- 09.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №31 (8 август)
- Рубрика: Иманга юл
Казан федераль университеты каршында 13 ел дәвамында «Әл Хәдәр» гарәп теле үзәге эшли. Аның җитәкчесе – филология фәннәре докторы Мөхәммәд Аммари. Шәкертләре барысы да аңа ихтирам белән һәм үз итеп, «остаз» дип эндәшә. Яшьләр белән дустанә мөнәсәбәтләр кора белүче остаз аркасында, ел саен гарәп теле белән кызыксынучылар арта. Гарәп телен шомарту өчен, Мөхәммәд остаз тырышлыгы белән, ел саен 100гә якын шәкерт Сүрия, Мәгриб, Мисырга бара. Бу юлы да әлеге үзәктә белем туплаучы укучылар, булачак гарәп теле белгечләре Мисырның Каһирә университетында булып, тел курсларында белемнәрен арттырды.
Мин дә шулар арасында идем. Менә без Мисыр башкаласы Каһирәгә барабыз. Дулкынландыргыч вакыйга. Күңелдә берничә хис бергә кушылган: шатлану, кызыксыну, курку. Кемдер күптәнге хыялының чынга ашуына ышана алмыйча, чын күңелдән сөенә. Ә кемдер якыннарын сагына да башлаган, аралашу җаен эзли. Икенче берәүнең карашы тәрәзәгә төбәлгән, уйларына чумган.
Африканың һава торышы алдаучан, эссе кояш янып торганда, зәһәр салкын җилләре дә исәргә мөмкин. Каһирә кырмыска оясы кебек: иртәме, төнме, урамнар кеше белән тулы, машина ыгы-зыгысыннан баш әйләнә. Каһирәдә машиналар, бездәгедән аермалы буларак, бик «аралашучан»: бертуктаусыз «бип-бип» диләр. Шул рәвешле бер-берсен йә сәламлиләр, йә: «Кардәш, юл бир әле?!» – диләр. Каһирәдә юл кагыйдәләре юк, кем җитезрәк, шул алга чаба. Җәяүле юлны кичә алса, Сабан туе батыры дәрәҗәсенә җитә дигән сүз.
Гарәпләргә күнегү дә авыр, менталитетлары, гомумән, башка. Гарәп теле дә колакка ятышлы кебек түгел, без Казанда өйрәнгәннән күпкә аерыла. Монда да төрле диалектларда аралашалар.
Ә Каһирә – үзенчәлекле шәһәр! Аның үз матурлыгы, үз тәме бар. Ул нәкъ гарәп язучылары тасвирлап биргән шәһәр булып чыкты! Кырыс, дәһшәтле, горур, биек биналы, әмма шул ук вакытта тузанлы, шау-шулы. Табигатенә килгәндә, болай әйтеп була:
Шул ук болыт ага күктә,
Шул ук җил исә монда.
Агачлар гына үзгә дә,
Һәм җире генә башка.
Әйе, агачлар безнең туган якныкыннан аерыла. Күзгә ташланган иң беренчесе – пальма. Аның да әллә ничә төре бар! Ике катлы биеклектәге агачлар ябалдашын шулкадәр киң җәйгән, эссе кояштан утыз кешене коткара алырга мөмкин. Әлеге агачның яфраклары безнең абагага охшаган.
Каһирәгә килүебезнең максаты – Каһирә дәүләт университетында белем алу. Мөгаллимнәр безне ачык йөз, киң колач белән каршы алды. Шул сәбәпле алар белән аралашып китүе җиңел булды. Фәннәрнең төрлелеге, укытучыларның җылы мөнәсәбәте моңсуланырга ирек бирмәде. Гарәп теле грамматикасы, мисыр диалекты, гарәп теле, әдәбияты, җыр дәресләре – барысы да бер мизгелдә өйрәнелде.
