«Тормышымдагы иң мөһим сәфәр»

«Тормышымдагы иң мөһим сәфәр»

«Хаҗ-фонд» ширкәте беренче тапкыр хаҗга баручылар арасында сораштыру үткәрде. Аларга аэропортта – сәфәргә чыгар алдыннан һәм хаҗдан кайтып төшүгә үк түбәндәге сораулар бирелде:

  1. Хаҗга нинди өметләр белән барасыз?
  2. Хаҗдан нинди уй-фикерләр белән кайттыгыз?

Гөлшат ХӘЛИЛОВА, Лаеш районы, Столбище авылы

1.Без Аллаһ йортына кунакка барабыз. Йөрәктәге уй-хисләрне әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел. Күңелем тулы шатлык. Җәннәткә илтүче гамәлләр кылырга, гөнаһларыбызның гафу ителүенә өметләнәбез. Бәрәкәтле, тыныч гаилә тормышы булсын дип телибез. Җәмәгатем белән барулары үзе бер шатлык. Киләчәктә дә хәер-догалары белән тормышыбызны, гаиләбезне алып барырга насыйп булсын. Аллаһ гөнаһларыбызны гафу кылсын. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (салаллаху галәйхи вәссаләм) булган урыннарда, иншәАллаһ, Кәгъба янында кылыначак бөтен догаларыбызның да кабул булуына өметләнеп барам.

***

2. Әлһәмдулилләһи шөкер, фарыз гамәлебезне үтәдек, кабуллардан булсын. Хәзер өебезне сагындык, бераздан Мәккәне сагынырбыз инде.

Кәгъбә тирәли тәваф кылганда, Кыямәт көнендә дә шундый хәл булачак икән дип күз алдыма килде. Хаҗда бит безнең белән бергә җитәкчеләр дә, укыган кешеләр дә, урта белемлеләр дә, гади эшчеләр дә бар иде. Cары тәнлеләр дә, кара кешеләр дә, яше дә, карты да, ир-атлар да, хатын-кызлар да барысы да бергә иде. Дөньядагы дәрәҗәләребез төрле булса да, хаҗда барыбыз да бертигез, бер дәрәҗәдә, бер ихрамда идек. Менә шул вакыт Кыямәт көнендә буласы хәлләр күз алдына килеп басты. Бу тормышка ашкан шикелле булып китте. Барыгыз да шундый хәлдә булачаксыз, дигән кебек булды. Моннан беркая да качып та, котылып та булмаячагын аңладык. Әле дөнья мәшәкатьләре белән мәшгуль вакытта кем дә булса бәлки, икеләнә дә торгандыр, ләкин хаҗда инде икеләнергә урын калмый.

***

Римал ӘХМӘТОВ, Казан

1. Күңелдә ниндидер, дулкынландыргыч халәткә хас булмаган тынычлык, миллионнар арасыннан сине сайлаган өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт хисләре генә. Ул мине бу дөнья мәшәкатьләреннән тартып алып Үз йортына кунакка чакырды. Әле анда баргач, нәрсә эшлисен дә аңлап җиткермим. Мин, гади бер мөселман, Мөхәммәд пәйгамбәр (салаллаху галәйхи вәссаләм), сәхабәләр, табигыйннәрнең аяк эзләре калган җирләрдә булачакмын, алар йөргән мәчетләрдә намаз укыячакмын, Кәгъбәне, Әл-Хәрам мәчетен күрәчәкмен, иншәАллаһ! СөбханАллаһ, бу нинди зур бәхет!!! Менә шундый хисләр белән хаҗга сәфәр чыгам.

Әлбәттә, хаҗ ул зур җаваплылык та. Кыямәт көнне ул сине гаепләүгә сәбәп булуы да ихтимал, чөнки Аллаһы Тәгалә сиңа мөмкинлек бирде, шушы җирләргә китерде, барысын да күрсәтте, ә син шайтан коткысына бирелеп (Аллаһ сакласын!) яки ялкаулыгың аркасында хаҗ шартларын тиешенчә үти алмадың. Бу очракта инде синнән сорау кырысрак булачак.

Хаҗымның кабул булуын телим. Хәдистә хаҗы кабул булган мөселман яңа туган сабый баладай гөнаһсыз булыр, диелә.

2. Дини гыйлемем җитәрлек түгел икән. Хаҗдан мин шуны аңлап кайттым. Әлбәттә, хаҗның йөрәккә, күңелгә, гамәлгә уңай тәэсирен сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Хаҗымның кабул булуына, Аллаһы Тәгаләнең гөнаһларымны кичерүенә өметләнәм, Ул Рәхимле, Шәфкатьле. Шул ук вакытта үземдә үзгәрешләрне дә тоям, кайбер гамәлләргә элеккечә карый алмыйм.

