- 09.11.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Усал һәм шук балачагыбыз Сталин заманына туры килде. Без Г.Тукай, М.Гафури, Һ.Такташ, К.Нәҗми шигырьләрен ятлап үстек. Мәктәпне җене сөймәгән малай да Һ.Такташның «Нәни разбойник» шигырен яттан белә иде. «Әгәр кирәк булса, муллагызны кыйнап китәрмен», – дип, кулларны болгый-болгый сөйли идек. Хәер, муллаларны кыйнап йөрисе дә юк, аларны Сталин тарафдарлары без туганчы ук кырып бетергәннәр иде инде. Сталин заманында ваһһабчыларны эзләп йөрмәгәннәр, «Аллага ышанасыңмы?» – дип сораганнар да, «ышанам» дисәң, урының Себердә булган.
Дингә, муллаларга, шул исәптән попларга да караш төрле заманнарда төрлечә булган. Ф.Энгельс: «Капитализм үскән чорда диннең көчәюе котылгысыз», – дип язган. Моннан 100 ел элек Г.Тукай белән булган бер вакыйганы искә төшерү максатка ярашлы булыр. Бөек шәхесебез Кырлайга кайткач, белгән кешеләре белән очрашып, күрешеп чыга торган булган. Мәзин белән дә исәнләшергә туры килгән. Ул күрешергә дип кулын сузгач, Тукай моңа сул кулын тоттырган. Тегесе: «Нишләп уң кулың белән күрешмисең?» – дигәч, Тукай: «Уң кулым авырта минем», – дип җавап кайтарган. Моның сәбәбен аңлау кыен түгел. Бераз вакыттан соң, Тукай уң кулы белән: «Кибән чалма кибәк башта, ишан булган, имеш, хайван» – дип язып куйган. Тукайга кадәр бик күп еллар элек яшәгән мәшһүр Кандалый да муллаларга карата үз фикерен белдергән: «Мужикның сыртын каезлыйсың», – дип, ачыктан-ачык язган. Үзе дә мулла булган Кандалыйның үз-үзенә тәнкыйть күзлегеннән каравын акыллылык билгесе дип әйтергә кирәктер.
Тарихка өстән-өстән генә булса да күз салсак, татар халкы дини фанатизмны үстерүгә юл куймаган. Көйдереп ала торган «Ишан» дигән сатирик шигыре өчен берәү дә Тукайга кул күтәрмәгән, әмма дошманнары булган, билгеле. М.Бигиев Коръәнне татарчага тәрҗемә иткәч, дин әһелләре арасында шактый шау-шу купкан. Тукай бу очракта да: «Безнең Муса гаеп тапкан Коръәннән», – дип, үзенең «фатихасын» төрттергән.
Җәмгыять үскән саен, тормышның алга бармаганын Көнбатыш илләрдә дә, Рус дәүләтендә дә яхшы аңлаганнар. Югары уку йортлары, дөньяви мәктәпләр барлыкка килгән. Бу хакта тарихчы Р.Хәкимов фикере белән килешергә кирәктер. Үткән гасыр башында татарлар арасында җәдитчелек хәрәкәте барлыкка килү, мәдрәсәдә фәннәр укыта башлау дини фанатизмны тоткарлау юнәлешендә бер фактор булгандыр. Дөрес, патша хөкүмәте ул заманда да «ваһһабчылар» эзләргә тырышып караган. Данлыклы «Иж-Бубый» мәдрәсәсен туздырып, аның укытучыларын төрмәгә утыртып куйганнар. Алар арасында Тукайның фикердәше Н.Думави да булган.
