- 08.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №35 (7 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
26 апрель көнне үткән Республикакүләм ифтарның эчен дә тышын да, башын да, ахырын да күрергә туры килде. Бик фәлсәфи кино яки спектакль караган шикелле, бу көнге хатирәләрдән әле дә арына алмыйча, уйланып йөрим.
Мең кешелек ифтар – зур вакыйга. Һәм аның исән-имин, «чп»ларсыз үтеп китүе үзе үк зур күрсәткеч. Югыйсә, барыр алдыннан: «Ярдәмгә мохтаҗлар, авыр хәлле гаиләләр чакырылачак. Арада тәрбия һәм тәртибе югары булмаган кешеләр дә булыр. Ничек үтәр?» – дип уйлап куйган идем.
Диния нәзарәтенең тулы составта айдан артык аяк өсте чабып йөрүен күпләр уйлап та бирмәс. «Фәлән нәрсә кыеграк иде! Төгән нәрсә җитеп бетмәде! Миңа кашык та алып килеп бирмәделәр», – дип әйтүчеләр, сөйләүчеләр, язучылар да булыр.
Минемчә, ифтар яхшы үтте! Биредә Диния нәзарәте хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, волонтерлар тырышлыгы да, тәртип саклаучыларның, пешерүчеләрнең һәм башка бик күпләрнең өлеше дә бар. Иншаллаһ, Аллаһы Тәгалә савапларын бирер. Үзләре су яки җимеш белән генә авыз ачып, меңләгән кешене ашатып-чабып йөрүче волонтерларны бигрәк тә мактыйсым килә…
Кол Шәрифтә мөфтиИлдус хәзрәт бик мәгънәле вәгазь укыды, авыз ачып, ахшам укылганнан соң, халык Үзәк стадионда урнашкан шатерларга агылды. Чыннан да, диңгездән ташып килүче дулкын кебек иде халык. Хатын-кызлар гына Кол Шәрифнең намаз уку бүлмәсеннән чыкканда зарланышты: «Төзүен яхшы төзегәннәр дә, шуны уйлап бетермәгәннәр! Бу ишектән 20-30 кеше генә чыга ала. Шушылай җыелган саен этеш-төртеш, ишеккә кысылулар башлана».
Шатерларга, алдан әйтелгәнчә һәм таратылганча, чакырулар белән генә керттеләр. Чакыру булмаганнарга читтәрәк «коры паек» таратылды. Анысы да зарланырлык түгел иде, югыйсә: хөрмә, алма, мандарин, сок, козинак, печенье салынган. Баксаң, кайберәүләргә бу гына җитми икән! Аларның эчкә кереп «башкаларның нәрсә ашаганын карыйсы, ничек икәнен күрәсе, ә бигрәк тә пылау авыз итәсе килә»!
Ишек төбендә чакыру кәгазьләрен тикшереп торучы егетләр янында бераз басып торырга туры килде. Алар белән пәрә-пәрә ызгышучы әбиләрне күреп, йөрәгем әллә-нишләп китте. А.П. Платоновның «Котлован» әсәре, шундагы Жачев фамилияле герой исемә төште. Агрессив характерлы әлеге герой «класслар нәфрәте» белән авырый, ягъни үзеннән югарыдагыларны күрә алмый. Беренче бөтендөнья сугышы инвалиды – Жачев –җитәкче урында торучыга даими барып үзенә «ярдәм, сәдака, сый-хөрмәт» алып кайта. Һәм ул аларны куркыту, янау, теләсә-нәрсә әйтү ысуллары белән яулап ала.
Ә менә бу каршыда торучы әбиләр үзләре сәламәт күренәләр, Аллага шөкер дияргә кирәк. Кыяфәтләренә караганда, көчләре ташып тора. Ә менә нәфрәт, кешегә янау осталыгы аларда җитәрлек! Аеручы ике-өч әби бик актив эш итә иде биредә. Чакырулары булмаса да, эчкә үтеп керергә телиләр.
Мәктәп укучылары, студент егетләр чакыруларны тикшерүдә басып тора. Әлеге пунктта торучы өч егетне кызганып куйдым. Теге әбиләрең аларны тыңлап та бирми булса кирәк.
«Чакыруларсыз керергә ярамый!» – ди сакта торучылар. Әбиләрең аның саен үчләнә:
– 20 ел безне изделәр! Һаман да шул дәвам итә! Бу нинди кеше
көлкесе! – ди берсе.
– Болар бит үтәүчеләр генә, кушучылары башкалар аның – өстәгеләр! – дип нәфрәтләнә икенчесе. Өченчесе исә психологик басым ясый башлый:
– Менә, картайгач безнең кебек булырсыз әле! Сез дә шулай басып торачаксыз, инвалид булачаксыз! – дия-дия каргый, эчендәге бар пычрак сүзләрен чәчә.
Гаҗәпләнүемнең чиге юк!
«Әнә теге башта чакырулары булмаган кешеләр өчен әйберләр өләшәләр, шунда барыгыз», – дибез. Баксаң, әбиләрең анда барган, алган, ул гына җитмәгән икән. Сугышып булса да, эчкә керәселәре – пылау авыз итәселәре килә… Алла сакласын, ачлык вакыты диярсең!
