- 10.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №18 (7 май)
- Рубрика: Иманга юл
20нче апрельдә православие динендәгеләр Бөек Пасха бәйрәмен уздырды. Үзем мөселман динендә булсам да, Пасха бәйрәмен яратып, ел саен көтеп алам. Татлы кулич (Пасха бәйрәме ризыгы), буялган йомырка, иртәнге дүрттә «Христос Воскрес» дип кычкырып, кәрзин тотып йөрүче балалар, шашлык исе, бәйрәм күчтәнәче – болар барысы да күңелле мизгелләрнең берсе.
Балачагым рус авылында (Сарман районы, Петровка завод авылында) узды. Авылыбызның исеме җисеменә туры килеп бетми. Рус булса да, ярты авыл – татарлар. Чиркәү юк югын, ә менә тауның иң югары ноктасына мәчет торгызып куйдылар. Моңлы азан тавышы күңелгә җылы бирә башлады. Кыскасы, туган авылымда ике дин хөкем сөрә, тик кешеләр арасында гына бу мәсьәләдә татулык юк. Дөресрәге, башка дингә карата толерантлык хисе юк аларда…
Пасха – христиан дине һәм Аллаһка таяну елының иң мөһим бәйрәме. Иусус Христосның үлеп, яңадан тууына багышланган көн. Ел саен әлеге бәйрәм көне күчеп килә. Язның тулган ай төнендә башлана ул. Пасха алдыннан христианнар Ураза (Бөек пост) тота. Пасха бәйрәме якынлашкан төндә чиркәүдә махсус дога (русларда – молитва) укыла. Аллага табыну төне уза. Шушы табыну вакытыннан алып, кырык көн христианнар бер-берсе белән «Христос Воскрес» дип исәнләшергә һәм «Во истину воскресе» дип җавап кайтарырга тиеш. Ә Пасха көнне иртәнге якта балалар өй буйлап йөри һәм аларга бәйрәм күчтәнәчләре, буялган йомыркалар таратыла.
Кечкенә вакытта төрле төсле, бизәкле йомырка җыючы, аннары бер-берсенә кемдә күбрәк, кемдә матуррак дип гәпләшеп утыручы балалардан көнләшә идем. Үзем дә кызыктым күчтәнәч «җыярга». Тик әниемнең: «Без мөселман бит, кызым. Үз динеңне яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Аллаһы Тәгаләгә тугры булып калыйк», – дигән сүзләре мине туктата иде. Үсә төшкәч, йомырка җыю теләге сүрелде. Ә кечкенә балаларга тәмлүшкәләр тарату үзенә күрә бер кызыкка әйләнде. Ел саен бәйрәм алдыннан, әни белән кибет әйләнеп, татлы кәнфит һәм печенье ала идек. Соңгы елларда йомырка таратуны да үз иттек. Кичен пешереп, әзерләп, бизәп куя башладык. «Син татар башың белән ничек шул пошмас бәйрәмгә әзерләнгән буласың?» – диюче күрше-күлән, таныш-белеш шактый булды. Безнең гаилә өчен балаларга Пасхада күчтәнәч тарату хәер бирүгә тиң. Әлбәттә, христиан динен сөймәүчеләр күп авылда. Алар мондый көнне капкаларын, өй ишекләрен дә бикләп куя. Янәсе, рус балалары ашарга сорашып йөри. Үзенә күрә традициясе шундый булгач, нишләмәк кирәк?! Тик минемчә, бала күңелен күрү, аны бәйрәмнән мәхрүм итмәү күпкә хәерлерәк. Иртәнге дүрттә-биштә, кәрзинен тотып, «Христос Воскрес» дип, кулдагы тәм-томны күзаллап, күзләрен майландырып торучы алты яшьлек баланы ничек рәнҗетәсең инде?!