Без, әз генә мөмкинлек тудымы, ябырылып, шаукымга биреләбез. Коммунистик фикер сүнгәч, барыбыз да дини булып киттек. Түрәләр дә дога кыла башлады, элеккеге мәктәп директорлары, партком секретарьлары мулла булып урнашты. Журналист һәм укытучы хатын-кызларыбыз, башларын олы шәл белән урап, абыстай булып киттеләр. Әхлакның бозылуы, алдашулар, урлашулар дини тәрбия җитмәүдән күренде. Имеш, дин бөтен нәрсәне тәртипкә сала, җинаятьне тикшереп торасы юк, суд кирәк түгел, өстенлек шәригать законнарына бирелергә тиеш. Шәригать законнары барлык яктан да камилме соң? Коръәннең үзендә дә каршылыклар ятмыймы? Бу каршылыкларны тәфсилләп чыккан мәрхүм Г.Гобәйне мыскыллап язучылар да булды. Алла ни кушса, шулай булыр дигән сылтау белән, без шифаханәләрдән, фәнни институтлардан баш тартыйкмы? Табибларны, галимнәрне алласызлыкта гаепләп Себергә озатыйкмы? «Шайтан арбасы» дип ашыгыч ярдәм машиналарын ватып-җимереп ташлыйкмы?
Гомере буе күңелендә милләтебез хисен саклаган Лев Гумилев: «Җәмгыять – табигатьнең бер төре, барлык тереклек кебек ул да үсә, үзгәрә, картая бара», – дип аңлатты. Ул мондый фикергә күп кенә тарихи чыганакларны өйрәнеп, анализлаганнан соң гына килә. Димәк, тормыш алга барган саен, икътисади үзгәрешләр булырга, дини фикерләр дә алмашынырга мөмкин. Тикмәгә генә Риза Фәхретдинов, Муса Бигиевләр Коръәннән «гаеп» эзләп маташмаганнардыр. Урлашуны, алдашуны диннәр килеп чыкканчы ук халык яратмаган, һәр җирлекнең үзенчә хөкем итү юнәлеше булган.
Үз динеңне генә башкалардан өстен кую, Коръән сүрәләренә генә ябышып яту, булмаган, тормышка ашмый торган фикерләрне куерту, күпертү – дини фанатизмга китерә. Ә дини фанатизм һәм милли шовинизм янәшә баралар. Дини фанатизмның башында бер генә гаилә кешеләре торса, ул нәрсәгә китерә? Без баштарак уйламаганбыз икән, алдагы көндә уйларга кирәктер.
Соңгы егерме елда йөз ел эшләмәгән эш кылынды, шәһәребез мәчетләр белән шыплап тулды. Бер Нагорный бистәсендә генә дә өч мәчет барлыкка килде. Ул мәчетләргә кеше йөрмәгәч, кайчандыр кеше кыйнап йөргәннәрне, исерекләрне өстерәп кенә китермиләр. Кайбер мәктәп балаларын да мәчеткә ияләштереп, башларына дога сеңдерергә тотындылар. Мәчетләрдә өшкерүчеләр, төчкерүчеләргә дә урын табылды.
Мәгълүм ки, мәчет кош оясы түгел, аны тотарга акча кирәк. Бу акчаның бер агымы «мужикларның сыртын каезлау»дан керсә, икенче агымы дәүләт казнасы ягыннан килә. Эшмәкәрләрнең, мәчеткә ярдәм йөзеннән, налогларын киметү шуны дәлилләмиме? Кыскасы, бүген мәчетләр ботка тулы казанны хәтерләтә. Ә боткалы казан янында олы кашык тотучылар аз булмый. Болар арасында төрле кешеләр булырга мөмкин, ботканы бүлгәләгән вакытта берсе икенчесенең башына кашык белән «менеп төшүе» дә ерак йөрми.