Хаҗ кылырга ниятләүчеләргә теләгем шул: кая барганыңны аңлап барырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салаллаху галәйхи вәссаләм), сәхабәләрнең ничек хаҗ кылганнарын белергә тиешбез. Бигрәк тә яшь мөселманнар! Аларның кайберләре Мәккәгә килеп төшү белән, безгә моны вәгъдә иткәннәр иде, тегесен вәгъдә иткәннәр иде, дип дәгъва белдерергә керешәләр. Әгәр дә без сөннәтне үтәргә омтылабыз икән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (салаллаху галәйхи вәссаләм), сәхабәләр нинди ният белән һәм нинди шартларда хаҗ кылганнарын да аңларга тиешбез. Алар Мәдинәдән җәяү яки дөяләргә утырып кайтканнар, ә хәзер кайберәүләр исә автобус белән кайтып та ризасызлык белдерәләр.

Рөстәм СӘГЪДИЕВ, Казан

1.Тормышымдагы иң мөһим сәфәр бу. Аны көтәсең, әзерләнәсең, күңелең белән тизрәк булуын телисең. Чөнки ул исламның бишенче баганасы. Ниятем – хаҗымны хата-ялгышларсыз башкарып, аның кабул булуы. Хаҗ сәфәрен берничә ел элек ниятләп куйсам да, моңарчы мөмкинлек булмады. Быел да, юлга чыгарга 2-3 ай кала гына, хаҗга әзер икәнлегемне аңладым. Аллаһы Тәгаләнең хаҗымны кабул итүен һәм гөнаһларымның кичерелүен көтәм. Бик күп туганнарым, дусларым да дога кылуымны сорадылар, Аллаһы Тәгалә алар өчен кылган догаларымны да кабул кылса иде.

2.Хис-кичерешләрне аңлатып бетерерлек түгел. Бөтенләй башка дөнья, башка җәмгыять, үзгә кешеләр, аерым бер мохит икән анда. Безнеке белән чагыштырырлык та түгел. Анда бу дөньяның никадәр бәһасез, узгынчы, бер көнлек икәнен чын-чынлап аңлыйсың. Ул җирләрнең никадәр бәрәкәтле икәнен сиздем. Мәккәдә дә, Мәдинәдә. Соңгысында күбрәк тә кебек. Ибраһим галәйхиссаләм белән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаху галәйхи вәссаләм) догасы кабул булганын тоясың. Мәдинәгә килеп төшкәч, күңелең, җаның ял итә. Моны сүз белән дә, башкача да берничек аңлатып булмый. Бары тик анда барып, күңелең-җаның белән тоеп-сиземләп кенә була. Тирә-яктагы күренешләр күңелдәге хис-тойгыларга кайвакыт туры да килеп бетми, әмма җанда, калебтә, күңелдә булган кичерешләр дулкынландыргыч.

Әйе, хаҗдан соң кеше үзгәрә. Моны адәм баласының Рамазанга кадәр нинди булуы һәм Ураза гаетеннән соң ничек үзгәрүе белән генә чагыштырып буладыр. Иң борчыганы шул – бу халәт күпмегә җитәр икән…

Хаҗ кылырга теләүчеләргә сүзем шул – бу сәфәргә мөмкин кадәр тизрәк чыгарга тырышыгыз. Матди кыенлыгы булганнар күбрәк дога кылсын – Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, иншәАллаһ, хәлегезне җиңеләйтер, ярдәме тияр. Сезгә дә Аллаһта кунак булу бәхете насыйп булсын!

Абдулла ҺАДИЕВ, Түбән Кама.

1.Җанымның чистаруын, җәннәткә эләгү өчен хаҗымның кабул булуын көтәм. Иң элек сабырлык кирәк, әлбәттә. Аллаһы Тәгалә һәркемгә сынауны үзе теләгәнчә бирә. Аллаһы Тәгалә миңа хаҗ кылырга мөмкинлек бирде, мин Аңа чиксез рәхмәтлемен.

2.Әлһәмдулилләхи шөкер, Аллаһта кунакта булдык. Барысы да искиткеч иде, машАллаһ! Кыенлыкларга сабыр иттек. Игътибар итсәң, проблемалар аяк астыннан чыгып кына тора. Сабыр итәргә кирәк. Хаҗилар өчен барлык уңайлыклар да булдырылган, эссегә түзмәслек түгел. Хаҗның әҗере мәшәкате белән дигәнне онытмыйк.

Хаҗның адәм баласына тәэсире зур. Кеше хаҗдан соң чистарынып, күңеле тынычланып кала. Аллаһка якынаюны тоемлыйсың. Бу дөньяның өч көнлек икәнен аңлыйсың. Барыбыз да ахирәткә күчәчәкбез, шуңа әзерләнергә кирәк.

Мин һәркемнең хаҗ кылуын теләр идем. Безнең бабайлар да хаҗ кылырга тырышканнар, алар өчен бу бик авыр гамәл булса да. Хәзер исә күпкә җиңел, кешеләрнең мөмкинлекләре дә артты. Бу дөнья артыннан куып, адәм баласы иң олы һәм үтә дә җаваплы вазыйфасын исеннән чыгармасын иде.

Рафаэль ХӨСӘЕНОВ, Казан

1.Хаҗ сәфәренә үзем дә көтмәгәндә җыендым, гәрчә күптән ниятләп куйган булсам да. Аллаһ мине үзе кузгатып җибәргәндәй булды. Башта бераз шүрләтсә дә, тора-бара күңел тынычланды.

