- 08.12.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №48 (4 декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
Үз гомерендә бер әйберсен дә югалтмаган яки ниндидер чит әйбер тапмаган кеше юктыр. Нәрсәнедер югалтсак, без, әлбәттә, борчылабыз, хәтта кайгырабыз, бигрәк тә югалган әйбер кыйммәтле яки безнең өчен кадерле булса. Ул әйберне тапсак, сөенәбез. Андый хисләр барыбызга да таныш. Әгәр инде юлда йөргәндә яисә ниндидер эш эшләгәндә берәр нәрсә тапсак… Әйдәгез, исебезгә төшерик әле, без үзебез тапкан чит әйберләрне нишләттек? Шул чакта нинди уйлар кичердек? «Монда кемнеңдер әйберсе төшеп калган, кире килеп эзләп табар әле», – дип юлыбызны дәвам иттекме? Әллә «Менә әйбәт булды әле, бу әйбер миңа бик кирәк иде», – дип, өебезгә алып кайтып, аннан файдалана башладыкмы? Әллә инде «Кемдер бу әйберне югалткан, бәлки ул аңа бик тә кирәктер, монда ятып бу әйбер юкка чыгарга мөмкин, шуңа күрә мин аны алыйм әле, иясе табылгач бирермен», – дип, алып кайтып билгеле урынга сакларга куйдыкмы? Табылган әйбер турында белдерү язып элдекме? Иясе табылгач, шул әйберне аңа берсүзсез чыгарып бирдекме? Әллә инде: «Тапкан табыш – түләп алыш!» – дип, әйберсен бездән сатып алырга тәкъдим иттекме? Яки башкача эшләдекме? Һәм, гомумән, ниндидер әйбер табылган очракта ничек эшләсәк дөрес була? Шәригать бу хакта нәрсә әйтә?
Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында да әйбер югалту-табулар аз булмаган. Кайчакта хәтта янчыгы белән алтын динарлар һәм көмеш дирхәмнәр югалтучылар булган. Сәхабәләр, табылган әйберне нишләтергә, дип Пәйгамбәребездән (с.г.в.) сорагач, ул табылдык турында кешеләргә белдерергә, хуҗасы килеп сораганчы сакларга һәм аннары хуҗасына кайтарып бирергә кушкан
Үбәйй ибн Кәгъб исемле сәхабә болай дип сөйләгән: «Мин йөз динар салынган янчык таптым һәм аны Пәйгамбәргә (с.г.в.) алып килдем. Ул әйтте: «Бу хакта (билгеләрен әйтмичә генә) бер ел дәвамында игълан ит». Һәм мин әлеге табышым хакында ел буе белдерү ясадым, тик аны үзенеке дип таныган беркемне дә тапмадым. Шуннан соң тагын Пәйгамбәр (с.г.в.) янына алып килдем, ул әйтте: «Бу хакта тагын бер ел игълан яса». Һәм мин тагын бер ел буе белдерү ясадым, тик барыбер аны үзенеке дип таныган беркемне дә тапмадым. Шуннан соң өченче тапкыр Пәйгамбәр (с.г.в.) янына алып килдем, ул миңа әйтте: «Акча янчыгын һәм аның бавын сакла, ә акчаларын сана, һәм әгәр аның чын хуҗасы килсә, акчалы янчыкны аңа бир, ә инде килмәсә, бу акчалардан үзең файдалана аласың». (Бохари).
Димәк, без тапкан чит әйбер, нәрсә генә булмасын, ул безнеке түгел, һәм югарыда бәян ителгән шартларны үтәмәсәк, без аны үзебезнеке, дип саный алмыйбыз. Чит кеше әйберсен хуҗасы рөхсәтеннән башка үзләштерү угрылык кылу була. Ә угрылык – зур гөнаһ.
Йорт хайваннары да югалмый тормый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу хакта әйткән: «Кем адашкан терлекне үзендә яшереп калдырса, аның турында игълан иткәнгә кадәр үзе дә (туры юлдан) адашкан хәлдә була». Үзеңнеке булмаган табылдык хайванның сөтен савуны да ул караклыкка тиңләгән: «Сезнең берегез дә чит хайванны хуҗасыннан рөхсәт алмыйча саумасын. Әгәр кемдер сезнең келәт ишеген ватып керсә һәм анда саклана торган азык-төлекне алып китсә, бу сезгә ошар идемени? Хайванның җилене дә аның хуҗасының ризыгы саклана торган җир бит. Шуңа күрә сезнең берегез дә хуҗасының рөхсәтеннән башка чит хайванны саумасын!» (Мөслим).
Ә менә хаҗ кылучы югалткан әйбер табылса, Пәйгамбәребез (с.г.в.) ул әйберне алудан тыйган.