Толерант түгел шул без. Дин вәкилләрен хөрмәт итә белмибез. Дин генә түгел, бер-беребезгә дә юл куя белмибез бит. Ходаем, бәланең аръягына чыгып киткәнбез бит без. Шушы толерантлык хисе булмаганга килеп чыга бит инде ул аңлашылмаучанлыклар, конфликтлар, сугышлар…
Узган елның ноябрендә Татарстанда чиркәүләр яндырылган дигән коточкыч хәбәр килеп ирешкән иде. Яңа Чишмә районы Ленино авылы, Чистай шәһәре, Мамадыш районы Албай авылы; Балык Бистәсе чиркәүләре юк ителде. Кемгә кирәк соң бу вәхшилек?! Ни өчен бер-беребезнең динен бетерергә тырышабыз икән без?! Бертавыштан, террорчылык, дип нәтиҗә ясадык. Ә террорчылар кемнәр алар? Яулык бәйләгән, ислам динендә булган адәмнәрме?! Нинди дәрәҗәгә җиттек бит без! Үз илебезне эчтән җимерә, үтерә башладык. Танышларым арасында мәчеткә йөрүче, яулык бәйләүче, көненә биш мәртәбә намаз укучы дусларым күп. Тик алар чиркәү яндырып, дөньяда ислам динен генә калдырырга, дигән фикер белән йөрми бит. Кешелексезлекне, вәхшилекне ислам дине яратмый, моңа өйрәтми дә! Гомумән, бер дин дә үтерүне, рәнҗетүне хупламый!
Әле мөселманнар арасында да үз диненә каршы торучылар бар. Әйтеп үткәнемчә, безнең авыл гомер-гомергә рус булгангамы, әллә башка сәбәплеме, анда мәчет юк иде. Авыл татарлары: «Безгә мәчет кирәк!» дип, ничә дистә еллар буе җирле хакимияттән мәчет сорап килгәч, ниһаять, җитәкчеләребез рөхсәт бирде, хәтта берникадәр акча да бүлде. Авыл халкыннан да бераз акча кыса башлагач, җыелды бугай кирәкле кадәр сумма. Анысын да әле сугыша-талаша бирделәр. Янәсе: «Нишләп без акча бирергә тиеш?» Ярый, христиан динендәгеләр бәлки хаклыдыр да. Алар бу мәчеткә барыбер йөрмәячәк. Ә мөселман кардәшләребезнең бу сүзне әйтергә ничек телләре әйләнә?! «Мәчет кирәк, мәчет кирәк», – дип кычкырып йөрделәр дә соңгы мизгелдә, акча дигәч, койрыкларын кыстылар. Акча заманасы икәнен онытып җибәргәнмен бит. Үзебез сораган мәчеткә нишләп булышмаска соң? Аңламыйм… Ярый, тырыша-тырмаша торгач, мәчеткә дигән акча җыелды. Төзеп тә куйдык үзен. Ә мәчеткә йөрүче кеше юк! Мәчет дип кычкырып йөрүче иң актив кешеләрнең эзе дә юк. Финанс яктан да булышмадылар, авылда динне дә күтәрмәделәр. Шундый кеше үзен ничек чын мөселман дип атасын?!
Ислам белән христиан динен генә яклап чыгуым түгел. Дөньяда берничә төр дин бар, тик Аллаһы Тәгалә берәү. Ул безне бу дөньяга тудырган, яраткан. Барыбыз да кардәшләр. Кызганыч, онытыла шул кардәшлегебез. Бер-беребезне күралмыйча, бәйрәм-мәҗлесләрне хурлап, кечкенә нәниләребезне «попрошайка»лар дип атаудан башлана инде ул сугыш-талаш. Муеныңда ай тагылсын ди, тәре асылынып торсын ди, бер-беребезгә өй ишеген ача алу мөмкинлеге мөһим. Ә борын төбендә капканы бикләп кую уңышлы нәтиҗәгә китермәс. Бары тик нәфрәт хисе генә уятыр. Бала күңеле нечкә бит. Террорчылар да кайчандыр нәни бала булганнар бит…
Ташка аш белән түгел, ашка аш белән атсак иде без…
Алия КӘЛИМУЛЛИНА.
КФУ студенты.
Буялган йомыркамы, әллә бикләнгән капкамы?!,
Комментарии