Яхшы, теләк булгач, мохтаҗлык тугач, мәчетләрне карарбыз инде дип акланыйк. Ә больницаларга, поликлиникаларга мохтаҗлык юкмы? Нагорный, Карьер, Киндерле, Дәрвишләр бистәләренә хезмәт күрсәтә торган больница ябылды, йөз меңләгән кеше дәвалану өчен шәһәрнең төрле почмакларына йөрергә мәҗбүр. Анысы да әле чиратың җитеп, айлар узгач кына тәтергә мөмкин. Нагорный бистәсендәге олы мәчет каршында ук балалар поликлиникасын ябып куйдылар. Яңа гына авырдан котылган яшь аналар, үзләренең «капиталларын» арбага салып, буранлы көннәрдә дә Дәрвишләр бистәсенә йөрергә мәҗбүр. Бу хәлләрне мин үз күзем белән күреп йөрәгем әрни. Алланың рәхмәте шундый буламы?
Мәккәгә хаҗ кылырга бару модага кереп китте. Менә берничә ел бу хәрәкәт ызгышсыз гына бармый. Монысына да мохтаҗлык зурмы? Ярый, күпләр савап эшләргә тырыша, шуңа күрә акчаларын кызганмыйк дип аңлатыйк. Акча дигәннән, ул шактый сумма: 150-200 млн чамасы. Ел саен бит әле бу. Шуның кадәр акчаны үзебездә калдырып, үз халкыбызга савап эшләп булмыймы? Әгәр шулай эшләсәк, ике йөзгә якын авылда мәктәп, медпунктларны саклап калып булыр иде. Нәни балаларны, карт-карчыкларны савыктыру, зиһенле итү Алланың рәхмәтенә каршы килмәстер, шәт. Хаҗга берничә тапкыр баручылар хакында фактлар мәгълүм. Мәккәгә савап эзләү өчен генә түгел, чемоданнарны шыплап тутырып, хәтта самавырларга хәтле күтәреп, сәүдә итү өчен дә баралар икән. Алдашу, хәрәмләшү үзе үк дини кануннарга каршы килә бит.
Ислам дине – тынычлык дип лаф ору да мәгънәсезлек булып калды. Берничә дистә еллардан бирле гарәп илләре буйлап ут ялкыны йөрүе шуны раслый. Якын Көнчыгыш – диннәр барлыкка килүнең үзәге ләбаса. Безнең үзебездә дә, бигрәк тә диннең иң көчле урыны булган Кавказ республикаларында, кешенең маңгаена терәп аталар да: «Аллаһу әкбәр», – дип, гөнаһларын юарга маташалар.
Русиянең Православие чиркәве дә дини фанатизмны үстерүдә үзенең көчен кызганмый. Соңгы елларда авторы күрсәтелмәгән бер китап барлыкка килде. Билгесез автор, әмма аларны чамалавы кыен түгел, Православие динен иң югары ноктага күтәрергә тырыша. Янәсе, бөтен явызлыклар башка диннәр тарафдарлары аша эшләнә. Ә иң акыллы, кулай дин – Православие дине. Петербургта 11 яшьлек таҗик кызын рус милләтчеләре кыйнап үтерүе турында ләм-мим. Хәтта суд та фашистик элементларны яклап чыга бит! Православие динен хөкүмәт тә кыерсытмый. Менә быел гына чиркәү мохтаҗлыгына 300 млн сум тәгаенләнгән. Тикмәгә генә, типсә тимер өзәрлек, тәбикмәк йөзле мужиклар Патриарх Кириллның итәген тотып йөрмиләр. Эшче көчләр җитми дип зарланабыз, югыйсә. Дин әһелләре күпме генә мактарга тырышса да, Православие дине кануннарында, аның кылган гамәлләрендә каршылыклар тулып ята. Руханиләр дә Казанга сыеша алмыйлар. Моннан ун елга якын элек мәгълүм дини фикерләр авторы Александр Мень иртән ниндидер очрашуга барганда, башына күсәк белән сугып үтерелде. Берничә ел гына элек Мәскәүнең бер чиркәве каршында дин әһеле миссионер Сысаев атып үтерелде. Мондый җинаятьләрнең сәбәпләре, күрелгән чаралар хакында төгәл мәгълүматлар билгеле түгел.