Укудан тыш, төрле экскурсияләргә дә йөрдек. Шуларның иң олысы – Мисырның көньягында урнашкан Луксор шәһәренә бару. Луксорны Нил елгасы ике өлешкә аера. Беренчесе – көнчыгыш яр, икенчесе – көнбатыш яр. Көнчыгыш якны халык телендә «Тереләр дөньясы» дип атыйлар, чөнки әлеге ярда һәр иртә кояш калка, ягъни яңа тормыш башлана. Көнбатыш ярны «үлеләр дөньясы» диләр. Биредә кояш бата – димәк, тормыш та бетә. Беренче көнне «тереләр дөньясына» бардык. Үзенең биек колонналары белән мәшһүр булган Карнаг гыйбадәтханәсе – миллион туристны үзенә җәлеп итәрдәй тарихи бина. Шәһәр уртасында урнашкан Луксор гыйбадәтханәсе аның игезәге дип әйтер идем.
Бу шәһәрнең тагын бер йөзек кашы – ул Хачипсут патшабикә сарае. Сарай үзенчәлекле архитектурасы белән башкалардан аерылып тора. Зур заллар баскыч сыман берсе өстенә берсе урнашкан.
Икенче көнне көнбатыш ярга – фиргәвеннәр төрбәләренә юл тоттык. Моның кадәр гүзәллекне күреп шаккатасың! Кеше акылы һәм хезмәтенең мөмкинлекләре искиткеч! Күп гасырлар элек төзелгән пирамидалар, йортлар бүген дә ялт итеп тора! Ул вакытның төзүчеләр, инженерларның осталыгына шаккатырлык. Бигрәк тә ташларның формалары сокландыргыч.
Ә иң истә калганы – банан аланына бару. Агачтан яңа гына өзелгән банан, ак груша, хөрмә, әфлисун авыз иттек. Тәмнәре тел йотарлык, сөбханаллаһ! Луксорда булуның өченче көнендә без шәһәрнең башлыгы белән дә күрештек. Аралашу вакытында ул Луксорның бүгенге яшәеше, икътисады турында бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде.
Икенче сәфәребез – Искәндәр шәһәренә бару. Ул Урта диңгез ярында урнашкан борынгы кала. Без элеккеге Рим театры хәрабәләренә бардык. Искиткеч матур, әкияти диңгез!
Мисырның Гиза районында урнашкан бар галәмгә билгеле пирамидалар, Сфинкс, илнең буеннан буена сузылган Нил елгасы – дәүләтнең визит карточкасы. Экспонатлар коллекциясе белән данлыклы Каһирә дәүләт музее, кул эшләре фабрикасы, Ислам мәдәнияты музее, папирус ясау фабрикасы, китап ярминкәсе… Кыскасы, без булмаган җир калмагандыр.
Бер кызык хәлне язып үтмичә булмас. Хан ал-халиль базарына өченче тапкыр барганда, Татарстанны белә торган бер сатучыга юлыктык. Безне сәламләп, «Сез нинди яклардан?» – дип сорады. Татарстаннан икәнебезне белгәч, сатучы: «Татарга бер дә охшамагансыз. Татарларның күзләре кысык була, ә сезнең йөзегез Европа ягына тартым», – диде. Татарларның төрле булуын аңлатырга туры килде.
Шул рәвешле университетта белем эстәү белән беррәттән без Мисырның яшәеше, тарихы, мәдәнияты белән дә якыннан таныша алдык. Каһирә университеты мөгаллимнәре Казан шәкертләренең гарәп теле буенча база белемнәре яхшы булуын билгеләп үтте. Без аларны, алар безне бик якын иттек. Саубуллашканда без, Казан шәкертләре, остазларыбызга гарәп һәм татар телләрендә җырлар башкардык. Татарстан белән Мисыр элемтәләре тагын да ныгыр, гарәп дөньясын өйрәнүче белгечләр артыр дип өметләнәбез.
Зөһрә ӘХӘТОВА.

Комментарии