Мәчетләр – авыл һәм шәһәр кешеләре очрашып аралаша ала торган урыннарның берсе. Очрашкач, сөйләшәсе дә килә. Ләкин, Аллаһ йорты буларак, мәчеттә үзеңне тоту кагыйдәләре, ягъни мәчет әдәбе дигән нәрсә бар. Кайчакта бу әдәпне санга сукмыйбыз. Аерым алганда, мәчеттә дөнья сүзләре сөйләшү тыела. Түбәндәге хәдис шуңа дәлил булып тора.
Бервакыт кемдер мәчеткә килеп үзенең югалган әйберсе турында сәхабәләрдән сораша башлый. Бу вакыйга Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) билгеле булгач, ул әйтә: «Кем ниндидер кешенең югалган әйберсе хакында мәчеттә сорашканын ишетсә, аңа әйтсен: «Аллаһ сиңа аны таптырмасын, чөнки, дөреслектә, мәчетләр моның өчен төзелмәделәр!» (Мөслим).
Халкыбызда берәр җитдирәк әйбер югалткан очракта күрәзәчегә мөрәҗәгать итү гадәте бар. Дөрес, динебез ныгыган саен, күрәзәчеләр хезмәтеннән файдалануның бик зур гөнаһ икәнен аңлаучылар арта бара. Ләкин бу гөнаһны кылучылар һаман да бар әле. Күрәзәче яши торган йорт яныннан үтәргә туры килсә, капка төбендә торучы уннарча машиналарга игътибар итмичә мөмкин түгел. Әлбәттә, бу машиналар арасында нәрсәдер югалтып, күрәзәченең шуны табарга ярдәм итүенә өметләнеп килгән кешеләрнеке дә юк түгел.
Югалган әйбернең кайда икәнен белү ул – яшерен гыйлем. Аллаһ Тәгалә Үзеннән башка беркемнең дә яшерен нәрсәләрне белмәвен әйтә. Күрәзәчегә шул хакта сорап мөрәҗәгать итү – Аллаһка ширек кылу (ягъни күрәзәчене Аллаһка тиңләү) була, ә ширек кылучыны Аллаһ гафу итми, әгәр дә ул үлгәнче ихластан тәүбә итеп өлгермәсә. Бу хакта күп хәдисләр бар, һәм без аларның кайберләрен генә булса да белергә тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «Кем дә кем күрәзәчегә барып, аннан берәр нәрсә турында сораса, кырык көн буе аның намазы кабул булмый». (Мөслим). «Кем дә кем яшерен нәрсәләрне яки киләчәкне беләм дип әйтүчегә барып, аның әйткән сүзләренә ышанса, ул Мөхәммәдкә (с.г.в.) иңдерелгән нәрсәгә (Коръәнгә) ышанмаучы кеше булды». (Әхмәд).
Хәдистән аңлашылганча, әгәр кеше күрәзәче янына барып, югалган нәрсәсенең кайдалыгы турында сораса һәм аның әйткән сүзләренә ышанса, ул Ислам диненнән чыгып, кяфер була. Әлеге кешегә тәүбә итеп, Аллаһ Тәгаләдән гафу сорап, яңадан «Ләә иләәһә илләллааһ» сүзен әйтеп, иманын яңартырга кирәк. Шуннан соң гына ул Аллаһ каршында мөселман була.
Бу дөнья – һәрберебез өчен сынау йорты. Шул исәптән нәрсәдер югалткан кеше өчен дә, аны тапкан кеше өчен дә. Раббыбыз безне сынавы хакында Коръәндә болай ди: «Без сезне, әлбәттә, сыныйбыз бераз куркыныч биреп, ачлык биреп, якыннарыгызны үтереп, милкегезне һәм бакча җимешләрегезне киметеп. Сынауларга сабыр иткәннәрне шатландыр. Алар бәла килгәндә әйтәләр: «Дөреслектә, без Аллаһ бәндәләре һәм хөкемгә Аңа әйләнеп кайтачакбыз». (2:155).
Барысы да тәкъдиребез буенча, ягъни Аллаһ Тәгалә билгеләп куйганча бара. Шуны аңлап кабул итсәк, Раббыбыз һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) кушканнарны сабырлык белән үтәсәк, күрәзәчеләргә йөреп зур гөнаһ җыюдан имин булырбыз. Табылган әйберләрне хуҗаларына кайтарып биреп, аларны шул борчылудан коткара алсак иде. Аллаһның Илчесе (с.г.в.) әйткән: «Кем бу дөньяда кардәшен бер борчылудан коткара, Аллаһ аны Кыямәт көнендә бер борчылудан коткарыр». Кыямәт көнендә Ул безне Җәһәннәм хакында борчылудан коткарса, начармыни?
Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,
Мамадыш районы, Ишки авылы
Комментарии