Канун-канун бит инде, кертергә ярамагач – ярамый. Мең кешелек урынны ирекле итеп куйсалар, кемнәр генә җыелмас, кемнәр генә кермәс иде бирегә. «Ифтар»ның «и» хәрефе дә калмас иде, мөгаен.
Инде күпме гомер иткән, тормышның бар мәгънәсен, гыйбрәтен җыйган, өлкән яшькә җиткән кешеләр, минемчә, акыллы, зирәк булырга тиеш төсле иде. Картайгач кына кешенең бар акылы чыгып китмидер бит инде? Әйләнеп килә-килә ызгышкан бу әбиләрнең эченә ул кадәр үч, агу, нәфрәтнең кайдан килүенә аптырадым. Авыр тормыш? Газаплы көннәр? Ә сәбәпсезгә яшь егетләрне каргау нигә кирәк?..
Озакламый улын иярткән бер хатын килеп басты. «Улым, әйт әле, ни әйтәсе идең?» – ди әни кеше. 4-5нче сыйныфта укучы яшьләрендәге малай: «Без – хәерчеләр, безне кертмиләр», – ди, мескенләнеп. Сакта торучы егетләр чакырусыз кертергә ярамаганлыгын ассызыклый. Әлеге хатын – үз баласына «без хәерче» дип әйттерүче ана гарьләнә-гарьләнә сөйли башлый: «Кемнәргә генә бирдегез соң ул чакыруларны? Хәзер социаль саклау бүлегендә дә блат буенча гына бирәләр бит ярдәмне дә! Улым телевизордан пылау күреп кызыккан иде, шуңа гына килдек. Өйдә әбиебез калды, ул ураза тота», – ди. Ахырдан, улын җитәкләп, кеше ишетерлек итеп: «Ичмасам, ник алып килдең монда, аякларым авырткан килеш, әйттем мин сиңа, кертмәсләр, дип», – дия-дия, кырыйгарак китә. Өч минут та үтми, кире килә – улын гына булса да кертеп җибәрүләрен сорый. Аптырагач, малайны жәлләп, көне буе ураза тоткан, әле ашарга да өлгермәгән сакчы егетләр үз керү талоннарын биреп, әлеге әни кеше белән малайны эчкә уздыра.
Бу урында ни уйларга да белмим: бер карасаң, эшсез хатын, авыр хәлле гаиләдер. Әмма ана кеше улын «без – хәерче» дип әйттереп, ясалмалык күрсәтә түгелме? Юньле ана пылау ашыйсы килгән улына пешереп ашатыр иде шикелле, аңа кирәк булган ингредиентларны гына алырга буладыр бит…
Халык ифтар мәйданында озак тоткарланмады. Рәхмәтләрен әйтә-әйтә, ачык йөзле кешеләр чыга торды. Аларга нәфрәт белән караучы әбиләрең, шул арада кем беләндер сөйләшергә өлгерде, рөхсәт алып, тезелешеп кереп киттеләр. Янымда басып торучы бер хатын исә, күз йөртеп кенә чыгам дип, минем чакыруымны алып югалды.
Инде кайтыр алдыннан юлда очраган таныш кызым үзе белән булган хәлләрне сөйләп алды: «Керергә тиешле дусларыма урын алып куйган идем, өере белән кергән хатыннар-әбиләр тыңлап та тормадылар, кереп тулдылар. Ә чәй эчеп утырганда, берничә әби өстәлдәге ризыкны капчыкларына тутыра башлады. Хәтта минем алдымда торган әйберләрне тартып алдылар», – дип үзенең дә аптыравын белдерде. Теге талашып кереп киткән әбиләрнең берсен тыгызлап тутырылган ике-өч пакет күтәргән килеш чабып баруын да күрергә туры килде.
…Нинди гомум ифтар безнең халыкка! Мәйдан тутырып, теләгән һәркем килә алырлык зур ифтарлар уздырып буламы соң бездә? Мең кешелек түгел, ике, өч мең кешелек ифтар оештырып буламы? Чакырулар белән генә кертмичә, ирекле керү булса, һәркемнең исән-сау каласын, авыз ачарга ризык һәркемгә җитәсен, халыкның өстәлдәге ризыкны капчыкларына тутыра башламаячагын кем гарантияли? Икенче капчыгын тутырырга ирек бирмәүче, яки кисәтү ясаучы кешене «нәфрәт тулы» әбиләрең каргый-каргый, пычракка күммәс дип, «Без – хәерче, безгә ярдәм тиешле!» – дигән лозунг белән яшәүчеләр ураза тоткан кешеләргә авыз ачарга ирек бирер, дип кем әйтә ала?
Халык өчен эшләргә теләүчеләр, халык өчен эшләргә тырышучылар, эшләүчеләр бар бездә! Шуларның кадерен белүче, эшен күрүчеләр генә бик сирәк. Тәрбия дә, әдәп тә, бераз горурлык та, тырышлык та җитми!
«Алма – пеш, авызга – төш», дияргә яратабыз. Алмагачны карап үстергән, көч куйган кешеләргә нәфрәт сүзләрен чәчәбез дә, алмагач күләгәсендә яткан көе өстә кызарган алмаларның безнең учка төшүен көтәбез. Ә төшмәсә ни буласын әлеге хикәямдәге әбиләр мисалында үзегез күрдегез!
Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА.

Комментарии