Мин үзем социализм чорында туып-үскән кеше. Без дөрес яшәмәгәнбез. Төгәлрәге, дөрес яшәмәскә мәҗбүр иткәннәр. Миңа хәзер 52 яшь. Әлһәмдулиллаһ, хәзер мәчеткә йөрергә, Коръәнне яшермичә укырга була. Аллаһ күзләремне «ачты», колакларымны да «чистартты», дөньяны башкача күрә, ишетә, аңлый башладым. Күпме гомерем гафләттә үткән. Шуңа да хаҗ кылып, гөнаһ-хаталарым гафу ителеп, җаным-күңелемнең дә сафланып кайтуын телим. Барлык гамәлләрен дә дөрес башкарып хаҗымның кабул булуын, холкым-фигылемнең дә чистаруын көтәм.

2. Канатланып кайттым. Шушы 20 көн эчендә дөньяга карашым үзгәрде. Без бу дөнья мәшәкатьләрен күбрәк кайгыртабыз, шуңадыр мөгаен, кыенлыкларыбызның очы-кырые күренми. Тормышны, дөньяга мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Гыйлем эстәргә, Коръәнне күбрәк укырга. Һәм мин тагын хаҗ сәфәренә ният кылдым. Әүвәл Гомрә кылырга, аннан соң янә хаҗга, иншәАллаһ! Җаным шуны сорый.

Аллага шөкер, мөмкинлегем бар, нигә көтеп торырга? Күңелемдә шундый бер хис тә бар – бергә хаҗ кылган дус-ишләремнән калышам кебек. Артта калмыйсы, мөселман дусларым белән бер адымда барасы иде.

Өстә әйткәнемчә, дөньяга карашым үзгәрде. Мин хәзер күбрәк ахирәт өчен борчылам. Анда безне нәрсә көтә икән?

Марат ТАҖЕТДИНОВ, «Хаҗ-фонд» ширкәтенең гид-инструкторы:

Безнең төркемдә коляскада гына йөрүче инвалид ир-ат хаҗ кылды. Аның аяклары йөрми, үзе олы гәүдәле кеше. Аллаһның рәхмәте яусын аның белән бергә Түбән Камадан килгән хаҗиларга. Халмурад, Ихсан, Рафаэль абый, Рамил, Илнур исемле егетләр аңа бик нык булыштылар. Автобуска ничәдер тапкыр күтәреп менгезеп утырту-төшерү, ванна кертү генә түгел, алар аңа хаҗның бөтен гамәлләрен тулысынча башкарырга ярдәм иттеләр. Күз алдыгызга китерәсезме шундый хәлне: Мәккәдә 45-46 градус эсселек, Әл-Хәрам мәчетендә берьюлы 3-4 миллион кешене? Бу егетләр инвалид кешене шунда алып кереп, тәвафлар кылдырып, Сафа белән Мәрва таулары арасында йөртеп, хаҗның бөтен гамәлләрен башкарып алып кайттылар. Аллаһы Тәгалә кабул итсен аларның һәрбер изге гамәлләрен! МашАллаһ! Егетләргә бигрәк тә зур рәхмәт әйтәсем килә.

Аллаһ хаҗ кылырга ниятләүчеләрнең хәлләрен менә шулай җиңеләйтә, алар нинди генә хәлдә булсалар да. Әлхәмдүлилләһ!

Габделкәрим хәзрәттән хаҗга барырга җыенучылар өчен берничә киңәш:

– Бисмилләхир-рахманир-рахим! Хаҗга барыр алдыннан Шәригать кануннарын өйрәнү мөһим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (салаллаху галәйхи вәссаләм)нең тормышын (Сира) өйрәнү, калебне чистарту мөһим. Калебне чистарту нәрсә ул? Хаҗ сәфәренә чыкканда гаилә, бизнес һәм дөнья мәшәкатьләреннән тулысынча арынырга кирәк. Алар сезнең белән хаҗга ияреп барырга тиеш түгел. Гыйлем күбрәк булган саен, гыйбадәт тә арта, Аллаху Сөбханәкә вә Тәгалә дә савабын күбрәк бирер, иншәАллаһ. Теләсә нинди сәфәр ул кеше өчен сынау, хаҗ сәфәре бигрәк тә. Аллаху Сөбханәкә вә Тәгалә калебләрне ачкан вакытта адәм баласы каршында бөтен киртәләр җимерелә, кеше җиңеллекне җаны белән тоя башлый. Хаҗда иң мөһиме шушыдыр дип уйлыйм. Һәм күңел тынычлыгы. Безгә мәгълүм булганча, хаҗ ахырында гына адәм баласының калебе ачыла башлый. Бу халәтне сүз белән аңлатып булмый, аны сизеп-тоемларга гына мөмкин. Кеше тулысынча тынычлана, борчу-мәшәкатьләрне оныта, ару-талчыгулар юкка чыга. Кеше моңарчы хас булмаган җиңеллек сизә. Хаҗиларның барысына да шушы халәтне кичерергә насыйп булсын!

Язманы Наил ФӘЙЗЕТДИНОВ әзерләде

Комментарии