- 09.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №40 (8 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Авыл тормышы ачык китап кебек. Кем ничек яши, нәрсә белән шөгыльләнә; динебезгә карата нинди мөнәсәбәттә, изгелек эшлиме, гөнаһ кыламы – барысы да күз алдында.
Кайбер кешеләр уйлыйлар: мин үлгәч, миңа җеназа намазы укыячаклар, дога кылып, Аллаһтан гөнаһларымны гафу итүен сораячаклар. Аннары балаларым, туганнарым минем өчемне, җидемне, кырыгымны, елымны, башка елларымны үткәрәчәкләр. Мәҗлесләрдә минем өчен тагын дога кылачаклар, Аллаһтан минем гөнаһларымны кичерүен сораячаклар. Шулай итеп, минем гөнаһларым юылачак, һәм мин Җәннәткә керәчәкмен, дип үзләрен юаталар. Әгәр дә ул кешенең иманы булмаса, аның шулай өметләнүе буш хыял гына булып кала, чөнки аның өчен кылынган догалар кабул булмый.
Бервакыт сәхабәләр Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең елаганын күрәләр һәм сорыйлар: «Әй, Аллаһның Илчесе, син нигә елыйсың?» – диләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аларга: «Мин Аллаһ Тәгаләдән әнием өчен дога кылырга рөхсәт сорадым. Әмма Аллаһ миңа аның өчен дога кылырга рөхсәт итмәде», – дип җавап бирә. Аллаһ аңа ни өчен рөхсәт итми, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең әнисе Әминә Мөхәммәд 6 яшьлек вакытта имансыз булып үлә, ул чакта ислам дине әле килмәгән була. Ислам дине Пәйгамбәребез (с.г.в.) 40 яшькә җиткәч кенә иңдерелә башлый.
Шуңа күрә, беренчедән, имансыз кешеләр өчен дога кылырга ярамый, Аллаһ Тәгалә моны рөхсәт итми. Икенчедән, имансыз кеше өчен нинди генә кеше дога кылса да, дога кылучы хәтта пәйгамбәр яки мөфти булса да, изге кеше булса да, аның догасы һич тә кабул булмый. Шуңа күрә иманлы булып яшәргә, иманыңның барлыгын раслый торган гамәлләр кылып яшәргә кирәк.
Мөселман кеше иманның нәрсә икәнен белә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Иман ул – алты нәрсәгә ышану: Аллаһка, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, үлгәннән соң кабат терелүгә, тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан булуына».
Җәмәгать, беребез дә җир өстендә мәңге яшәмибез, һәрберебезнең әҗәл сәгате билгеләнгән. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: «Әҗәлегез җитсә, ул бер сәгатькә дә иртәрәк килмәс, бер сәгатькә дә соңга калмас», һәм без әледән-әле авылдашларыбызның вафат булганнарын ишетеп-күреп торабыз, аларны Аллаһ хозурына озатабыз. Шул чакта аларның ничек яшәгәннәре искә төшә, еш кына ирексездән күңелгә мондый уйлар килә: «…Әй, авылдашым! Менә синең дә әҗәл сәгатең килде. Үлем фәрештәсе синең җаныңны алды, һәм моңа кадәр сиңа ахирәтне күрсәтмичә торган пәрдә юкка чыкты, син фәрештәләрне, ахирәтне күрә башладың. Һәм син дөньяда чакта Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп яшәмәгәнең өчен хәзер бик нык үкенәсеңдер. Ләкин хәзер үкенүдән сиңа бер файда да юк, сиңа инде беркем дә ярдәм итә алмый. Ярдәм итсә, сиңа бары тик мөселманнарның ихлас кылган догалары гына күпмедер ярдәм итә алыр. Һәм син менә хәзер, бик нык кайгырып, аларның дога кылуларын: «Миңа атап, тизрәк дога кылсыннар иде, күбрәк дога кылсыннар иде», – дип телисеңдер. Ләкин дөньяда калган кешеләрнең синең өчен кылган догалары кабул булырмы соң? Син иманлы булып яшәдеңме соң? Аллаһ Тәгалә сиңа намаз укырга кушты, син моны белдең, тик син Аны тыңламадың, тәкәбберләндең, намаз укымадың. Башкалар намаз укыганда син йә телевизор карадың, йә йокладың, йә башка эш белән шөгыльләндең. Аллаһ Тәгалә сиңа ураза тотарга кушты, син моны белдең, ләкин син Аны тыңламадың, ураза тотмадың. Башкалар Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотканда, син рәхәтләнеп көненә әллә ничә тапкыр ашадың.
