Татар каруннары

Интернетта 2010 елда «Финанс» журналы бастырып чыгарган Татарстан миллиардерларының исемлегенә күзем төште. Шунда үзебезнең татар милләтеннән булган 7 шәхес фамилиясе күрсәтелгән. Аларның монда фамилияләрен язып тормыйм, әмма мин ул милләттәшләрнең ничәшәр миллиард сум акчалары булуын күргәч, утырган җиремнән егылып китә яздым. Ике милләттәшебезнең һәрберсенең 24,7 млрд. сум; тагын икесенең һәрберсендә 14,6 млрд. сум; тагын икесенең шулай ук һәрберсенең 12,5 млрд. сум; ә менә берсе шактый «ярлы», анысының нибары 5,5 млрд. сум гына.

Милләттәшләремнең бу күләмдә акчалары булуын күргәч, Аллаһы Тәгаләнең Коръән Кәримдә китергән аятьләре искә төште дә, әлеге милләттәшләремне кызганып куйдым. Ник кызгандым дисезме? Чөнки Коръәндә әйтелә:

«Карун Муса кавеменнән вә аңа иман китергән кешеләрдән иде, Ягькуб балаларына золым итте һәм байлыгы белән олугланды. Без аңа күп байлык бирдек ки, аның хәзинә сарайларының йозак ачкычларын баһадирлар күтәреп йөри иде. Кавеме Карунга әйтте: «Малың күплеге белән масайма, Аллаһ мал белән масаючыларны сөймидер. Бәлки, Аллаһ биргән малны Аллаһ юлына биреп, ахирәтне кәсеп итәрсең, дөньядан да үз өлешеңне онытма, ахирәтең өчен дә гамәл кыл, Аллаһ сиңа ихсан кылып мал биргән кеби, син дә мохтаҗ кешеләргә малыңнан бир, җир өстендә явызлык белән фәсәдлек кылып йөрмә, Аллаһ фәсәдчеләрне сөймидер», дип.

Карун әйтте: «Миңа бу мал белемемнең күплеге өчен бирелде», – дип.

Аллаһ әйтте: галим булса, белмиме, моннан элеккеләрне Аллаһ күпме җәмәгатьне Аңа карышканнары өчен һәлак иткәнен, ул кешеләр куәттә Каруннан артыграк вә җыйган маллары күбрәк иде, фәсәдче залимнәр кыямәт көнендә гөнаһларыннан соралмаслар, хисапсыз җәһәннәмгә керерләр.

Без ул Карунны һәм йортын җиргә йоттырдык, чөнки Карун, байлыгына таянып, Мусаны күп җәберләде. Шулвакыт Аллаһтан башка Карунга ярдәм бирүче булмады, һәм җир астына китүдән үзен-үзе дә саклый алмады». (28. 76-78, 81.)

Шушы аятьләрне укыгач, ничек итеп милләттәшләрең өчен борчылмаска мөмкин? Боларның бит байлыклары ул вакыттагы Карунныкы чаклы гына түгел. Мисал өчен берсенең генә миллиардларын «туздырып» карыйк. 24,7 млрд. сум акча күпмегә җитәр икән? Әгәр һәр көн саен 1 млн. сум акча тотсак та, күрсәтелгән сумманы «туздырып» бетерер өчен 67,6 ел вакыт кирәк булыр иде. Бу байлык хуҗасы тагын 67 ел гомер итәр микән?

Кайберәүләр әйтер: «Ни өчен әле кеше кесәсендәге акчаны санап утыра бу?» – дип. Бу миллиардерлар көнне төнгә ялгап, мал үрчетеп, мал асрап шундый капитал җыйганмы? Әлбәттә, юк. Аллаһы Тәгалә халык акчасын сынар өчен аларга тоттырды, Карунны сынаган кебек. Байлык биргәч, Хак Тәгалә аларга әйтә: «Сез Аллаһы юлында зәкят түләргә чакырыласыз. Сезнең арада сараннар бар. Кем байлыгын Аллаһы юлына сарыф итүдән тыелса, ул үзенә генә зыян сала…» (47. 38)

Көнен-көнгә, очын-очка ялгап яшәгән халык авыру, операциягә мохтаҗ нарасыйларны кызганып, кайсы – 20, кайсы – 100, кайсы 500 тәңкә белән булса да ярдәм итәргә тырыша. Ә безнең миллионерларыбыз һәм миллиардерларыбыз Аллаһы Тәгаләдән Карунга килгән җәзаны көтеп яталар.

Юк, байларны гаепләргә җыенмыйм, ихлас күңелдән кызганам гына. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Кешенең ашказанының күләме 800 грамм, ул аны гомер буе тутыра алмый, аны бары тик сары балчык кына тутыра ала», диде. Әйе, ул миллиардлар калачак, ә хуҗалары буш кул белән Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм булган хәлдә китеп барачаклар.

Әл-Хәсан җиткергән икенче хәдистә: «Әгәр Аллаһы берәр халыкка изгелек теләсә, Ул халыкның (дин) эшләре белән идарә итүне гыйлем иясенә, ә байлыгын киң күңелле юмарт кешеләргә тапшырыр. Әгәр Ул берәр халыкка начарлык теләсә, халыкның дин эшләре белән идарә итүне ахмакларга, ә байлыгын саран комсыз кешеләргә тапшырыр», диелә. (Әбү-Дауд).

Бу хәдис безнең халык – татарлар өчен махсус әйтелгән кебек.

Әлеге 7 миллиардерның зәкят акчаларын (2,5 %) гына җыеп, «Ярдәм фонды» оештырсаң да, санап киткән акчалардан шул фондка 2 млрд. 727 млн. 500 мең сум (2 727 500 000) акча керер иде. Һәм шул суммадан көн саен бер миллион сумлык ярдәм күрсәтеп торсаң да, 7,5 елга җитәр иде. Өстәвенә, Аллаһы Тәгалә зәкятләрен түләгән мөселманнарның байлыкларын уны белән кайтарырга вәгъдә итә.

Ә чынлыкта миллиардерларыбыз да бит 7 кеше генә түгел, миллионерларыбыз да буа буарлык. Шулар Ахирәт көненә әзерләнеп, зәкят түләп барсалар, авылдагы мәктәпләрне дә яптырмыйча, саладагы мәчетләргә, яхшы эш хакы түләп, белемле имамнар да кайтарып булыр иде.

Әмма без шулчаклы гөнаһка батып беттек ки, байлык Каруннар кулында. Ә Татарстанда мөфти сайлап кую мөмкинлеге туганнан бирле чак кына гыйлемле мөфти дә булганы юк.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Татар каруннары , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии