- 10.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Мөхәммәд Әсад исемле бер галим – мөселман кардәшебез: «Ислам динен мөселманнар бөек дәрәҗәгә күтәрмәделәр – Ислам дине мөселманнарны бөек дәрәҗәләргә күтәрде»,– дип әйткән иде. Бик төгәл әйтелгән сүзләр. Әмма бүгенге мөселманнар Ислам динен дөнья җәмәгатьчелеге алдында түбән дәрәҗәгә төшерде, дип әйтсәк, ялгыш булмастыр.
Чынлыкта, Ислам диненә башка диннәргә караган кебек карау дөрес булмас иде, чөнки Ислам – яшәү рәвеше. Ягъни, Ислам кешене ниндидер гореф-гадәтләр һәм йолалар үтәргә өйрәтә торган дин түгел, ә безне шушы фани дөньяда да, ахирәт тормышында да бәхет-сәгадәттә яшәвебезне теләп, шуңа ничек ирешергә кирәклеген өйрәтә торган фән икәнлеген аңларга тиешбез. Икенче төрле әйткәндә, ислам кануннары кешене иман – Аллаһы Тәгаләгә инану белән яшәү тәҗрибәсе арасында камил тәңгәллек, гармония булдырган дин. Шулай булгач, безнең тормыш алып барыр өчен булган мәшәкатьләребезне ислам диненнән, Аллаһыга ышануыбыздан аерып карарга тиеш түгелбез.
Кызганычка каршы, бүген безнең татар халкы үз иреге белән, Аллаһы Тәгалә биргән бүләкләрдән баш тартып, намаз укып, ураза тоткан кардәшләребезгә ниндидер дошманнарга караган кебек карап, алар турында уйдырма сүзләр сөйләп, аларга ниндидер ярлыклар тагып сөйләргә яраталар. Ә чынлыкта исә, әле СССР вакытында яшәгәндә дә, без бер-беребезгә карата мәрхәмәтлерәк, ярдәмчеллерәк һәм үзара дустанә яши идек. Югыйсә коммунистлар вакытында диннәр бетерелеп, кешенең аңыннан Аллаһының исеме дә сызып ташланган иде. Менә хәзер дин иреге дә бирелде, мәчетләр дә төзелде, әмма барысы да киресенчә: ата-улны, ана-кызны белми, туганнар бер-берсен мәхкамәгә бирә, мулла белән мулла чәкәшә, балаларны чүп савытына ташлап киткән хатын-кыз җенесләре көннән-көн арта. Кем әйтмешли, парадокс килеп чыкты түгелме? Дин тыелган вакытта әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз кача-поса намаз укыдылар, ураза тоттылар, ә инде дин иреге бирелеп, мәчетләр төзелгәч, авыл мәчетләренең ишекләрендә йозак эленеп тора, татар хатыннары егылып эчәләр. Ирексездән: «Ни өчен шундый вәзгыять туды соң безнең татарлар арасында?» –дигән сорау туа.
Хәтерли торгансыздыр, коммунистлар чорында «Коммунистлар партиясенең мораль кодексы» бар иде. Шул кодекста күрсәтелгән кайбер сүзләрне исебезгә төшерик:
- Намуслы һәм гадел холыклы булу;
- Тугрылык һәм туры сүзлелек;
- Саф әхлаклылык һәм әдәплелек;
- Гадилек, тыйнаклылык һәм инсафлылык;
- Гаиләдә үзара хөрмәтлелек;
- Балаларны күркәм холыклы итеп тәрбияләү;
- Кешеләрдә дуслык хисе тәрбияләү.
Игътибар итегез әле, хөрмәтле кардәшләрем, югарыда китерелгән сүзләргә. Коммунистлар партиясе теш-тырнаклары белән дингә каршы булсалар да, мәчетләребезне җимереп ташласалар да, язылган «мораль кодекс»ларындагы сүзләр – Ислам шәригатендәге, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләреннән алынган сүзләр икәнен күрәбез.
«Мин күркәм холыкларны тәмам кылып бирү өчен җибәрелдем».
«Халыклар белән йомшак, мөлаем мөгамәләдә булу – хикмәтнең башы».
«Мөэминнәрнең иманы камил булганы – холыклары гүзәл булганы. Сезнең яхшыларыгыз хатыннарына карата яхшы булганыгыз».
«Нәрсәдә йомшаклык булса, ул йомшаклык аны зиннәтле кылыр, бу сыйфатның бер нәрсәдән китүе, аны хур кылыр».
Мөхтәрәм җәмәгать, күрәсезме, коммунистлар җәмгыятендә яшәгәндә дә, без бер-беребезгә карата йомшак, күркәм мөгамәләдә кешеләр үзара дустанә яшәдек. «Гүзәл холыклылык – иманның яртысы», дигән хәдис тә бар бит әле. Ә ни өчен соң, дин иреге бирелгәч кенә, чит-ят кешеләр генә түгел, хәтта туганнар һәм ата-ана белән балалар арасында да дошманлык хөкем сөрә башлады?
Чөнки, үзгәртеп корулар башлангач та, әле СССР вакытында сакланып килгән әхлакларын, кешелекләрен югалттыра торган төрле ятсыз кинолар, сериаллар күрсәтеп, кешенең бөтен бәхете теләсә кайсы юл белән табылган байлыкта икәнен ассызыклый торган, үзеңә ошаган ир белән танышсаң – һичшиксез ул ирне хатыныннан аертып үзеңнеке итәргә кирәклеген аңлаткан кинолар күрсәтеп, көч түкмичә генә «баеп» була торган «МММ» конторалары ачып, халыкның вөҗданын да, әхлагын да, гомер буе җыйган байлыгын да талап алдылар. Җиңел байлыкка кызыгу юлларда талаучыларны барлыкка китерде, өйгә кереп картларның үлемтеккә дигән акчаларын алдап алып чыгучыларны, үз көчләре белән эшләп фермер булырга теләүчеләрне, таларга рэкетчыларны һәм тагын әллә кемнәрне тудырды.
Инде Ислам дине яссылыгында да, әз-мәз гарәп хәрефләрен таныган элеккеге коммунистлар арасыннан заманга яраклаша торган эшмәкәр мулла-абыстайлар барлыкка килеп, дингә сусаган һәм әлифнең таяк икәнен дә аңламаган надан татарларны төрле гореф-гадәтләр үтәү тәртибен аңлаткан ялган китаплар бастырып, шуларны сатып, тагы да ныграк адаштыру кәсебенә керештеләр.
Әхлаксыз һәм әдәпсез тәрбия алган, әдәбияттан һәм фәннәрдән ерак булып, югары уку йортларына керергә башлары эшләмәгән, эшләргә яратмаган ялкау яшьләребез мәдрәсәләрдә укып чыгып, Ислам динен тормыш итәр өчен җиңел кәсеб итеп алдылар.
Бервакыт, Борнай мәчете янындагы китап кибетенә баргач, өйлә вакыты керде, мин Борнай мәчетенең тәһарәтханәсенә кереп тәһарәт ала башладым, шулвакыт ишектән көрәк чаклы сакал үстергән бер яшь егет (сакаллы сабый) кереп мине:
– Абзый, сине минем монда күргәнем юк, миннән соң тәһарәт алырсың, – дип, этеп җибәрде дә, тәһарәт алды. Әлхәмдүлилләһ, егылмыйча аякта басып кала алдым һәм мөмкин кадәр сабырлыкны җыеп:
– Син үзеңне мөселман дип саныйсыңдыр инде, энем, – дидем.
– Молчи, не понял что ли? – дип, үзенең нурсыз күзләре белән миңа акаеп карап алды. Бу егет бит үзен «Мин мөселман», дип уйлыйдыр инде бахыр, бәлкем, әле имамдыр да.
Кайбер имамнар үзләренә дөресен әйткән мөселман кардәше өстеннән җәзага тарту органнарына (ФСБ) яла ягып мөрәҗәгать итүдән дә чирканмыйлар. Андыйларны да күрергә туры килде.
«Исламда үзеңә дә һәм башкаларга да зарар кылу юк», диелә хәдистә. Ул хәдисләр аларга кагылмый, дип уйлый торганнардыр инде.
Әле 2013нче елның 17нче сентябрендә Новороссийскиның Октябрь районы хөкемдарлары Коръәннең Эльмир Кулиев тарафыннан урыс телендәге тәфсирен экстремистик итеп бәяләп, ул «китапларны юк итәргә», дип хөкем чыгарганнар. Чөнки, безнең яшел чалмалылар – Тәлгать Таҗетдин белән Фәрид Сәлман Роман Силантьев белән берлектә кайбер мөселман китапларын һәм Коръәннең Э.Кулиев тәфсирен экстремистлыкка тикшерергә дип Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән хатка кул куйганнар (бу әдәм актыкларына әйтер сүз табып булмый).
Алар Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) менә шушындый хәдисләрен игътибарга алып тормыйлар:
«Өммәтем өчен Дәҗҗалдан бигрәк адаштыручы азгын имамнар куркынычрак»;
«Бу Ислам дине куәтле һәм нык бер дин. Сез ул диндә ягымлылык һәм йомшаклык белән йөрегез!»;
«Иман белән гамәл бер-берсеннән аерылмый торган иптәшләр, һичберсе үз иптәшеннән башка эшкә ярамый».
Кызганыч ки, бүген үзләрен мөселман дип йөрткән кешеләр дә, күпчелек имамнарыбыз да, дөньяны шулчаклы нык куалар, аларга Коръән аятьләре яисә хәдис китереп берәр сүз әйтсәң, син инде аның дошманына әвереләсең. Югыйсә Пәйгамбәребез (с.г.в.):
«Сезгә ике нәрсә калдырдым, әгәр шул ике нәрсәгә ябышсагыз һич адашмассыз, ул нәрсәләр – Аллаһының китабы һәм Рәсүленең сөннәте», дип ачык итеп аңлаткан, үзен мөселман исәбенә керткән кешегә шуны үтәргә тырышырга кирәк, әмма, ни кызганыч, милләтебезне иманга чакырырга тиешле имамнарыбыз да Коръән белән сөннәтне үтәргә ашкынып тормыйлар.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бүгенге имамнарга махсус мөрәҗәгать иткәндәй әйтә:
«Сез кешеләрне малларыгыз белән риза кылып бетерә алмыйсыз, әмма аларны сезнең ачык йөзегез һәм гүзәл холкыгыз риза кылыр».
Әйе, бүген безгә кешеләргә Ислам динен дөрес итеп аңлатырдай ачык йөзле һәм гүзәл холыклы, тирән белемле һәм гыйлемле имамнар җитешми. Хәтта имамнарның имамы – мөфти сайлап куярга да хәлебездән килми. Белемле һәм гыйлемле булган мөфти һәм гыйлемле баш казый булып, алар телевидениедән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) калдырган Коръән һәм сөннәтне дөрес итеп аңлатсалар, бидгать гамәлләрдән сакланырга чакырсалар, кешеләр исламга тартылыр иделәр.
«Ислам дине – җиңел дин. Кем дә кем шул җиңеллеккә риза булмыйча, артык гыйбадәтләр кылырга керешсә, гаҗиз калыр да, бу дин белән көрәшә торгач, җиңелер, һәрвакыт кыла торган гыйбадәтләрендә җиренә җиткереп үти алмый башлар. Дин эшләрендә бик артык тирән кермичә, урта һәм гадел юлны ихтыяр итегез, камил гыйбадәт кыла алмасагыз, шуңа якынрак рәвештә гыйбадәт кылырга тырышыгыз, аз булса да гыйбадәтләр бәрабәренә савап булачагын фикерләп, сөенегез, форсат вакытлар, мәсәлән, кояш чыкмастан элек, төштән соң һәм көн ахырында бераз гыйбадәт кылып алыгыз!»
Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем, бу хәдис безнең бүгенге көнне тасфирлап биргән түгелме соң?! Диндә булмаган гамәлләр кыла-кыла тиешле булган фарыз һәм сөннәт гамәлләребезне дә үти алмыйча гаҗиз булып йөрибез бит. Динебездә булмаганны үҗәтлек белән үтибез, фарызларны – Аллаһы кушканнарны үтәргә – намаз укырга, ураза тотарга «вакытыбыз юк» дибез.
Менә шул булдыксызлыгыбыздан чыгып, кайберәүләр: «Исламны заманга яраклаштырырга кирәк», «Традицион ислам», «Татар исламы» кирәк, диләр. Ә чынлыкта без үзебезнең йөрәкләребезне иман белән нурландырып, Ислам шәригате кушканча яшәргә, үзебезне исламга яраклаштырырга тиешбез.
Барлык мөселман кардәшләребезгә исәнлек һәм иминлек белән Аллаһының җәннәтләрен кәсеп итәргә насыйп булса иде.
«Изгелек – гүзәл холыклы булу, гөнаһ исә – күңелнең икеләнүе, бер карарга килми торуы һәм яхшы, инсафлы кешеләргә белдермәскә
теләгән нәрсәң»
Киләчәктә гүзәл холыклы мөселманнар һәм берләшкән татар милләте булып яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.
Тормышыбыздагы парадокска җавап эзләгәндә...,

Комментарии