламыйлар.
Әгәр сез Иблиснең кара туласын агартыр өчен Болгарга җыелган кебек җыелып, исламны пычратучыларга вакытында хакыйкый сүзегезне әйтә алсагыз; әгәр ислам китабын тыючы мәхкәмәләрнең үзләрен мәхкәмәгә биреп җиңеп чыксагыз; әгәр бергә җыелышып мөселманнарны «ислам террорчылары» дип атау зур хата икәнлеген Русия Президентына җиткерсәгез, халкыбызның 4-5 ел эчендә 20-25 проценты исламга кайтып, намазга басар иде.
Безнең милләтпәрвәр мөслимәбез Әлмира апа Әдиятуллина тырышлыгы белән паспортка яулык бәйләп төшү хокукы яуланып алынды. Ә бүген мәктәпләрдә укучы мөслимә кызларыбызның яулыкларын салдыралар, ә сез «миңа кагылмасалар ярар иде» дип авызыгызга су кабып утырасыз. Бу инде мөфтиләрнең хатын-кыз итәге артына качуга тиң. Кирәк чакта динеңне яклап сүз әйтер өчен үзендә хатын-кыз кыюлыгы чаклы да кыюлыгы булмаган мөфтиләргә тагын нәрсә әйтергә була?
Мин самимилегем белән сезнең хакта югары фикердә булып ялгышканым өчен тагын бер тапкыр гафу үтенәм.
Әй Раббым, без татарларга да ислам динен һәм мөселманнарны бәнахакка рәнҗетүчеләрдән якларлык ихлас күңелле, ныклы иманлы имам һәм мөфтиләр бирсәң иде.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии