- 10.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №18 (8 май)
- Рубрика: Иманга юл
Без – Аллаһы Тәгалә бәндәләре. Бу дөньяга Аллаһының рәхмәте белән килдек. Әниләребезнең карынында ятканда, 4 ай да 10 көнлек вакытыбызда, Раббыбызның кушуы буенча, Җәбраил (г.с.) безгә җан иңдерде. Ә аңа кадәр җаннарыбыз Аллаһы хозурында иделәр. Шул чакта Аллаһы Тәгалә барлык җаннарны да иманга китерде. Җаннар Аллаһыны үзләренең Раббылары итеп танып шәһәдәт китерделәр («Әгъраф» сүрәсе, 172 нче аять).
Шулай итеп, Җәбраил (г.с.) безнең һәрберебезгә иманлы җан иңдерде һәм без бу дөньяга табигый иман белән килдек. Бездә булган бөтен нәрсәне дә Аллаһы Тәгалә безгә амәнәт итеп бирде, шул исәптән иманыбызны да. Һәм без аны сакларга тиешбез.
Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Бар балалар да дөньяга мөселман булып туа. Тик әти-әниләре аларны йә насара (христиан), йә яһүди, йә мәҗүси итеп тәрбияли», – диде.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында баланы ата-анасы гына тәрбияләгән. Ә хәзер бездә баланы кем генә тәрбияләми! Дөресен генә әйткәндә, баланы әти-әнисе юньләп күрми дә. Туып 1-2 ел үтүгә, бала яслегә китә, аннары – балалар бакчасы, аннары мәктәп, башка уку йортлары, башка оешмалар… Без, мәсәлән, октябрят та булдык, пионер да, комсомол да. Күпләр партиягә дә керергә тырышты яисә мәҗбүр ителде. Бу оешмаларның барысы да Аллаһыга каршы эш алып бара торган оешмалар иде. «Алла юк, дин – агу, халыкны алдар өчен уйлап табылган идеология» дигән сәясәт алып барылды. Тәртипсез балаларны «имансыз» дип сүгәләр иде, тик иманның нәрсә икәнен дөрес аңлатып бирә алучылар юк иде.
Менә шундый оешмаларда тәрбия алганнан соң, безнең иманыбыз ни хәлдә калды соң? Аллаһы Тәгалә амәнәт итеп биргән иманыбызны саклый алдыкмы? Сорауны тагын да кискенрәк итеп куйсак, гомумән, бездә бүген иман бармы?
Беләм, бу сорауга күпләребез: «Син безне рәнҗетәсең! Ничек инде бездә иман булмасын, без бит – мөселманнар!» – дип җавап бирер. Ярый, сорауны бераз үзгәртеп бирик: әгәрдә бездә иман бар икән, ул тулы иманмы, әллә кимегән, зәгыйфьләнгән иманмы? Зәгыйфьләнгән булса, күпмегә зәгыйфьләнгән? Һәм, гомумән, нәрсә ул иман? Аллаһының ризалыгына ирешергә теләүче, ахирәтне онытмаучы кеше иманның нәрсә икәнен белергә тиеш.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) тулы иманның билгеләмәсен ачык итеп әйтте: «Иман – алты нәрсәгә инану: Аллаһыга, Аның фәрештәләренә, пәйгамбәрләренә, китапларына, үлгәннән соң кабат терелүгә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһыдан булуына». Менә бу – иманлы булуның билгеләре. Димәк, шушы 6 нәрсәнең берсенә яки берничәсенә ышанмыйбыз икән, безнең иманыбыз йә тулы түгел, йә бөтенләй юк. Ә хәзер үз иманыбызны түбәндәге тест буенча кыскача гына тикшереп карыйк.
1. Әгәр без Аллаһыга ышанмыйбыз икән, үзебезне иманлы кеше дип әйтә алмыйбыз. Ягъни без кәфер булабыз. Ә инде Аллаһыга ышансак, аның әйткәннәренә дә ышанырга тиешбез: кояшны, айны, йолдызларны, күкләрне, җирне, бөтен тереклекне, шул исәптән кешеләрне дә Ул барлыкка китерде һәм бүгенге көнгә кадәр тәрбияләп, нигъмәтләндереп, ризыкландырып, контрольдә тота. Җирне һәм андагы нигъмәтләрне Ул кешеләргә дөньяда яшәр өчен генә түгел, ахирәткә әзерләнер өчен дә файдаланырга дип бирде. Бу дөнья – вакытлыча, ахирәт – мәңгелек.
Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанабызмы? Мәгънәсен аңлап, ихлас күңелдән «Ләә иләәһә илләллааһ, Мүхәммәдүр-расүүлүллааһ» дип шәһәдәт кәлимәсен әйттекме? Ышансак, Аның кушканнарын үтибезме, тыйганнарыннан тыелабызмы?
2. Аллаһыга ышанабыз икән, Ул әйткән фәрештәләрнең булуына да ышанырга тиешбез. Безнең һәрберебезгә ике фәрештә беркетелгән, алар бездән бер генә секундка да аерылмый, кылган һәрбер гамәлебезне, әйткән һәрбер сүзебезне язып баралар һәм гамәл дәфтәребезгә теркиләр. Уң яктагы фәрештәбез яхшы гамәлләребезне язса, сул яктагысы яман гамәлләребезне, гөнаһларыбызны теркәп бара, тузан бөртеге кадәр генә булганнарын да күздән ычкындырмый. Мәшһүр фәрештәләрдән: Җәбраил (г.с.), инде әйткәнебезчә, кешеләргә җан иңдерә, Аллаһы Тәгалә белән пәйгамбәрләр арасында элемтә тәэмин итә; Газраил (г.с.) кешенең җанын ала; Микәил (г.с.) табигатьтәге процесслар белән идарә итә; Исрафил (г.с.) Кыямәт көнендә Сур мөгезен кычкыртып кешеләрне каберләреннән кубарачак. Җиде кат күкләрнең капкаларын саклаучы фәрештәләр, Җәһәннәм сакчысы булган һәм башка вазыйфаларны үтәүче фәрештәләр дә бар.
Без фәрештәләрнең барлыгына ышанабызмы? Ике фәрештәбез теркәп куячак сүз-гамәлләребезне уйлап кылабызмы? Ышанмасак, иманыбызның алтыдан бер өлеше юк дигән сүз.
3. Аллаһы Тәгалә кешелекне барлыкка китергәннән соң; җир йөзенә 124000 пәйгамбәр җибәрде. Аларның беренчесе – Адәм (г.с.), соңгысы – Мөхәммәд (с.г.в.). Бар пәйгамбәрләрнең дә вазыйфасы бер үк иде: кешеләрне бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга чакыру. Мөхәммәд (с.г.в.)гә кадәр килгән пәйгамбәрләр Аллаһы тарафыннан аерым кавемнәргә, аерым халыкларга гына җибәрелгән булсалар, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) җир шарындагы бөтен халыкларга да, шул исәптән татар халкына да җибәрелде. Ул үз белдеге белән бернәрсә дә сөйләмәде, Аллаһы Тәгалә кушканнарны гына сөйләде, Аның хак дине – Исламны халыкларга ирештерде, Җәннәткә һәм Җәһәннәмгә илтә торган юлларны күрсәтте, бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алырга кушты.
Без пәйгамбәрләрнең булганына, аларның Аллаһы Тәгалә илчеләре икәнлегенә ышанабызмы? Мөхәммәд (с.г.в.) нең нәсыйхәтен тыңлап, мәчет-мәдрәсәләргә йөреп гыйлем алабызмы? Ышанмасак, иманыбызның алтыдан бер өлеше юк дигән сүз.
4. Аллаһы Тәгалә Үзенең кайбер илчеләренә китаплар иңдерде. Пәйгамбәрләр шул китаплардагы Шәригать хөкемнәре белән кавемнәрен иманга һәм изге гамәлләргә өндәделәр. Адәм (г.с)гә 10, Шис (г.с.)гә 50, Идрис (г.с.)гә 30, Ибраһим (г.с.)гә 10 «кәгазь» килүе билгеле. Муса (г.с.)гә Тәүрат, Дауд (г.с)гә Зәбүр, Гайсә (г.с.)гә Инҗил һәм Мөхәммәд (с.г.в.)гә Коръән иңдерелде. Коръәнгә кадәр килгән китапларны кешеләр үзгәртеп, Шәригать хөкемнәрен бозып бетерделәр. Аллаһы Тәгалә Коръәнне Кыямәт көненә кадәр саклаячак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шикелле үк, Коръән дә җир йөзендә яшәүче һәм яшәячәк барлык халыклар өчен дә иңдерелде. Шуңа күрә, Коръән иңгәннән соң, аңа кадәр иңгән китаплар – Тәүрат, Зәбүр, Инҗил – гамәлдән чыктылар. Коръәндә адәм балаларының дөньялары өчен дә, ахирәтләре өчен дә кирәкле булган хөкемнәр язылган.
Без Аллаһының китапларына, безнең өчен иңдерелгән Коръәнгә ышанабызмы? Өебездә Коръән яисә аның татарча тәфсире бармы, аны укыйбызмы? Коръәндә Аллаһы кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, ышануыбызны күрсәтәбезме? Ышанмасак, иманыбызның алтыдан бер өлеше юк дигән сүз.
5. Аллаһы Тәгалә биргән гомерен яшәгәч, кеше үлә һәм аның җәсәден кабергә урнаштыралар. Кешенең җәсәде билгеле бер вакыттан соң череп туфракка әйләнә, юкка чыга. Тик койрык сөягендәге бер күзәнәге генә һич бозылмыйча, черемичә Кыямәт көненә кадәр саклана. Кыямәт көне җиткәч Аллаһы Тәгалә, махсус яңгыр яудырып, шул күзәнәкләрдән кешеләрнең тәннәрен кабат үстерәчәк. Исрафил фәрештәнең Сур мөгезен кычкыртуы белән барлык кешеләр дә, терелеп, каберләреннән кубарылачаклар һәм дөньяда яшәгәндә кылган гамәлләре өчен хисап тотарга мәхшәр мәйданына китереләчәкләр. Аларның кулларына гамәл дәфтәрләре биреләчәк. Аллаһы Тәгалә аларның җир өстендә ничек яшәгәннәрен исләренә төшерәчәк. Кешеләр башта үзара исәп-хисап ясаячаклар. Кемнең кемгә нинди бурычы бар – үзенең әҗер-савапларын биреп түләячәк. Әҗер-саваплары җитмәсә, үзенә дәгъва белдерүчеләрнең гөнаһларын алачак. Шуннан соң гына бәндә Аллаһы Тәгалә каршында хисап тотачак. Иң беренче хисап намаз хакында булачак. Намаз хисабын җиңел биргән кешенең башка хисаплары авыр булмаячак. Аның кылган гөнаһлары һәм, калган булса, изге гамәлләре гадел мизанда үлчәнәчәк. Тузан бөртеге хәтле яхшылыгы да, яманлыгы да исәпкә алыначак. Изге гамәлләре күбрәк булса, бәндә Җәннәткә, рәхәтлек бакчасына кертеләчәк; яман эшләре күбрәк булса, Җәһәннәмгә, Утка ыргытылачак. Кая гына керсә дә, кеше үлмәячәк, мәңге шунда булачак. Җәһәннәмгә ыргытылган мөселманнар, Утта янып, гөнаһларының җәзасын күреп бетергәч, Җәннәткә кертеләчәкләр. Мөселман булмаган кавемнәр мәңгегә Җәһәннәмдә калачак.
Без үлгәннән соң кабат терелүгә, кылган гамәлләребез өчен Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотарга туры киләчәгенә ышанабызмы? Намазларыбызны ихласлык белән укып, хисапка әзерләнәбезме? Ышанмасак, иманыбызның алтыдан бер өлеше юк дигән сүз.
6. Дөньяда булган һәр вакыйга, эшләнгән һәр эш, кылынган һәр гамәл Аллаһының тәкъдире белән була. Кыямәт көненә кадәр булачак нәрсәләрнең тәкъдире әле күкләр һәм җир яратылганчы ук Ләүхүл-мәхфуздагы китапта язылып куелган. Аллаһы Тәгалә һәрбер нәрсәне дә үз тәкъдире белән булдырды һәм булдыра. Шулай ук һәрбер кешенең гамәлләре, ризыгы, әҗәле, аның бәхетле йә бәхетсез булуы да тәкъдир итеп язып куелган. Аллаһы Тәгалә үткәнне дә, хәзергене дә һәм киләчәкне дә бер үк дәрәҗәдә яхшы белә. Ул вакытка буйсынмый. Кеше әле бар ителгәнче үк Аллаһы аның кылачак гамәлләрен белгән һәм тәкъдирендә язып куйган.
Без тәкъдиребезнең Аллаһытан булуына ышанабызмы? Авырлыклар, бәла-каза килгәндә, «бу хәл булырга тиеш булган һәм аңа бернәрсә дә комачаулый алмас иде», дип уйлыйбызмы, кайгырмыйбызмы, түземлек һәм сабырлык күрсәтәбезме, Аллаһының әҗер-савабына өметләнәбезме? Тәкъдиргә ышанмасак, иманыбызның алтыдан бер өлеше юк дигән сүз.
Хәзер инде югарыда язылганнарны тагын бер мәртәбә карап чыгыйк һәм нәтиҗә ясыйк: иманыбыз бармы? Булса, ул тулымы? Тулы булмаса, кайсы өлешләрен югалтканбыз?
Гыйлем алып, әҗәлебез җиткәнче иманыбызның җуелган өлешләрен тапсак иде һәм Аллаһы хозурына тулы иман белән әйләнеп кайта алсак иде.
Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,
Мамадыш районы, Ишки авылы.

Комментарии