- 09.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №35 (5 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Соңгы вакытларда массакүләм мәгълүмат чараларында, хәзер мәчетләр күп, совет чорындагы кебек мәчет манараларын кисеп дин юлында йөрүчеләрне эзәрлекләүче юк, дип сөйләргә яратабыз. Әмма без үскән һәм аннан элекке чорда дин көчсез иде, дигән сүзләр белән бик килешеп булмый.
Моннан 55 еллар элек безнең күршедә генә мәхәлләдә имам булып торучы Сибгатулла бабай яшәде. Ул гадел, киң күңелле, бик диндар, догаларны су урынына эчә торган кеше иде. Сибгатулла бабай балаларны бик яратты. Шуңа күрә без, бала-чагалар, аңа тартыла идек. Җәйнең матур кичләрендә ул безне янына җыеп, догалар өйрәтте. Бабай безне тәртипле, мәрхәмәтле булырга, кеше әйберен урламаска, хәрәм ризыклар ашамаска, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә өндәде. Хәтта без малай-шалайларны кызлардан аерып алып калып, кыйблага, зиратка карап «пес» итмәскә кирәклегенә кадәр өйрәтте. Сибгатулла бабайдан һәм өйдә әти-әниләреннән Коръән сүрәләрен өйрәнгән ул балаларның күбесе әби-бабайлары, әти-әниләре, туганнары рухына дога кылып, иманлы булып яшиләр.
Мәктәпкә кергәч пионер, комсомол оешмаларында дога өйрәтмәсәләр дә, шулай ук бары тик яхшылыкка гына өндәделәр. Элек эчкәли торган ир-атлар да уразага 40 көн кала тәмәкесен, эчүен ташлый һәм ураза тота иде. Ә ураза вакытында эчеп йөрү зур хурлыкка һәм гөнаһка саналды. Ул вакытта хатын-кызлар, киленнәр олылар белән сөйләшкәндә яулык кырые белән авызын каплый иде.
Бер елны ураза гаете кышкы чорга туры килде. Гаетне Хәким абыйларның ишегалдындагы карны көрәп, салам җәеп укыдылар. Ул елны ферма малларына да салам кытлык булды. Шуңа карамастан колхоз җитәкчеләре саламны күп итеп җәйдерде. Алар тарафыннан дингә хөрмәт көчле булгандыр инде.
Хәзерге вакытларда халык арасында, дин дә акчага корыла башлады, дигән сүзләр еш ишетелә. Күренекле шагыйребез әйтмешли, әле ярый җәннәтне акчага сатып алу турында сүзләр йөрми.
Ни кызганыч, бүген үзебезнең мөселман илләреннән кертелгән наркотиклар белән агуланган яшьләр күбәйде.
Халыкка төрле этлекләр эшләгән, сабыйлар, өлкәннәр өлешенә кагылган кешеләр дә күбәйде хәзер дин юлында. Алар белә торып, гомерләре буена эшләгән гөнаһлары намаз укыгач кичерелер дип уйлыйлар, күрәсең. Төрле бурлыкларда йөреп, җомга намазына килүчеләр дә юк түгел. Әле күптән түгел генә бер дусны җирләдек. Шунда кайбер дин юлында йөрүчеләр, чардуганы зур булган, кисәргә кирәк, дип гауга чыгардылар. Ике метрлы мәңгелек йорт өчен болай тавышлану бер дә килешми.
Бер танышым минем түбәтәй кимичә йөрүемне гаепли. Янәсе, мөселманча түгел. Ә бит түбәтәйне Ельцинга да, Медведевка да, Путинга да кидерделәр. Ә Якубовичта йөзләгәндер инде бу баш киеме. Түбәтәй татарның милли баш киеме бит ул. Аны киеп кенә оҗмахлы булсаң икән, моның өчен эчке калебең дөрес булу кирәк, минемчә.
Гамир ШӘФИГУЛЛИН.
Балык Бистәсе районы.
Комментарии