Корал җиңмәсә, вирус җиңә

Корал җиңмәсә, вирус җиңә

Кытайда кытайлар яши һәм аларның императорлары да кытай, дигән әйтем булса да, Синцзян атамалы төбәге элеккеге Төркестанның бер өлеше Уйгурстан буларак, анда төркиләр яшәделәр һәм яшиләр. 250 ел элек ул мөстәкыйль дәүләт булып, халкының күпчелеген уйгурлар тәшкил иткән, кытайлар барлыгы 5% тирәсе булган. Кытай басып алып, эчке Кытай атамалы төбәкләрдән мәҗбүри рәвештә халыкны күчергәннән соң, элеккеге Уйгурстанда хәзер 90 процентка якыны кытайлар. Икенче бала табарга рөхсәт ителмәвенә карамастан, уйгурлар 22 миллион санала. Тарихи җирләрендә азчылык булсалар да, диннәренә тугрылыклы булып калдылар. Мао Цзэдун бу төбәкнең башлыгы итеп мөселман татары Борһан Шаһидине билгеләгән иде. (Сүз уңаеннан әйтим, Казанда базар ягындагы урамга Борһан Шаһиди исеме бирелүе сәбәпче булдымы, автобуста очраклы гына сөйләшеп киткән олпат гәүдәле, олы яшьтәге әңгәмәдәшемнең әтисе Борһан Шаһидиның танышы да, дусты да булган икән). Нинди милләттән булуларына карамастан, колонизаторларның гадәтләре Макиавелли «Падишаһ» атамалы әсәрендә бәян иткәнчә – басып алынган илнең халкын юк итү. Кытай хакимияте моны мәчетләрне җимерү, Коръәнле булуны җинаятькә санау, «Тәрбия лагерьлары» дип аталучы резервацияләргә ябу белән әле дә дәвам итә икән. Халкы 1 миллиард 250 миллионлы ил белән идарә итүче җитәкчеләрнең хокуксыз, дәүләтсез 22 миллион халыкны юк итәргә алынулары 250 ел дәверендә кылган җинаятьләрен тарих битләреннән юк итәргә тырышуы ул.

Икътисадының үсешенә, халкының күплегенә, басып алынганнарның үзләрен якларга мөмкинлекләре калмаганлыгына масаеп булса кирәк, Си Цзиньпин: «Кытайның үсешенә комачаулый алырлык бер генә көч тә юк дөньяда», – дигән иде. Ялгышты. Мөселманнарга, исламга каршы көрәшен туктатыр өчен, хәтта үзләрен Җир йөзеннән юк итәр өчен дә берничә миллион гаскәри, тау-тау корал өеме, үзең уйлап чыгарган законнар әшәкелеге түгел, күзгә күренмәслек кечкенә генә бер микроб – Коронавирус 2019-nCoV дип аталган вирус та җитә икән.

Кытайда бүгенге көндәге хәлләрнең Раббыбызның кодрәте илә санашмауның ишарәсе генә икәнен хәзерге заман «фараон»нары аңларлар, дигән өметтә калыйк.

Олуг хөрмәт белән,

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы

Аксакаллар Шурасы рәисе

Комментарии