Коръән уку бәйгесе

Коръән уку бәйгесе

Апрель ахырында авылыбыз Чупайда уку бәйгесе булды. Былтыр рәсми рәвештә районнан авылыбызга хатын-кызларны укыту өчен мөгаллимә һәм ир-ат, балалар укытырга шәкерт билгеләнде. Көз-кыш буе укырга өйрәндек, ә балалар Ислам динен, кануннарын, хәрефләр өйрәнделәр. Шуларны йомгаклап, бу бәйгене оештырдык. Бәйгедә шулай ук аш-суга осталык, кул эшләре күрсәтелде. Балалар пластилиннан мәчет, төрле уенчыклар ясаган иде. Төрле уеннар оештырылды. Авылыбызның уңган-булган хатын-кызлары укырга да, тегү-чигү, бәйләүгә дә, аш-суга да оста. Районнан жюри, күрше авыллардан кунаклар килгән иде.
Шәкертебезнең тырышлыгы аркасында, балалар мәчеткә бик теләп йөри. Айгөл белән Тимур хәтта Чаллыда бәйгедә катнаштылар.
Әле апалар белән мәчетнең тәрәзәләрен юып, тузаннарын сөртеп, җыештырып, өмә ясадык.
Мәчетебезгә һәрдаим авылыбыз эшмәкәрләре – әтиле-уллы Гамир һәм Дамир ярдәм итеп торалар.
Әлмәт шәһәр һәм район мөхтәсибе, ТР көнчыгыш төбәге казые Рафыйк хәзрәт Миңнеәхмәтовка, мөгаллимәбез Миңлегөлгә, шәкертебез Ришатка, аңа ярдәм иткән, практикага кайткан Булатка авылыбыз халкы һәм авылыбыз имамы Тәлгать абый исеменнән рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
Шундый бәйге күрше авылыбыз Кичүчатта да булды. Мондый мөселман бәйгеләре дәвамлы булсын, тыныч, мул тормыш белән яшик.
Инзилә МАННАПОВА.
Әлмәт районы, Чупай авылы.

Комментарии