Аллаһ Тәгалә сиңа атна саен мәчеткә җомгага барырга әмер итте, син моны белдең, ләкин Аның әмеренә буйсынмадың, җомгага йөрмәдең. Син мәчеттән азан әйтеп намазга чакырганнарын ишетеп яшәдең, «ничек матур итеп азан әйтәләр» дип уйлаган чагың да булды, ләкин намазга басмадың, мәчеткә кермәдең. Ә бит синең өең мәчеттән ерак түгел иде, хәтта мәчеткә терәлеп диярлек тора иде. Мәэзин иртәнге намазга чакырып азан әйткәндә синең ачуың килә иде, «йокларга ирек бирмиләр, туйдырдылар инде» дип зарланып, икенче ягыңа әйләнеп ятып, йокыңны дәвам итә идең, намазга тормый идең.
Аллаһ Тәгалә сиңа зәкят түләргә кушты, син моны белдең, синең акчаң да, малың да бар иде, ләкин син саранландың, Аллаһны тыңламадың, зәкятеңне, гошереңне бирмәдең.
Аллаһ Тәгалә сиңа гомереңдә бер генә тапкыр булса да хаҗ кылырга әмер итте, син моны белдең, акчаң да, саулыгың да булды, ләкин син киреләндең, Аллаһны тыңламадың, акчаңны дөнья рәхәтлекләренә тоттың, чит илгә сәяхәтне артык күрдең.
Аллаһ Тәгалә сиңа дини гыйлем алырга кушты, син моны белдең. Аллаһ сиңа укырга мөмкинлекләр тудырды, мөгаллим дә бар иде. Бер тиен акча түләмичә ислам диненә, Коръән укырга өйрәнә ала идең, әмма Аллаһны тыңламадың, ялкауландың.
Аллаһ Тәгалә сиңа ахирәткә әзерләнергә кушты, син моны белдең. Тик син бөтен вакытыңны дөнья эшләренә сарыф иттең, бертуктаусыз үзеңнең йортыңда кайнаштың, өеңне матурлау белән мәшгуль булдың, умарталарың янында йөрдең, сарык-сыерларың белән генә аралаштың, ә мөселманнар-мөслимәләр белән аралашырга теләмәдең. Аларны яратмадың. Син мәчет яныннан үткәндә, мулланы күргәндә, «мәчеткә чакырмаса ярар иде» дип уйлап куя идең; әгәр мулла мәчеткә кереп чыгарга чакырса, төрле сәбәп табып, тизрәк китү ягын карый идең. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.)нең арабызда сәлам таратырга кушканын син белдең. Мөселманнар: «Әссәламү-галәйкүм!» – дип сиңа сәлам биргәндә, аларга: «Вәгаләйкүмәссәлам!» – дип җавап кайтарырга саранландың, сәламләшүнең зур әҗерен алырга теләмәдең.
Аллаһ Тәгалә сиңа хәрам ризыктан, хәрам эчемлектән сакланырга кушты, син моны белдең, ләкин бу әмергә буйсынырга кирәк дип санамадың. Син аракы, сыра эчтең, хәтта исереп, оялмыйча урамда чайкалып йөрдең. Рәхәтләнеп дуңгыз колбасасы ашадың, гаиләңә дә хәрам ашаттың.
Аллаһ Тәгалә сиңа Коръән укырга, Коръән буенча яшәргә кушты, син моны белдең, тик син өеңдә Коръән тәфсирен булдырмадың, аны кулыңа алып укырга теләмәдең.
Әгәр син хатын-кыз икәнсең, Аллаһ Тәгалә сиңа тиешенчә киенеп, гаурәтеңне каплап йөрергә дә әмер итте. Син моны белдең, ләкин син Аллаһның әйткәненә төкереп карадың, гаурәтеңне ачып, итәгеңне кыскартып, кыска җиңле күлмәк киеп, чит ирләргә күкрәкләреңне яртылаш күрсәтеп йөрдең, кешеләр алдында чишенеп, пляжларда яттың.
Аллаһ Тәгалә мөселман кызларына башка дин кешеләренә кияүгә чыгуны тыйды, син моны белдең, ләкин христиан егетенә кияүгә чыктың һәм балаларыңны татар телен белми торган христиан балалары итеп үстердең.
Әгәр син әби булсаң, сине намаз укырга чакырганда, «аякларым авырта» дип акландың, ләкин ансамбльдә җырлап-биеп йөрдең, хәтта Казанга барып, телевидениедә «Аулак өй» тапшыруында биеп күрсәттең.
Аллаһ Тәгаләнең кушканнары турында да, тыйганнары турында сиңа Коръән мәҗлесләрендә муллалар да, абыстайлар да күп тапкырлар сөйләделәр, әмма аларның әйткәннәре турында син уйланмадың, кирәкле нәтиҗә ясамадың. Чөнки син Коръән мәҗлесләренә Аллаһ сүзен тыңлар өчен түгел, ә, нигездә, ашар өчен йөрдең.
Син дөньяда менә шулай яшәдең, һәм Аллаһ Тәгалә сине һәрчак күзәтеп торды. Син бит ахирәтнең барлыгына, Җәннәт белән Җәһәннәмнең барлыгына ышанмадың. Шуларга ышанмагач, син бит имансыз булдың. Шуларга ышанмаганга күрә, син Аллаһ Тәгаләне санга сукмыйча яшәдең. Син бер дә үлмәс кебек кыландың, ләкин Аллаһ Тәгалә бүген сине үтерде. Синең матур өең дә, сарыкларың-сыерларың да, бакчаң да, умарталарың да дөньяда калды, ә син ахирәткә күчтең. Аллаһ Тәгалә сиңа инде Җәһәннәмдә булачак урыныңны, сине яндырачак ялкынлы утны күрсәткәндер. Син Җәһәннәмдә үзеңне коточкыч газап көткәнен аңлагансыңдыр. Син хәзер хәсрәттә калгансыңдыр, үзең өчен мөселманнарның дога кылганнарын, ихласлык белән күп догалар кылганнарын теләп, көтеп ятасыңдыр.
Синең өчен хәзер мулла җеназа намазы укып дога кылырга тиеш. Ә аның кылган догасы ихлас булырмы соң? Ул бит синең ничек яшәгәнеңне күреп торды. Син Аллаһка карата шундый салкын мөнәсәбәттә булдың, ә мулла хәзер ничек Аллаһтан оялмыйча синең өчен дога кылыр? Мулла бит сине мәчеткә чакырды, намазга чакырды, гыйлем алырга чакырды, тик син аның чакыруларына битараф булдың. Син хәтта ул чакырганда мәхәллә җыелышларына да килмәдең, аны беркемгә дә санамадың. Ә хәзер ул синең өчен доганы ничек ихласлык белән кыла алсын?! Ә бит ихлассыз кылынган догадан бер файда да юк. Имансыз кеше өчен кылынган догадан бер файда да юк.
Әйе, «электән шулай килә» дип, балаларың, туганнарың синең өчен «поминкалар» үткәрерләр. Ләкин бу поминкаларда кылынган догалар да кабул булмас, чөнки мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын, илле берен, елын, башка елларын мәҗлес җыеп билгеләп үтү дигән нәрсә ислам динендә юк. Андый нәрсә христианнарда гына бар. Андый поминкалар ислам динендә бар диеп, аларны үткәргән кеше гөнаһлы була. Гөнаһлы гамәл оештырып күпме дога кылсаң да, файдасы юк. Һәм имансыз үлгән кеше өчен кылынган догалар кабул булмый…
Әй, вафат булган авылдашым! Синең үлемеңнән без, әлегә исән кешеләр, тиешле сабак ала алсак иде!..»
Рәшит ФӘЙЗРАХМАН.
Җеназа сабаклары,

Комментарии