Соңгы вакытларда бер-бер артлы үзләренең ишек бусагаларында диярлек атып үтерелгән хатын-кызлар Галина Старовойтова, Анна Политковская, Наталья Истемирова, япь-яшь Анастасия Бобуроваларны кызганып, Православие чиркәвенең яшь түккәне күренми. Аның каравы Мәскәүнең баш Храмына килеп, Мәрьям-ана иконасы каршында ялваручы яшь хатын-кызларны якалап, кулларына богау салып, берничә ай буена мәсхәрәләп йөртүләре мәгълүм. Әлбәттә, прогрессив җәмәгатьчелек бу фактларга битараф калмады. Күрәбез, Православие чиркәве дә битлек киеп кенә изгелек кылган булып маташа. Асылда, киресе эшләнә. Дини кануннарны тупас бозып, тәмәке сатып баеган эшмәкәр Гундяев, ниндидер юллар белән, дин тәхетенә килеп утырды. Күптән түгел генә булган хәлләргә тагын бер мисал. Кара диңгез буена урнашкан күп кенә авылларны, шәһәрләрне су баскач, йөзләрчә кеше һәлак булган иде. Мәрхүмнәрне җирләгәндә, чиркәү җеназа кылудан баш тартты. Сәбәбе – бер сынык икмәге дә калмаган ялангач халыкның түләргә акчасы булмауда. Менә нинди ул Алланың рәхмәте белән яшәүчеләр!
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кала: дини фанатизмның, милли шовинизмның үсүе җәмгыять үсешен тоткарлый. Экономик кризисларда да бу үзенең чагылышын күрсәтә. Кешеләрдәге әхлакый сыйфатлар көннән-көн түбән тәгәри. Кешенең гомерен өзү бүген гадәти шөгыльгә әйләнде. Кеше үтерүчеләрне, гарип калдыручыларны бөтенләй эзләмиләр дә диярлек. Билгеле булган очракта да чарасы күрелми. Моннан нәкъ ун ел элек Дәрвишләр бистәсендә бер көн эчендә өч үсмерне вәхшиләрчә кыйнап, имгәтеп ташладылар. 20нче май көнне моны оештыручылар кемнәр? Салафитчылармы, ваһһабчылармы, әллә неофашистлармы? Шушы ук елны ай саен диярлек берәр кеше үтерелде. Бу хәлләрнең юньләп тикшерелгәне дә юк. Югыйсә, республика Прокуратурасына бу хакта күптәннән билгеле. Тикшерүче органнар кәгазь боткасы ясаудан артыгына бармыйлар. Бер тикшерү оешмасында шушы кәгазь боткасын бүлмәдән бүлмәгә күтәреп ташып йөргәннәрен мин үз күзем белән күрдем.
Нинди генә төркемгә кермәсен, нинди генә урында эшләмәсен җинаять кылган кеше җәзасын алырга тиеш. Вәлиулла хәзрәтне үтерү очрагын дини оешмаларга гына авыштырып калдырырга ярамый. Бүгенге кеше үтерүче явызлар Такташ тасвирлаган нәни разбойниклар гына түгел, алар – әзерләнгән, бу эшкә күнеккән, җитлеккән разбойниклар.
Дингә бөтенләй каршы чыга дип уйламагыз. Гасырлар буена җыелып килгән дини әхлак дәвам итәргә тиеш. Диндә кайбер үзгәрешләр дә булырга мөмкин. Моны тормыш таләп итә. Коръәннең һәрбер ноктасына сукырларча ышану, аны үтәргә омтылу, бүтән халыкларның акылын санга сукмау фанатизмга китерә. Ә фанатизм кешенең акыл нормаларына суга, җүләрләндерә. Мин бу турыда кайчан да булса язармын әле.
Әнис ЗАРИПОВ.
Казан шәһәре.

Комментарии