Безнең ил – гаҗәп ил

Айгөл Закированың газетаның 29 гыйнвар санында («БГ», № 4, 2020 ел) басылган «Хәерчелек аркасында: әби кешегә бурычлары өчен оныкларын бирмиләр» исемле язмасы газета укучыларны битараф калдырмагандыр дип беләм. Безнең ил – гаҗәп ил инде ул, балалар йортыннан тәрбиягә алынган бала өчен хөкүмәт шактый гына суммада акча түли, шул ук вакытта матди яктан авырлык кичерүче балалы гаиләләргә ярдәм итәсе урынга, алардан балаларны тартып алып, балалар йортына тапшыралар. 10 яшьлек Мелисса белән 4 яшьлек Маша моңарчы әбиләре җылысында тәрбияләнеп үскән бит инде, аларны ник аерырга? Машаны ник башка гаиләгә тәрбиягә бирергә? Ул гаиләгә хәзер акча түләп барачаклар бит инде, ул акчаны әбисе Ирина Алексеевнага гына бирсәләр начар булыр идемени? Мелиссаның кайда яшисе килүе турындагы фикерен берәрсе сорап карагандыр дисезме әллә? Юк, әлбәттә. Бала хәзер әбисен, сеңлесен сагынып өзгәләнә. Фаҗига әле шунда да: икесе ике җирдә тәрбияләнергә мәҗбүр булган ике бертуган киләчәктә бер-берсен якын итәлмәячәкләр.

Газетаның шушы ук санында Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Аборт ясату – бөтен дөньядагы кешене үтерүгә тиң» исеме астындагы язмада: «…Нәкъ менә шундый җәмгыятьтә, хатын-кызның хаклары бөтен яклап ут астында булганда, Аллаһы Тәгалә Үзенең Илчесен ислам дине белән җибәргән. Ул хатын-кызны ана, апа һәм хәләл җефете буларак якларга һәм сакларга тиешлеген аңлаткан, шуңа күрә хатын-кызның роле зур», – дигән. Алтын сүзләр дә бит, тик ил бюрократлары аны белми дә, үтәми дә. Гомумән, дин ул гомер буе байларның, түрәләрнең генә мәнфәгатен яклаган. Гади халыкны исә сабыр булырга, булганына шөкер итәргә, байларның байлыгына кызыкмаска өндәгән. Янәсе бу дөньяда ярлы булып яшәгәннәр, авырлык күргәннәр теге мәңгелек дөньяда оҗмахта рәхәт яшәр. «Аллаһы Тәгалә бар кешегә дә булыша ул», – дигән Рөстәм хәзрәт. Амин, Хак Тәгалә ярдәме белән әбигә оныкларын кире кайтарырлар, бертуган ике кызны аермаслар, дип ышанып калыйк.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии